Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Әбинең тормыш юлы – илебез тарихы

Чертуш авылында туып-үсеп, шунда гомер итүче Хафизә әби Манигина яңа елның беренче көнендә гомер бәйрәмен – 95 яшь тулган көнен билгеләп үтте.

Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, Шахмай авыл җирлеге башлыгы  Ильяс Гаризов һәм Чертуш авылы мәдәният  йорты мөдире Рәмзия Мусина әлеге уңайдан авылның иң өлкән кешесен котлап, ил башлыгы Владимир Путиннан килгән открытканы тапшырдылар, -  дип хәбәр итте редакциягә АМЙ мөдире Рәмзия Мусина.
Мине онытмаганнары өчен олы рәхмәтләремне белдерәм, дип, шатлык-куанычын яшерми Хафизә  әби. Гомер буе тырыш хезмәте белән хөрмәт казанган әби бүген дә, хәрәкәттә-бәрәкәт дип, ил-көнгә дога кылып яши.
Ә бит аңа килгән авырлыклар да бихисап була. Ул гаиләдә төпчек бала булып туа. Әти-әнисе заманына күрә хәлле яшәгәннәр, атлары да булган. Хафизәдән кала гаиләдә абыйлары Габдрахман, Гамбәр һәм апасы Бәдерниса була. 1919 елда авылга мадьяр отрядлары килеп кергәч, алар бу гаиләне дә читләтеп үтми, абзарларына ут төртеп, үзләрен бикләп чыгып китәләр, бәхеткә, йортка ике ишектән кереп-чыгып йөреп булган. - Олы апам  Бәдерниса әти-әниләрне коткарып калган, - дип сөйли Хафизә әби. Ничек кенә булмасын, язмыштан узмыш юк, диләр, ул вакыт исән калса да, гел авыру белән көрәшкән әнисе Фәхерниса Хафизәгә 14 яшь булганда үлеп китә. Бөтен авырлык балалар өстенә кала. Шуңа да туган авылы мәктәбендә башлангыч белем алган Хафизәгә укуын дәвам итү насыйп булмый. Бөек Ватан сугышы башлангач та, яшүсмер кызлар көндезләрен кырда урак урсалар, төннәр буе көлтә бәйлиләр, молотилкада эшлиләр.  
Ул 1944 елны Чистайдан иптәшләре белән чанада орлык алып кайтуларын шатланып сөйли. Чистай юлында чокыр казып баганалар да утырталар. Авылдан берничә кызны Яшел Үзәнгә  Сергач заводына эшкә  җибәрәләр. Алар арасында Хафизә дә була. Алар нинди генә авыр эштә булмый: торф та чыгаралар, урман да кисәләр, ләкин сынатмыйлар, тырышып эшлиләр.
 Җинү язын ул мари урманында каршылый. – Шатлыгыбыз эчебезгә сыймады, барыбызны да авыл клубына җыйдылар, күбебезгә агач ботинкалар бүләк иттеләр. Аннан мари клубы сәхнәсендә рәхәтләнеп биедек, - дип елмая Хафизә әби. Әле сугыш беткәч тә, тагын берничә ел эшләргә туры килә аңа бу урманнарда. Ул вакыт әтисе дә үлеп китә, туган йорты йозакка бикләнә. Сугыштан Гамбәр абыйсы хатны да Чаллы Башында яшәүче туганнарына яза. Алар инде Хафизәне табарга булышалар, икесе дә авылга кайта.
Хафизә колхозда тырышып эшли башлый.1950 елда уңган-булган Мәсгуть исемле егеткә кияүгә чыга. Бик матур яшәп китәләр. Авылда иң беренче телевизорны да алар ала. - Бөтен урам балалары бездә иде, ә кичләрен телевизорны күршеләр белән карый идек. Элек халык дус-тату иде бит. Бер-беребезгә кунакка йөрешә, эшләребезне өмә белән башкара идек, –дип искә төшерә бүген Хафизә әби. Җомга намазларын да алар йортында укыганнар. Намаздан соң йортыбыз тагын да нурланып, ямьләнеп кала иде, ди ул.
Әлбәттә, гомер озынлыгы - ул кешенең изгелекле, ярдәмчел булуында чагыладыр. Бер гасырга якын гомер кичергән Хафизә Баһман кызының тормыш юлы күпләргә үрнәк. Аның тормыш юлы-илебез тарихы.
Олы яшьтә булуына карамастан, хәтере яхшы, барысының да хәлен сорашып, белешеп тора. Бөтен авыл халкына, туганнарына хәер-догада ул.
Шунысы сөендерә, күршедә генә туганнары Гөлшат Җиһангирова гаиләсе яши. Ул һәрвакыт аны карап,тәрбияләп тора. Хафизә әби аларга бик рәхмәтле.
Әбинең  төп теләге: сугышлар булмасын, тынычлык хөкем сөрсен, без күргәнне сезгә күрергә язмасын, бу тыныч тормышның кадерен белегез, ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев