Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Бәхетле картлык

Юбилей - һәр кешенең тормышында мөһим вакыйга. Бу туганнарны һәм якыннарны, дусларны һәм танышларны, хезмәттәшләрне һәм партнерларны бер өстәл артына җыеп зур бәйрәм оештыру өчен бер сәбәп тә.

16 гыйнварда Чаллы Башы авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Мәрьям Мөхәммәтҗан кызына 90 яшь тулган. Юбилярны әлеге истәлекле дата белән котларга туганнары һәм якыннары җыелган. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ильяс Гаризов һәм Чаллы Башы АМЙ-ның мәдәният хезмәткәрләре дә үзләренең җылы котлау сүзләрен җиткергәннәр һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырганнар.
Ул 1928 елда Каргалы районының Чаллы Башы авылында туа, дус-тату яшәүче Җәләлетдиновлар гаиләсендә өч малай арасында Мәрьям әби бердәнбер кыз була. Ул бик түземле һәм үҗәт бала булган. Яшьтән, крестьян гаиләләрендәге барлык балалар кебек үк, бик күп эшләрне башкарган. Авыл тормышы ялкауларны яратмый. Аңа да 13 яшьтән эшләргә туры килгән. 22 яшенә кадәр ул хезмәт хакы да алмаган, үзе әйткәнчә, "таякка" эшләгән. Урак белән иген урган, атлар җиккән, комбайнчы ярдәмчесе дә булган, җир дә сөргән, төзелеш материаллары, утын әзерләргә урманга да йөргән. Тормыш иптәше Миншакир Мөхәммәтҗанов белән (1949-2006) илле сигез ел бергә бер-берсен яратып һәм хөрмәт итешеп яшәгәннәр. Миншакир ага бик тә хезмәт сөючән ир булган, авылдашларына йортлар төзергә булышкан, механизатор булып эшләгән. Алар бергә 9 бала тәрбияләп үстергәннәр, оныкларны үстерергә булышканнар. Мәрьям әбинең 22 оныгы, 32 оныкчыгы бар. Ул аларны бик ярата. Алар килү белән аның күңеле шатлык-сөенечкә күмелә. Бүгенгесе көндә ул килене Сәгадәт ханым белән яши. Киленен дә мактап кына телгә ала ул: тәмле итеп пешерә, өс башым һәрчак чиста, мунча ягып кертә, мин аңа мең рәхмәтле, ди Мәрьям әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев