Бөтенрәсәй сыйфат айлыгы
2012 елның 5 ноябрендә Европа сыйфат атнасы старт ала, ә 8 ноябрьдә бөтен илдә Бөтендөнья сыйфат атнасы билгеләп үтеләчәк. Быел инде традициягә әверелгән чаралар яңа - Россиянең ВТОга керү чорында үтәчәк, шуның белән берүк вакытта 2012 елның 15 октябреннән 15 ноябрьгә чаклы беренче тапкыр ел саен үтә торган Бөтендөнья сыйфат...
2012 елның 5 ноябрендә Европа сыйфат атнасы старт ала, ә 8 ноябрьдә бөтен илдә Бөтендөнья сыйфат атнасы билгеләп үтеләчәк.
Быел инде традициягә әверелгән чаралар яңа - Россиянең ВТОга керү чорында үтәчәк, шуның белән берүк вакытта 2012 елның 15 октябреннән 15 ноябрьгә чаклы беренче тапкыр ел саен үтә торган Бөтендөнья сыйфат көненә туры китерелгән Бөтенрәсәй сыйфат айлыгы үткәрелә.
Татарстан өчен товарларның, күрсәтелгән хезмәтләрнең һәм эшләрнең сыйфатын күтәрү бурычы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы үткәрү алдыннан аеруча да актуаль, чөнки кунакларга тәкъдим ителәсе хезмәтләрнең сыйфаты республика имиджын булдыру факторларының берсе булып торачак.
Бөтенрәсәй сыйфат айлыгы кысаларында үткәреләсе чаралар сыйфатлы товарларны дөрес итеп сайлап алу күнекмәләрен булдыруга; конкурентлык сәләтен һәм җитештереп чыгарыла торган продукцияләрнең сыйфатын күтәрү; республиканың кулланучылар базарында төрле тәртип бозуларны киметү; хезмәт күрсәтү культурасын күтәрү; товарларның технологиясе бозып эшләнгән, сыйфатсыз һәм ялган әйберләр әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән.
Бөтенрәсәй сыйфат айлыгы кысаларында Яңа Чишмә районында түбәндәге чаралар үткәреләчәк:
- кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр үткәреп, базарларда һәм сәүдә комплексларында кизү тору;
- авыл торак пунктларында яшәүче гражданнар - кулланучылар өчен күчмә кабул итү көннәре оештыру;
- кулланучылар грамоталылыгын күтәрү максатларында мәгариф учреждениеләрендә укучылар белән факультатив дәресләр, лекцияләр оештыру һәм үткәрү (сыйфатлы товарлар сайлап алу максатында);
- халык күп җыела торган урыннарда консультация өстәле оештыру;
- 2012 елның 12 ноябрендә 5-49-85 (Чистайда) телефон номеры буенча "Кайнар линия" оештыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев