Бизнесны үстерергә кирәк
14 мартта Совет бинасының утырышлар залында муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов катнашында районның кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова "2012 елда Яңа Чишмә муниципаль районында кече һәм урта бизнесны үстерү нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар турында" доклад белән чыгыш ясады. Докладта районда эшмәкәрлекне үстерүнең тулы картинасы бирелде. 2012 елда социаль-икътисадый үсеш рейтингы буенча безнең район 45 муниципаль берәмлек арасында бишенче урынны били, дип билгеләп үтелде. Районда тулаем продукт җитештерүдә кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше 15 проценттан артып китә. Икътисадый актив халыкның - 7,2 мең кешенең 1150 се кече һәм урта бизнес тармагында эшли. 2012 елда аларның хезмәт хакы 27 процентка артып, 18850 сум тәшкил иткән. Предприятиеләрдән: «Төзүче» ҖЧҖ һәм "Стройсервис" ЯАҖ уңай яктан билгеләп үтелде, биредә 2012 елда хезмәт хакы 40 һәм 34 процентка арткан. Быелга кече һәм урта бизнес предприятиеләренең барысында да хезмәт хакын 15 процентка арттыру бурычы куела. 2012 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан җирле бюджетка үз керемнәре күләменең 20 проценттан артыграгы күләмендә салым җыелган. 2012 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән килешүләр гомуми килешүләр күләменең 71 процентын тәшкил итә. Районда эшкәртү сәнәгатенә 5 икмәк пешерү предприятиесе һәм сөт эшкәртү буенча 2 кече бизнес субъекты керә. 2012 елда икмәк пешерү предприятиеләре 1505 тонна икмәк-күмәч әйберләре җитештергән, бу узган елгы дәрәҗәгә карата 146 процент тәшкил итә. Гомуми җитештерүдә иң зур өлеш "Нур" ҖЧҖ-нә туры килә - 48, "Пищевик"ка - 28 процент. ИЭ Курмаева Г.Р. да икмәк-күмәч әйберләре җитештерү темпын арттыра (гомуми күләмнең 12%-ы аңа туры килә). Безнең предприятиеләрнең җитештерү куәте халыкны тирә-күрше районнар белән чагыштырганда түбәнрәк бәядән яңа пешкән икмәк-күмәч әйберләре белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Шунысы сөендерә, шушы эшкәртү тармагында кече бизнес җиһазларны яңарта, яңа линияләр, төргәкләү машиналары сатып ала, хезмәт шартларын яхшырта, җитештерелә торган продукциянең ассортиментын киңәйтә башлады. Докладта билгеләп үтелгәнчә, көндәшлеккә сәләтле булу һәм халыкка ошар өчен җитештерә торган продукциянең сыйфаты өстендә даими эшләргә, маркетингка өйрәнергә, үз продукцияңне республика һәм федераль сәүдә челтәрләренә дә чыгарырга кирәк. "Карат" СПК сөтне суыту, колбаса җитештерү һәм ыслау хезмәтләре күрсәтү белән шөгыльләнә. 2012 елда сату күләме 27,3 млн. сум тәшкил иткән, халыкка 0,5 млн. сумлык хезмәт күрсәтелгән, ит ризыклары җитештерү күләме дә үткән ел арткан, тик әле ул тиешенчә түгел. "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-тә сөт продукциясе җитештерү цехы атнага 2 мәртәбә эшли, сменага 3 тонна сөт эшкәртелә, ул сәүдә челтәрләре аша сатыла. 2,5% майлылыктагы сөтнең бер пакеты 16 сумнан җибәрелә, бу башка предприятиеләрнекеннән кимрәк, ә сыйфаты - югары. Тик, кызганычка каршы, районда ваклап товар сатучы сәүдә предприятиеләренең барысы да бу сөтне сатуга алынмый.
Район территориясендә 5 кече бизнес субъекты төзелеш материаллары җитештерү белән мәшгуль. 2012 елда алар тарафыннан 220 мең данәдән артык керамзит блок, 1570 кв.м. брусчатка һәм 8,5 млн. сумнан артык бәягә тротуар плиткасы җитештерелгән.
Пластик стеклопакетлар эшләп чыгару һәм урнаштыру буенча 2012 елда ИЭ Азарян Э.В. да ышанычлы эшли башлаган. Бу субъект пластик стеклопакеттан 4,6 млн. сумлык тәрәзәләр һәм ишекләр ясаган. Ул чыгарган әйберләр халыкка да, төзелеш оешмаларына да кирәк. Тик бу тармакта көндәшлеккә сәләтне арттыру өчен заманча технологияләр кулланырга, җиһазларны яңартырга, өстәмә эш урыннары булдырырга кирәк. Район территориясендә 129 сәүдә объекты эшли, алар аша 2012 елда 875 млн. сумлык кулланучылар товарлары сатылган.
2012 елда халык ай саен 128 млн. сум акча алган, ә сәүдәгә әлеге акчадан нибары 65 млн. сумы гына җибәрелгән. 2012 елда кулланучыларга тәкъдим ителә торган товарларның ассортименты шактый киңәйтелгән, хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырган. Шулар белән беррәттән, ваклап сәүдә итү инфраструктурасы заманча таләпләргә җавап бирми. Районда махсуслаштырылган сәүдә челтәренең сан һәм сыйфат ягыннан үсеше тиешенчә булмавын билгеләп үтәргә кирәк. 2012 елда район территориясендә гомуми мәйданы 385 кв.м булган 17 сәүдә ноктасы ачылды. Үткән елда 1000 кешегә сәүдә мәйданнары белән тәэмин ителеш 384 кв.м тәшкил иткән, яисә ТР буенча 22 урын.
Район халкы район территориясендә өс киемнәре, аяк киемнәре, тукымалар кибете, көнкүреш техникасын ремонтлау өчен стационар пункт булуын тели. 40 млн. сумнан артык акча, сорауларның канәгатьләндерелмәве аркасында, районнан читкә китә.
Җәмәгать туклануы район өчен зур әһәмияткә ия. 2013 елның 1 гыйнварына булган торыш буенча Яңа Чишмә муниципаль район территориясендәге җәмәгать туклануы предприятиеләре 508 утыру урынына исәпләнгән 13 җәмәгать туклануы объектларына хезмәт күрсәтә. 2012 елда җәмәгать туклануы предприятиеләрендәге әйләнеш 85,2 млн. сум тәшкил иткән, бу үткән елның шул ук чорына карата 124 процент тәшкил итә. Һәм әлеге юнәлештә дә кече бизнеска әле тагын да күбрәк эшләргә һәм үсәргә кирәк. Бүген район территориясендә туйлар һәм тантаналар үткәрү өчен бер генә җәмәгать туклануы предприятиесе дә юк. 2012 елда шэ А.Н. Трондин һәм шэ Л.А. Арбузова тарафыннан тантаналар үткәрү өчен зур булмаган биналар төзелгән иде, әмма алар 25-30 кешегә генә исәпләнгән. 2013 елда район үзәгендә туйлар һәм тантаналар үткәрү өчен 150-200 кешегә исәпләнгән мәдәни-күңел ачу үзәге төзү бурычы тора. Район территориясендә 19 шәхси эшмәкәр халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтә һәм 2012 елда күрсәтелгән көнкүреш хезмәтләре күләме 42,5 млн. сумлык тәшкил иткән, яки үткән ел дәрәҗәсенә карата 140 процент. 2012 елда күрсәтелә торган хезмәтләр спектры сизелерлек үзгәргән: керләр юу хезмәте булдырылды һәм эшләп тора, матурлык салоны ачылды. Әмма бу гына җитми әле, хәзергесе вакытта районда химчистка кебек көнкүреш хезмәтләре күрсәтү юк, киемнәр тегү пунктларының саны җитәрлек түгел, телерадиоаппаратура, көнкүреш техникасы ремонтлау өчен стационар пункт юк.
Район территориясендә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән кече бизнесның 7 предприятиесе шөгыльләнә, алар тарафыннан 5047 йортка (хуҗалык) һәм 45 МКД-га хезмәт күрсәтелә. 2012 елда ТКХ өчен 20,7 млн. сум акча җыелган.
Транспорт хезмәте күрсәтү белән 48 шәхси эшмәкәр мәшгуль, 2012 елда алар тарафыннан 108,54 мең тонна йөк ташылган. Транспорт хезмәтләре, нигездә, ерак араларга йөк ташу белән бәйле, район эчендә бөртек, печән һ.б. кайтарту буенча халыкка хезмәт күрсәтү звеносы юк. "Шешма Транс Авто" автотранспорт предприятиесе пассажирлар ташу хезмәте күрсәтә (директор Ю.В. Калмыков). Әлеге предприятие тарафыннан район эчендә дә, районнан читтә дә пассажирлар ташу оештырылган. Бизнесның әлеге төренә булышлык күрсәтү максатларында район башкарма комитеты тарафыннан бу предприятиегә 409,7 мең сум субсидия түләнгән, Фиат Дукато 14 автобусы бирелгән.
Районда хәзерләүләр эшчәнлеген 13 шәхси эшмәкәр һәм "Карат" СПК башкара. 2012 елда халыктан 81 тоннадан артык ит, 3550 тонна сөт, 26 тонна яшелчә һ.б. сатып алынган, хәзерләүләр әйләнеше 58,3 млн. сум тәшкил иткән, бу үткән ел дәрәҗәсенә карата - 119 процент.
Район территориясендә макулатура, пластик шешәләр, чүпрәк-чапрак, сырадан бушаган пыяла шешәләр җыю белән шэ Н.Н. Краснов шөгыльләнә. 2012 елда ул халыктан 36,1 тонна макулатура, 7,1 тонна - чүпрәк-чапрак, 1,8 т - пластик шешә, 0,7 т - йон, 0,9 тонна дару-техник чимал сатып алган. Әдәмсә АҖ территориясендә тире һәм йон җыю эшен шэ И.Ф. Гыйбадуллин башкара.
Халыкны дару чаралары белән тәэмин итүдә кече һәм урта бизнес субъектларының 5 даруханә пункты шөгыльләнә. Халыктан сораштыру нәтиҗәләре буенча 2013 елның 16 гыйнварына булган торыш буенча сораштырылганнарның 87 проценты даруларны район территориясендәге даруханәләрдән сатып ала (2011 елда - 74 процент). 2013 елның апреленнән Яңа Чишмәдә тагын бер аптека төзү планлаштырыла.
Доклад буенча фикер алышуда эшмәкәрләр Рамил Нуртдинов һәм Алексей Трондин чыгышлары тыңланды. Киңәшмәдә катнашып чыгыш ясаган көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Латыйпов һәм сертификация бүлеге начальнигы Лидия Чубарова шушы структураның район эшмәкәрләре белән хезмәттәшлек итүе турында сөйләделәр. РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева пенсия законнарына кагылышлы яңалыклар турында сөйләде, эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Йомгак ясап, муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов җыелган эшмәкәрләрнең игътибарын халыкка хезмәт күрсәтү культурасын күтәрү, сатучылар тарафыннан тупаслык очракларын бетерү, күрсәтелә торган хезмәтләр турында халыкка мәгълүматны киңрәк бирү, хезмәтләрне киләчәктә арттыру, лизинг-грант буенча алынган җиһазларны нәтиҗәле файдалану, үз территорияләрен төзекләндерү, бизнес өчен кадрлар хәзерләү зарурлыгына һәм башка мәсьәләләргә юнәлтте. Чыгышының азагында район башлыгы хәйрия эшчәнлегендә катнашкан барлык эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде.
Киңәшмәдә үз оешмаларын яңа елга бизәүдә конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннар алган эшмәкәрләргә дипломнар һәм премияләр тапшырылды. Авыл җирлекләре территориясендә предприятиеләрен үстергән өчен эшмәкәр Равил Яруллин (Архангел АҖ) һәм Татьяна Кирюшова (Яңа Чишмә АҖ) район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев