Бәхетле гомер итәләр
7 майда Акъяр авылының озын гомерле хатын-кызларының берсенә – Сибгатова Миңсылу Хафиз кызына 90 яшь тулды.
Түгәрәк датасына юбиляр үзен яхшы хис итә, ул актив, позитив, балаларының кайгыртучанлыгын тоеп яши. Ул ире Шәфигулла Мотыйгулла улы белән якты, иркен йортта гомер итә, аңа быел 93 яшь тула. Моннан тыш, алар быел икенче юбилей – бергә гомер итүләренең 65 еллыгын да билгеләп үтәләр.
Миңсылу әби ирен бик яхшы карый, ә балалары көн саен әти-әниләренең хәлләрен белешеп торалар. Кызы Резидә, уллары Рәфыйк һәм Мидхәт Акъярда, Рифкат Чистайда һәм кызлары Салисә Яр Чаллыда яшиләр. Ирле-хатынлы Сибгатовлар алты бала тәрбияләп үстергәннәр, тик менә Ришат 23 яшендә юл һәлакәтендә һәлак булган. Балалары кайсы электрик, кайсы заводта лаборант, кем балалар бакчасында тәрбияче һәм үзенең авылында – авыл хуҗалыгында хезмәт куйган. Хәзер барысы да диярлек пенсиядә инде. Үзләре оныклар белән утыра, әби-бабаларына күңеллерәк булсын өчен аларны кунакка, авылга да алып кайталар. Миңсылу әби бик тә игелекле, ачык күңелле кеше. Аны мәрхүм булган олы апасының балалары да (10 ау) үз әниләредәй хөрмәт итәләр, еш кунак булалар. Бәхеткә, алар күршедә – Чирмешәндә яшиләр. Миңсылу әбинең кече сеңелесе дә исән әле, ул Яр Чаллыда яши, аның балалары юк, шуңа да ул Миңсылу әбинең кызы Салисә тәрбиясендә.
Миңсылу әби тумышы белән Акъярдан 5-6 км ераклыкта урнашкан Тукмаклы авылыннан (хәзер ул авыл юк инде). 4 сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Кечерәк чагында кырда иген урган, чүп утаган, ә үсә төшкәч аны Иваново өлкәсенә торф чыгаруга җибәргәннәр. Акъярда Шәфигулла бабайга кияүгә чыккач, кабат шул ияләнгән – гадәти хезмәт – кырда, ындыр табагында. Әмма аның хезмәт биографиясенең күпчелек өлеше ферма белән – сыер савучы хезмәте белән бәйләнгән. Ире дә колхозда балта остасы, терлек караучы, көтүче булып эшләгән. Авыл халкы кебек үк, зур хуҗалык тотканнар. Балалар да тырыш, эш сөючән, мөстәкыйль булып үскәннәр, һәр эштә булышканнар.
Сүз уңаенда, Миңсылу әби һәм Шәфигулла бабай нәселе берничә гаилә төене белән бәйләнгән. Шәфигулла бабайның апасы Тукмаклыга кияүгә чыга һәм булачак ир белән хатын шул туйда булалар. Уртак туйларда ике нәселдән ике гаилә пары танышып тормыш кора.
Әйтергә кирәк, Миңсылу әбине берничә тапкыр башка авыл егетләренә дә димләп карыйлар, тик әнисе аны еракка бирергә теләмәгән. Шул сәбәпле ул Шәфигуллага бирергә дә риза булмый. Әмма мәхәббәт һәрвакыт көчлерәк була шул: яшьләр яшертен генә сүз куешалар һәм бервакыт Шәфигулла үзенең кәләшен урлый.
Шунысы яхшы, әти-әниебез бергәләп тигез гомер итәләр, диләр балалары. Иртән, намаздан соң бергә чәй эчәргә утыралар, бер-берсе белән сөйләшеп алалар. Әлбәттә, аларның сөйләшер сүзләре күп, шулай булмыйни, ничә ел бергә гомер итәләр бит, икесе дә озын гомерлеләр нәселеннән. Алар үзләренең балалары, оныклары, матур тормыш, бәхетле картлык, ничә еллар бушка яшәлмәгәнлеккә сөенәләр.
- 90 яшенә кадәр әни бар эшне дә үзе башкарды, хәтта безгә дә бакчада булышты, тик менә быел кан басымы югары, - ди Резидә, - ә болай күзләре күрә, яхшы ишетә, хәтере дә шәп. Җәйне бик сагына, ул чәчәкләрне бик тә ярата, алар аның өендә дә, бакчада да күп була. Иртән торгач, хәле бармы-юкмы, гөлләренә су сибәргә керешә. Өйне бергәләп җыештырабыз, ашарга йә ул үзе, йә бергә әзерлибез.
- Элек сыер, бозау, сарыклар, казлар, үрдәкләр бар иде. Ә хәзер ике мәчебез генә: минеке һәм бабайныкы, - дип көлә Миңсылу әби.
- Роза, лилия, георгин чәчәкләре һәм иң яратканы яран гөлләре гөрләп чәчәк атып утыра аның, чөнки ул аларны бик тә кадерләп, яратып үстерә. Бәлки Миңсылу әбинең озын гомерле булуының сере дә шул ярату сүзендәдер?
- Әйе, бу дөрес, - дип җавап бирде ул. – Озак еллар яшәр өчен, кешеләр белән тату яшәргә, беркем белән дә бәхәсләшмәскә. Якын кешеңә карата игелекле, оптимист булырга һәм эшләргә кирәк.
- Кешеләр белән аралашырга да ярата әле ул, - дип өсти Резидә. - Атна саен аңа кунаклар килә. Ул барысын да ярата, барысын да кабул итә, озата.
10 майда Шәфигуллиннар йорты тагын кунаклар белән тулы булачак. Юбилейны кояш баткач билгеләп үтәчәкләр, чөнки ураза башланды. Миңсылу әбигә кабат үзләренең яратуларын, хөрмәт итүләрен белдерү өчен 40 лап кеше, туганнары җыелачак
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев