Архангел Бистәсендә яшәүче ирле-хатынлы Алексей һәм Любовь Барсуковларны чын мәгънәсендә җир кешеләре дип атарга мөмкин.
Икесе дә ишле гаиләдә үскән, әти-әниләре дә мал асраган, шуңа да балалары кечкенәдән йорт эшләренә күнегеп үскәннәр.
Алексей үсмер чагыннан ук урып-җыю, чәчү чорында әтисенә - алдынгы механизаторга булыша. Армиядән кайткач, Алексей күрше Әдәмсә авылында яшәүче дус егете янына баргач, Любаны очрата. Бер елдан соң туй итәләр, кызлары - Виктория туа. Шул чагында яшьләр читкә - шәһәргә бәхет эзләп чыгып китәләр. Ике ел тораксыз интеккәч (фатир ала алмыйлар), 1990 нчы елны авылга әйләнеп кайталар. Биредә исә хәлләр әкияттәгечә була, Горький исемендәге колхоз рәисе Евгений Белоглазов яшь гаиләгә коттедж тәкъдим итә: "Мин беләм, син эшчән, намуслы егет, әтиеңә охшагансың, техниканы беләсең, әйдә, комбайн ал да эшкә кереш. Эшлә, сөенеп яшә", - ди җитәкче аңа. Любаның кайнанасы сыер бүләк итә, бу мал-туар асрауга этәргеч була. Бозаулар туа, казлар, дуңгыз балалары сатып алалар. Ялкауланмый эшлә генә, ә эш таныш-өйрәнеп торасы юк. Иренмә, эшлә генә, өеңне төзекләндер, балалар үстер.
Алексей районда иң әйбәт комбайнчыларның берсе була, әйбәт эшләгәне өчен ел саен премия ала. Өч ел рәттән, үз хуҗалыкларына ярдәмче көч буларак, ат бирәләр. Колыннарын саталар - гаилә бюджеты тагын тулылана. Алдынгы механизатор алдынгылыкны бирми, елдан-ел саллы премияләр ала: башта "Нива", аннан "Волга"лы була. Биш ел элек хуҗа үзе өр-яңа "Лада-Приора" автомобиле сатып ала. Ул зур тәҗрибә туплаган кыйммәтле хезмәткәр, җитәкчелек тә аның белән киңәшләшә.
Үз хуҗалыкларында да эш барысына да җитәрлек. Үгезләр, таналар белән бергә унлап баш мөгезле эре терлек асрыйлар, савым сыерлары да өч баштан ким түгел. "Ниндидер дәрт, омтылыш пәйда булды", - дип сөйли Любовь Николаевна. Сыерларын кул белән сава, малайлары асларын чистарта, әтиләре белән болында печән хәзерлиләр. Өстәмә рәвештә азыкны колхозда җир пайлары өчен дә биргәннәр. Үзләренең 20 сутый җирләрендә (бакчада) яшелчәләр үстергәннәр, мал-туар өчен дә азык әзерләгәннәр. Бүген дә өч сыерлары, өч бозау, кечкенә 5 дуңгыз балалары, тавыклары бар. Ни генә дисәң дә, Барсуковлар хуҗалыкны алып бара беләләр. Үгезләр үстереп сатканнар, кызларын кияүгә биргәннәр. Хәзер улларын өйләндерергә кирәк, әти-әни ничек булышмасын ди инде.
Йортлары да бик зур, уңайлы якты бүлмәләр күп. Монда күпме акча кергән, ә болар бар да хуҗалыкта мал асрау аркасында. Соңгы зур күләмле ремонт бер ел элек ясалган, эчке бизәлешләр һәм фатирны җиһазлау шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Алты ел элек йортны шәхси милек итеп рәсмиләштергәннәр. Хуҗаларның планы - түбәне алыштыру, сарайны бераз ремонтлау.
Алексей белән Люба инде бергә 25 ел яшиләр, кызы Бистәдә яши, авыл җирлеге башкарма комитетында секретарь булып эшли, ире белән бергә ике катлы коттедж төзиләр, әти-әниләренә онык бүләк иткәннәр.
Кечкенә уллары Иван Чистай авыл хуҗалыгы техникумында агрономга укый, ул исә үз тормышын чыннан да авыл белән бәйләячәк. Ул әти-әнисенә: "Мин бары тик авылда гына яшәячәкмен", - дигән. Җәйге каникулда ул комбайнда әтисенә булыша, мөстәкыйль эшли. Олы уллары Владимир әлегә икеләнеп тора: Әлмәттә калыргамы, әллә кәләше белән бәхетләрен туган якларында сынап караргамы. "Миңа калса, кайчандыр безнең кебек, кире әйләнеп кайтыр кебек", - дип сөйли Любовь Николаевна.
- Мал-туар карарга яратабыз без. Әлбәтә, эш күп, тик кеше хезмәткә бик тиз ияләшә. Ишегалды буш булса, авыл кешесе тагын нәрсә белән шөгыльләнә соң? Читтә нәрсә бар? Авылга әйләнеп кайткач, без хәзер сумка тотып кибет буйлап йөрмәбез, ә барысын да үзебез үстерәчәкбез, дип карар кылган идек, - ди.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев