Бәладан баш-аяк
Кышкылыкка малларга дип хәзерләнгән печән һәм салам дөрес итеп өелмәгән очракта күңелсезлекләр килеп чыгуга сәбәпче булырга да мөмкин. Авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов, Яңа Чишмә янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Дмитрий Шешолин катнашында Зирекле авылында үткәрелгән рейд шундыйрак хәлләрне ачыклады. Рейд барышында авыл кешеләренең торак йортлары тирәсендә эскертләрнең дөрес өелмәве...
Кышкылыкка малларга дип хәзерләнгән печән һәм салам дөрес итеп өелмәгән очракта күңелсезлекләр килеп чыгуга сәбәпче булырга да мөмкин. Авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов, Яңа Чишмә янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Дмитрий Шешолин катнашында Зирекле авылында үткәрелгән рейд шундыйрак хәлләрне ачыклады.
Рейд барышында авыл кешеләренең торак йортлары тирәсендә эскертләрнең дөрес өелмәве ачыкланды. Рейд ТР Премьер-министры Илдар Халиковның "ТР территориясендә янгыннарга каршы аеруча режим турындагы" күрсәтмәсен һәм район башлыгы Вячеслав Козловның тиешле карарын үтәү йөзеннән үткәрелде. Шулай ук, Җәлил Гайфетдинов сүзләренә караганда, авылда күп кенә кешеләр салам, печән эскертләренең янгын куркынычы тудыруын белеп эш иткәннәр.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча тиз кабынып китүче печән кибәннәре корылмалардан ераграк торырга (кимендә 6 метр) тиеш. Рейд барышында ачыкланганча, М. Сәлимов хуҗалыгында салам эскертенең өй һәм корылмаларга якын өелүе өстенә, ул әле электр үткәргечләр астына да туры килгән. Ф. Шакиров, Ш. Мингатин, Р. Кыямов, С. Нәбиуллин хуҗалыкларында кышлыкка дип хәзерләнгән азык тиешле кагыйдәләрне үтәмичә саклана. Аларның өйгән кибәннәре, эскертләре өйләренә, корылмаларга бик якын куелган. Кайбер зиреклеләр саламнарын, печәннәрен күршеләренең ихатасына якын итеп өеп, аларга да янгын куркынычы тудыралар. Алар арасында А. Шакиров, Н. Газыймов та бар. Корылмаларны карап йөргәндә авыл халкы терлек азыгын гел шул урында саклауларын әйтә, күрәмсең, үзләренә, күршеләренә янгын куркынычы тудыруны аңлап эш итмиләр, халыкта бит "Карак керсә берне ала, уттан берни калмый" дигән гыйбарә дә яши, югыйсә. Рейд барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәүнең башка очраклары да ачыкланды, әйтик, Р. Әхмәтҗанов хуҗалыгында өйгә керүче электр үткәргеченең тиешле изоляциясе юк, бу да янгынга сәбәпче булырга мөмкин. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләр телдән кисәтелделәр, кайберләре инде печән, салам кибәннәрен күчереп өйделәр. Ахыры аяныч булмасын өчен бу эшне барысына да эшләргә кирәк. Әгәр күрше йортларда янгын чыгуга сезнең саламыгыз сәбәпче булса, килгән зыянны сезгә капларга туры киләчәк. Кабат тикшереп йөргәндә кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә язма күрсәтмә биреләчәк һәм алар административ җаваплылыкка тартылачаклар, нәтиҗәсе - штраф. Сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев