Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Бәхетле картлык кичерә

Зирекле авылында гомер итүче Галиев Исмәгыйль Мәгъҗан улы 13 гыйнварда 90 яшен билгеләп үтте. Ул Мәгъҗан Гали улы һәм Сафия Кәлимулла кызы гаиләсендә туа. Бик яшьли, 7 яшендә энесе Ибраһим һәм сеңелесе Мөслимә белән әниләрен югалту ачысын кичерәләр. Әтиләре 1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Шулай итеп, алар әби-бабай тәрбиясендә үсәләр, – дип яза редакциягә Зирекле музее фәнни хезмәткәре Фәйрүзә Шакирова.

- Исмәгыйль абый мәктәптә 7 ел белем ала. Бик оста рәсем ясаганга, татар язучысы Мәҗит Гафуриның, Иосиф Сталинның зур портретларын ясый. М. Гафури портретын  мәктәп бинасының диварына эләләр.
1945 елның 9 маенда мәктәп директоры Ильяс абый Вәлиев, балаларны линейкага җыеп, сугыш бетүен елый-елый хәбәр итә. Ләкин бу көнгә кадәр Исмәгыйль абыйга җиңүне якынайту өчен кыенлыкларны күп татырга туры килә. Сугыштан кулсыз кайткан Әдиулла абзый җитәкчелегендә урман кискәндә аның өстенә агач ава. Бәхеткә, кар тирән булып, үсмер егет агач белән бергә карга чума, агачның зыяны каты булмый. Салда барганда, Кичү елгасына бата яза. Аны күрсәткән игелекләре өчен кылынган догалар саклагандыр, мөгаен. Ул бит әле Фәвзелниса әбисе белән Кәлимулла бабасының ятим оныкларын да тәрбияләшкән.
Куйган хезмәтләре өчен 1948 елның 18 март карары белән Исмәгыйль абый “ 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тылдагы фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
Үсеп буйга җиткәч, Исмәгыйль күзе төшеп йөргән күрше кызына өйләнә. Фигаль апа белән кавышып, матур тормыш коралар.
- Әти-әниебез, авырлыкларга бирешмичә, алты балага яхшы тәрбия бирделәр, барыбызны да белемле итәргә булыштылар. Оныкларын үстергәндә дә ныклы терәк булдылар. Хәзерге вакытта аларның 10 оныгы, 14 оныкчыгы бар, - дип сөйли олы кызы Гөлсем. - Яшь чагында ул электрик-монтёр булып эшли. Аннан соң аны колхозда бригадир итеп билгелиләр. Озак еллар колхозда Кичү елгасында төзелгән электр станциясендә эшли, колхозны күтәрүдә зур өлеш кертә әти. Ул заманнар өчен җиде еллык белеме булган кеше белемле булып санала.Тырышлыгы өстенә белеме дә булгач, аңа страховой агент эшен тәкъдим итәләр. Авыл советына караган Красновидово, Өргәнчә авылларына ат белән барып үзара салым, дәүләт салымнарын да җыеп йөри. Хезмәт юлын әти үзенең күңеленә иң якын булган эше белән тәмамлый, пилорамада такта яручы булып эшли. Татар халкында “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль бар. Бу мәкаль нәкъ безнең әтигә атап әйтелгән төсле. Аның кулы белмәгән эш юктыр, мөгаен. Яшь чагында ул үз куллары белән музыка коралы - скрипкага хәтле ясый. Күршесе Нуриев Габдрахман абзыйның скрипкасына карап ясый ул аны. Күрше-күләннең сәгате ватыламы, сепараторы әйләнмиме, телевизоры күрсәтми башлыймы - һәрвакыт әтине ярдәмгә чакыралар. Көрәк саплаучы да, чалгы сугучы да ул. Тырышып эшләү генә түгел, матур итеп ял да итә белә. Ул «Трусковец», «Бәкер», «Ливадия» ял йортларында булды.
Әти сәнгатькә дә гашыйк кеше. Бик моңлы итеп тальян гармунда уйный. Ә инде скрипкада сыздырып җибәрсә, күз яшьләреңне тыеп калам димә. Олыгайган көннәрендә дә район иҗат-отчет концертларында скрипкада уйнап, бүләкләр ала.
Безнең әти бик бәхетле кеше. Инде 10 ел сыңар канат булып яшәсә дә, төпчек улы Рөстәм  һәм килене Лилия тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Зирәк акыл, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән аралашып 90 яшькә җитү - ифрат та зур бәхет ул!


Фото гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев