Бәла аяк астында
8 июльдә Алеша Степановны үзе яшәгән йорт артында үле килеш табып алалар (рәсми версия - үз-үзенә кул салган - асылынган), ә бит аңа әле 13 яшь тә булмаган. Әлеге фаҗига Яңа Чишмәдә халык арасында шактый имеш-мимешләр һәм ялган хәбәрләр таралуга юл куйды. Ышанычлы чыганаклардан без бу баланың тормышы турында барысын...
Алешаның үз әнисе Марина 2010 елда бертуктаусыз спиртлы эчемлекләр кулланган өчен үз баласына карата ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Әтисе Николай 2005 елдан алып иректән мәхрүм итү урыннарында булган. Өенә ул үткән елда гына кайткан. Бу вакытта Алеша әтисенең туганы гаиләсендә яшәгән. Гаиләдә аңа карата мөнәсәбәт яхшы булган, әле күбрәк тә игътибар иткәннәр, чөнки Леша алар гаиләсендә кечкенә бала булган. Алеша үз әтисен хәтерләмәгән һәм аның белән яшәргә дә теләмәгән: КДН утырышында ул нәкъ шулай дип әйтә дә, хәер, әтисе дә үз улын тәрбияләү хокукына дәгъва кылмаган һәм бу хакта КДН әгъзаларына язмача белдергән. Шулай итеп, 2012 елның декабрендә Леша әти-әнисез кала (документлар буенча). Бу вакытта бала йөрәгендә ниләр "кайнагандыр" - билгесез: малай үзенең борчылуын яшерергә тырышкан, беркемгә дә белгертмәгән. Без психолог түгел, һәр баланың җанына үтеп керү - һәр мәктәптә булырга тиешле һәм кәгазьләр белән түгел, ә балалар белән эшләргә тиешле белгечләр эше.
Опека Һәм попечительлек белгечләре әйтүенчә, опекага алган уңышлы һәм тату гаиләдә Леша өчен барлык шартлар да тудырылган булган. Малайның аерым бүлмәсе, компьютеры булган. Опекуннар даими рәвештә сезон буенча кием-салым сатып алганнар, Леша һәрчак пөхтә йөргән. Алешка укыган мәктәп укытучылары ул сабыр укучы иде, диләр, уку белән кызыксынган, тик "3" һәм "4"ле билгеләренә укыган, физкультура, хезмәт, сәнгать дәресләрен яраткан. Җәмәгать эшләрендә Алексей актив булган, хезмәт сөйгән, теләсә нинди эшне теләп, әйбәт башкарырга тырышкан. Дөрес тәнкыйтьне кабул итә белгән, киңәшләргә колак салган. Күршеләре дә аның турында бары уңай фикердә, ул өлкәннәрне хөрмәт иткән, әйбәт киңәшче булган.
Шоктан әле аңга килә алмаган яңа әти-әниләре белән без сөйләшергә базмадык, хәер, аларның да Алешаны яратканнарын беләбез.
Бу җәй дә Алешка өчен гадәттәгечә башланган, башта ул палаткалардан торган лагерьда ял иткән, яңа дуслар тапкан, аңа "Факел"га да юллама алганнар, күрше малайлары белән велосипедта йөргәннәр, Шушмада коенганнар. Әле алда аны ай ярым каникул - кояшлы җәй, алтын көз, ак карлы кыш, тагын бер кайгысыз 5 ел балачак көткән.
Ул матур итеп яшәгән, тормышка сөенгән, укып һөнәр алган, мәхәббәтен очраткан, гаилә корган булыр иде. Тик… 13 яшьлек малай ни өчен тормыштан туйган? Аны бит бар да яраткан: аңа игелек кенә теләгән. Кешеләрне борчыган шушы сорауга җавап юк.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев