Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Бәхетле гаиләнең бишеге буш булмас

Үзләре өчен түгел, ә балалары хакына яшәүче кешеләр азая бара. Карьерадан баш тартырга әзер булган хатын-кызлар да көннән-көн кими, гаилә һәм балалар хакына кыенлыкларга әзер булучы ир-атлар да күп түгел.

Безнең районда 223 гаилә күп балалы гаилә статусына ия. Бер гаиләдә – 6, тугыз гаиләдә – 5 әр, 26 гаиләдә – дүртәр, калганнарында өчәр бала тәрбияләнә.
 

Бүген исә Әдәмсәдә яшәүче Ивановлар гаиләсе турында сөйлисе килә. 33 яшьлек Денис һәм Любаны кыю төстә югары дәрәҗәдә җаваплы кешеләр дип атарга мөмкин. Күп балалы гаилә булу – бу очраклы түгел, аларның барысы да планлаштырылган, гаилә өчен кирәкле вакытта туган балалар, диләр алар.
- 2006 елда беренче балабыз Вова туганнан соң, мин әлегә декрет ялында утырганда тагын берне табарга кирәк, бергә үссеннәр дидек. Шулай булды да – тагын бер елдан кызыбыз Ксения туды, - дип сөйли Люба. – Әтиебез акча эшләде ( ул “Ямашнефть”тә шофер), ә мин балалар белән. Безнең балалар тыныч һәм тыңлаучан булып үстеләр, шуңа күрә, өч ел узгач, алар өчен энекәш алып кайтыйкмы әллә дигән сүз булды. Денис белән без каршы булмадык. Женя безнең Сукояр билгесе астында 2010 елда туды. Балалар аны бик яраттылар һәм миңа аны карарга булыштылар. Мин дә каршы килми идем. Ул вакытларда безнең хуҗалыкта торакны киңәйтү буенча зур эшләр башланды (төзедек, төзекләндердек), терлекләр дә асрый башладык. Балалар үскән саен, ихтыяҗлар да арта бара, әлбәттә, гаилә дә артырга тиеш. Шулай итеп, 2015 елда Софья, нәкъ бер елдан Миша туды.
- Безнең гаилә тулы гаилә булды дип уйлыйбыз, - дип сүзгә кереште Денис, хатынын бүлдереп (алтынчысы турында сөйләмәгәе?). – Балаларның барысын да аякка бастырырга көчебез һәм сәламәтлегебез җитәрме, бу хакта да уйланабыз. Финанс ягына килгәндә дә: без ярлы яшәмибез, эшлибез, терлек асрыйбыз. Безнең алты баш МЭТ, шуның өчесе савым сыеры. Аларны савар өчен дә байтак вакыт һәм көч китә, өстәвенә әле алар үз “характерларын” да күрсәтә. Менә берсе тибеп җибәргәч, хатын аягын  авырттырды. Сөт саву аппаратына әлегә акча туплый алмадык. Субсидия бирерләр дип өметләндек, тик әлегә килеп чыкмады. Азык әзерләүдә ярдәм булыр дип трактор сатып алдык.
Ивановлар гаиләсенең зур ярдәмче хуҗалыгын күргәч, балалар тәрбияләргә вакытлары да калмыйдыр дип уйладык. Тик, алай түгел икән. Володя һәм Женя әтиләренә менә дигән ярдәмчеләр. Эш белән мәшгуль булганда, үзе ниләргә өйрәнгән булса, шуңа өйрәтә аларны әтиләре, иң мөһиме – тәртипле булырга һәм җаваплылыкка.
Ксюша әнисенә өй эчендәге эшләрдә һәм кечкенә Софья белән Мишаны карашырга булыша. Люба әйтүенчә, аның балаларына нәсихәтле сүзләр кирәк тә түгел, безнең тормыш, безнең үз-үзебезне тотуыбыз үзе үрнәк, ди. Хәтта, кайчакларда ни өчен булса да балаларын әрләргә туры килгәндә, алар беркайчан үпкәләтерлек сүзләр әйтмиләр, дөрес эшләнмәгән эш өчен аларны орышмыйлар (моңа өйрәтергә кирәк).
Шуңа күрә алар игелекле, бер-берсен яратучы һәм кайгыртучы балалар булып үсәләр.
Мәктәптә яхшы укыйлар (отличниклар түгел, булса соң?). Укудан тыш, аларның үзләренең нәрсә белән булса да шөгыльләнер нәрсәләре бар: Вова рәсем ясарга ярата, аның сәләте бар, тик аны үстерер өчен Яңа Чишмәгә кадәр юл булмау аркасында әти-әниләрнең мөмкинлеге юк; Ксения биергә ярата, ул “Задоринки” бию ансамблендә бик теләп шөгыльләнә; 2 сыйныфта укучы Женя спорт белән мавыга, мәктәп тренерында шөгыльләнә; Софья һәм Миша рәсем дә ясыйлар, бииләр дә, алар әниләре белән балалар бакчасына йөриләр (Люба шунда эшли).
Тик алар барысы да бергә 62 кв. метрлы өйдә җыелырга бик яраталар. Өйдә 5 бүлмә, һәркайсының үз почмагы бар, иң яраткан бүлмәләре – якты зал икән. Нәкъ менә монда якыннары белән аралашуның иң күңелле мизгелләре уза. Туганнар һәм дуслар тирәсендә барлык чаралар бик күңелле бит ул. Өстәлдә, һичшиксез, бергәләшеп әзерләнгән һәм матур итеп бизәлгән торт булачак. Ә өстәл артында туганнар һәм дуслар. Ә Ивановларның балалары дуслаша беләләр.
Лариса ФЕДОРОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев