Бистәдә дә чаң тавышы яңгырар
25 апрельдә могҗизалар тудыручы Николай хөрмәтенә Петропавел Бистәсендәге чиркәү манарасына 7 чаң урнаштырылды. Инде кичтән үк петропавеллылар чаң тавышын ишетә алдылар.
Исегезгә төшерәбез, төзелеш М.И.Козлованың үз акчаларына башкары-ла. Әлеге чиркәү төзелешенә беренче таш 2012 елның 22 маенда салынды, ә 20 ноябрьдә чиркәү өстенә гөмбәзләр урнаштырылган иде инде. Эчке якта бизәү эшләре төгәлләнгән, бу эшләр бик шәп ясалган, люстралар һәм яктырткычлар эленгән. Чиркәүдәге староста Михаил Савельев сөйләп үткәнчә, инде күптәннән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләр туктатылып тора (вакытлыча), чиркәүдә гыйбадәт кылу үткәрелә. 5 майга эшләр тулысынча төгәлләнәчәк. Пасха бәйрәме тантаналы үтәр дип өметләнәбез.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев