Бәхетенә сөенеп яши
20 гыйнварда Әдәмсә авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Исламия Кәлимулла кызы Дәүләтшина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
Бу кышны Исламия әби Яр Чаллыда яшәүче олы кызы Тәнзиләдә үткәрә һәм шуңа күрә без аның белән шәхсән таныша алмадык. Аның каравы туганнарыннан һәм авылдашларыннан аның турында байтак матур сүзләр ишеттек. Һәркайсысы аны акыллы кеше дип атады.
Әгәр акыллылык – ирешеп була торган нәрсә дип дөресен әйтсәләр, димәк кеше өлкәнәйгәч моңа ирешә. Әлеге язмабыз героинясы 12 яшеннән акыл туплаган (абыйлары фронтка китү белән ул гаиләдә баш булып кала), ә 26 яшендә кияүгә чыгып һәм иренең әти-әнисе йортына аяк баскач та, аны нәкъ менә шундый тормыш тәҗрибәсе өчен яратканнар да. 30 елдан артык алар каенана белән кан кардәшләрчә дус – тату яшиләр. Ире Сәгыйдулла белән алар 36 ел гомер итәләр. Биш кыз тәрбияләп үстерәләр: Тәнзилә, Тәслимә, Әлфия, Әнисә һәм Вәсимә. Кызлар әниләре өчен зур терәк була, бигрәк тә олыгайган көннәрдә.
- Безнең әни төрле хәлләрдә һәрчак таянычыбыз булды һәм шулай булып калачак та. Ул, һичшиксез, теге яки бу проблеманы хәл итү өчен киңәш бирәчәк, нәрсә эшләргә кирәклеген әйтәчәк. Аның киңәшләренә һәм фикерләренә кияүләре дә колак сала (әни барысы белән дә тату, алар аны хөрмәт итә), - дип сөйли Вәсимә. – Әнинең тугыз оныгы, оныклары да әбиләре белән гел аралашып торалар, бала чакта җәй көннәрендә Әдәмсәгә кайткан чакларын бергәләп искә төшерәләр, әбиләренең кайгыртучанлыгын онытмыйлар. Ул аларга тәмле ризыклар пешерә, киемнәрен дә юа, төнлә әкиятләр дә сөйли. Зуррак оныкларына, әгәр сорыйлар икән, киңәшләр дә бирде. Аның киңәшләре дөрес тә булып чыга иде. Балаларыбыз яхшы, игелекле булып үстеләр. Хәзер үзләренең балаларын әбиләренә тәрбиягә китерәләр. Әнинең 16 оныкчыгы бар, аларның барысы да әбиләрен яраталар, үз итәләр.
- Исламия Кәлимулла кызы үзенең хезмәт эшчәнлеген 12 яшеннән башлаган, - дип сөйли авыл китапханәчесе Светлана Борисова, - ул колхоз кырларында эшләгән: кул белән бодай чәчкән, чәчүлекләрне тырмалаганда үгезләр белән идарә иткән. Ул лаеклы төстә “1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.
Әдәмсә АҖ башлыгы Любовь Котова болай дип тә өстәде: “Сугыштан соң, халык хуҗалыгын торгызганда, Исламия әби барысы белән бергә урман хәзерләүдә эшләгән. Аннан соң аңа хатын-кызларга хас булмаган авыр хезмәт эләккән – пилорамада эшләгән. Соңрак кыр станында пешекче дә булган. Авыл хезмәте җиңел түгел, тик ул беркайчан да эштән баш тартмаган, һәрчак игелекле, бар кешегә игътибарлы булып калган. Барлык авылдашлар һәм АҖ башкарма комитеты исеменнән Исламия әбине юбилее белән котлыйбыз һәм аңа иң мөһимен – сәламәтлек һәм якыннары янәшәсендә, аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен телибез”.
Лариса ФЕДОРОВА
Фото Дәүләтшиннарның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев