Элек бу җирдә Яшел болын дип аталган поселок, кара-каршы ике урам һәм уртада ныгытылган тигез юл, ә әйләнә тирәдә болыннар җәелеп киткән булган. Йортлардан бер 300 метр арада таулар арасыннан агучы елга сынган тал ботакларыннан, чүп-чардан һәрдаим чистартылып торган, шуңадыр бу тирәдәге йортларга су басу куркынычы янамаган. Хәзер кешеләрнең табигатькә карата мөнәсәбәте дә, Секинес елгасының үзәне дә үзгәрде. Өлкән буын узган гомерләрен сагынып, шушы тарих белән яши.
-Яшьләр "авыр" дип атаган хәзерге заманда Сез, өлкәннәр ничек яшисез?
Бу хакта ни диярсез? - сорауны Мәгъмүрә апага юллыйм, бу сорауга җавап бирү өчен аның үткән гомерен искә алып хәзергесе белән чагыштырасын да чамалыйм.
-Үзем мин Зирекле авылында тудым, ачлы-туклы сугыш елларында гаиләләребезгә авырга туры килде, хәер, сугыштан соңгы еллар да әлләни аерылмады. Борис Красный Октябрьдә туган, әти-әнисе Акъярныкы булса да, урыс авылында гомер кичергәннәр, бердәнбер татар гаиләсе саналганнар. Әтиләре фронтта чакта Борисның ике ир туганы ачлыктан үлгән, үзе могҗиза белән исән калган. Әтисе сугыштан кайткач, тормышлары рәтләнә башлаган.
Без һәрберебез үз авылыбызда үсеп буйга җиткәч, нейтраль территориядә - Яңа Чишмәдә таныштык. Ул татарча, мин урысча берни белми идем. Язмыштыр инде, шулай килеп чыкты. Бу 1959 елның язы иде, ноябрьдә өйләнештек, мин Красный Октябрьгә күчендем. Без әти-әни йортында яшәдек, тату тордык, совхозда эшләдек. Өч балабыз булгач, Борис белән һөнәри белем алырга теләп, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердек. Аны тәмамлагач Борис агроном, мин бухгалтер булып эшли башладым. Элегрәк миңа дуңгызлар фермасында да, комбайнчы ярдәмчесе булып та эшләргә туры килде, бәлки шуңадыр, пенсиягә чыккач, совхоз директоры мине дуңгызларны "коткарырга" чакырды. Бик күп мал үлде, ашату һәм карау бик начар иде. Шулай итеп, мин дуңгызлар фермасы мөдире булып киттем. Дуңгыз караучы дус хатыннар белән бу эшкә күп көч куйдык, нәтиҗәсе дә озак көттермәде.
Инде күп еллар ирем белән без лаеклы ялда, тик ял итәргә генә вакыт юк, йортта-өйдә гел эш чыгып тора. Менә акрынлап булса да канализация чокыры казып ятабыз. Ирем бераз авырап китте, көрәк миңа калды - күнегелгән эш бит, - ди Мәгъмүрә апа.
Мөхәммәтҗановлар ни өчен ярдәмгә техника чакыртмыйлар соң? - мин хәлне үз күзләрем белән күргәнгә сорыйсы да итмәдем, болай да аңлашыла ич: юллар булмау сәбәпле йортка машина якын килә алмый, юл буласы җирдә биек вал, алар аны су якынайганга үзләре өйгәннәр. Өч ел элек су өйгә килеп җиткән - өйгә кергән, аларга идәннәрен яңадан түшәргә туры килгән.
-Юл белән бәйле кыенлыклар байтак бугай сезнең...
-Бу нинди авырлык булсын, дип җавап бирә Мәгъмүрә апа, - болай бары тик уңайсызлыклар гына ич. Авырлыклар турында мин сезгә сөйләдем инде, - бу - икмәксез тормыш. Хәзер яшьләр: "Сез үлән ашагансыз, үлән бит ул - витамин дигән сүз" диләр. Мондый витаминнарны мин аларга да ашагыз димәс идем, үлүчеләр дә булды бит. Ә хәзер рәхәтләнеп яшә генә: пенсияне өйгә китереп бирәләр, азык-төлекләр кибеттә тулып ята, өйдә җылы - газ белән җылытыла, урамга ут суздылар, хәзер төнлә дә урамнарда якты. Ә юл безгә, әлбәттә, кирәк, күршеләрне борчымас өчен булса да. Савельевлар гаиләсе аннан ерак түгел генә яши, алар, әгәр әйтсәң, кибеткә дә баралар, малайлар кәрәзле телефонны да рәтләргә ярдәм итәләр, күршеләрем менә дигән, рәхмәт аларга. Әйе, балаларыбыз да кайтып-килгәләп йөриләр, нәрсә кирәген ясыйлар. Олы кызым Наилә гаиләсе белән Әдәмсәдә яши, алар еш булалар. Рәйсә белән Сәлих Яр Чаллыда яшиләр, алар да кайтып йөриләр. Кайберәүләр безгә авыл үзәгенә күчегез диләр, тик безнең бит тамырларыбыз шунда береккән.
Кыскасы, хәзерге тормыш, бигрәк тә яшьләр өчен оҗмахка тиң, аларга укырга, эшләргә, тормыштан ямь табарга гына кирәк.
-Борис Хафисович һәм Мәгъмүрә Галиевна, тормышка уңай карашта булганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев