Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бурычлар билгеләнгән

    Яңа Чиш­мә ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се­нең ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре агым­да­гы ел­ның 11 аен­да эш­лән­гән эш­лә­ре­нә йом­гак яса­ган­нар. Шу­шы көн­нәр­дә ме­дик­лар­ның го­му­ми җы­е­лы­шы бул­ган, ан­да да­ру­лар бе­лән тәэ­мин ите­лү, Дәү­ләт га­ран­ти­я­се прог­рам­ма­сы­ның үтә­ле­ше, авы­ру­лар һәм үлү­че­ләр са­ны, шу­лай ук баш­ка­лар­га ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр ка­рал­ган, он­ко­ло­гия һәм юга­ры тех­но­ло­гик яр­дәм күр­сә­тү проб­ле­ма­ла­ры­на төп игъ­ти­бар би­рел­гән....

    Яңа Чиш­мә ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се­нең ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре агым­да­гы ел­ның 11 аен­да эш­лән­гән эш­лә­ре­нә йом­гак яса­ган­нар.

    Шу­шы көн­нәр­дә ме­дик­лар­ның го­му­ми җы­е­лы­шы бул­ган, ан­да да­ру­лар бе­лән тәэ­мин ите­лү, Дәү­ләт га­ран­ти­я­се прог­рам­ма­сы­ның үтә­ле­ше, авы­ру­лар һәм үлү­че­ләр са­ны, шу­лай ук баш­ка­лар­га ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр ка­рал­ган, он­ко­ло­гия һәм юга­ры тех­но­ло­гик яр­дәм күр­сә­тү проб­ле­ма­ла­ры­на төп игъ­ти­бар би­рел­гән.

    Дәү­ләт га­ран­ти­я­се прог­рам­ма­сы ту­лы кү­ләм­дә үтәл­гән: по­лик­ли­ни­ка бу­ен­ча - 104,8%, тәү­лек әй­лә­нә­се­нә эш­ләү­че ста­ци­о­нар бу­ен­ча - 102,2%, көн­дез­ге ста­ци­о­нар бу­ен­ча 102,8%­ка үтәл­гән.

    Мак­сат­ка юнә­леш­ле эш алып ба­ру нә­ти­җә­сен­дә ба­ла­лар үле­ме­нә юл ку­ел­ма­ган. Йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры сис­те­ма­сы авы­ру­ла­рын­нан үлем-ки­тем ки­мү­гә дә ка­ра­мас­тан, авы­ру­лар ара­сын­да нәкъ ме­нә әле­ге авы­ру­дан үлү­че­ләр са­ны I урын­да ка­ла би­рә (86 ке­ше), икен­че урын­да карт­лык бу­ен­ча (54 ке­ше), өчен­че урын­да трав­ма­лар һәм агу­ла­ну­лар (29 ке­ше).

    2011 ел­ның 11 аен­да 2010 ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да он­ко­ло­гик авы­ру­лар са­ны (азганы) ки­ме­гән, 2010 ел­да -39,4%, 2011 ел­да - 29,6%.

    Бы­ел юга­ры тех­но­ло­гик яр­дәм тү­бән­дә­ге­чә күр­сә­тел­гән: ко­ро­норог­ра­фия 54 ке­ше­гә ясал­ган (2011 ел­га план 50 ке­ше), шу­ның 10сы­на опе­ра­ция, 5 ке­ше­гә аор­то­ко­ро­нар шун­ти­ро­ва­ние ясал­ган. Йө­рәк­нең рев­ма­тик за­ра­рла­нуы бу­ен­ча - 1 ке­ше­гә, күз­гә 13 ке­ше­гә опе­ра­ция ясал­ган, 2 ке­ше­гә ан­ги­ог­ра­фия үт­кә­рел­гән.

    ә­ла­мәт­лек" өс­тен­лек­ле мил­ли про­ект­ны тор­мыш­ка ашы­ру кы­са­ла­рын­да 300 хез­мәт­кәр­гә өс­тә­мә дис­пан­сер­лаш­ты­ру үт­кә­рел­гән. 200дән ар­тык бе­рен­чел авы­ру­лар ачык­лан­ган - ба­ры­сы да ир­тә ста­ди­я­дә. 14 яшь­кә­чә бул­ган 221 яшүс­мер­гә өс­тә­мә дис­пан­сер­лаш­ты­ру үт­кә­рел­гән.

    11 ай эчен­дә 44 нче но­мер­лы да­ру­ха­нә та­ра­фын­нан фе­де­раль таш­ла­ма­лар­га ия бул­ган ке­ше­ләр­гә 7886 ре­цепт бу­ен­ча языл­ган 3 млн. 989,85 мең сум­лык, ә ре­ги­о­наль таш­ла­ма­лар­га ия бу­лу­чы­лар­га 2113 ре­цепт бу­ен­ча 124,56 мең сум­лык, йөк­ле ха­тын-кыз­лар­га 169 ре­цепт бу­ен­ча 37,95 мең сум­лык, зур чы­гым­нар са­рыф ите­лә тор­ган авы­ру­лар (рас­се­ян­ный (зи­һен­сез­лек) ск­ле­роз, он­ко­ло­гия, ге­мо­фи­лия, ги­по­фи­зар на­низм) бе­лән авы­рау­чы­лар­га 36 ре­цепт бу­ен­ча 1248,91 мең сум­лык (мон­дый авы­ру­лар­га бер ре­цепт бә­я­се 34,69 мең сум то­ра) да­ру җи­бә­рел­гән.

    Уңыш­лар бе­лән бер­рәт­тән эш­тә ким­че­лек­ләр дә юк тү­гел: по­лик­ли­ни­ка би­на­сы­на ре­монт тө­гәл­лән­мә­гән, кадр­лар мәсь­ә­лә­се хәл ител­мә­гән (ра­йон­га те­ра­певт, аку­шер-ги­не­ко­лог, рент­ге­но­лог һ.б. ки­рәк).

    Җы­е­лыш­та тү­бән­дә­ге бу­рыч­лар бил­ге­лән­гән:

    - ба­ла­лар һәм ана­лар үле­ме­нә юл куй­мау;

    - йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры, он­ко­ло­гик авы­ру­лар­ны ир­тә ста­ди­я­дә ачык­лау һәм шу­ның нә­ти­җә­сен­дә шу­шы авы­ру­лар­дан үлү­че­ләр са­нын ки­ме­тү.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: