Бурычлылар байтак әле
Кайбер яңачишмәлеләр, кулланган электр энергиясе һәм газ өчен түләгән кебек, коммуналь хезмәтләр өчен дә даими түләп тору кирәклеген һаман аңламыйлар, күрәмсең. Өстәвенә, Рәсәй законы нигезендә, түләүләр билгеләнгән срокларда башкарылырга тиеш. Евгений СТАРОВ "Яңа Чишмә ЕРЦ" ҖЧҖ директоры Петр Нестеров редакциягә коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар исемлеген китерде. Күп катлы йортларда яшәүчеләр...
Кайбер яңачишмәлеләр, кулланган электр энергиясе һәм газ өчен түләгән кебек, коммуналь хезмәтләр өчен дә даими түләп тору кирәклеген һаман аңламыйлар, күрәмсең. Өстәвенә, Рәсәй законы нигезендә, түләүләр билгеләнгән срокларда башкарылырга тиеш.
Евгений СТАРОВ
"Яңа Чишмә ЕРЦ" ҖЧҖ директоры Петр Нестеров редакциягә коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар исемлеген китерде. Күп катлы йортларда яшәүчеләр буенча исемлектә 60лап кеше, шәхси сектор буенча - 44 кеше исәпләнә. Тулаем бурыч 1 млн. 500 мең сум тирәсе тәшкил итә. Әгәр дә тиешле акчалар вакытында түләнсә, торак оешмаларының хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен кирәкле акчалары да булыр иде. Коммуналь хезмәтләргә үз вакытында түләмәүче кешеләр РФ Торак Кодексының 155 маддәсе 1 пунктын бозалар, закон нигезендә алар үткән айдан соң килүче һәр айның 10 числосыннан да соңга калмыйча түләргә тиешләр.
Коммуналь түләүләрне түләү буенча март аенда аз гына булса да алга китеш булган. Күп катлы йортлар буенча бурычлар 69 меңгә һәм шәхси сектор буенча 1 млн. 500 мең сумга кимегән. Бер айда барлыгы 1 млн. 662 мең 458 сум акча җыелган, бу исәпләнгәннәргә карата 104% тәшкил итә, үткән елның мартында коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыемы 90%тан аз гына күбрәк булган. Әмма, шулай да, мартта 104 бурычлы кешенең (аларга кисәтү язылган хатлар җибәрелгән булган) 59ысы бер дә түләмәгән, һәм аларның бурычлары тагы арткан. Әлеге бурычлыларга судка дәгъва бирелә. Нибары икесе генә мартта бурычларын тулысынча каплаган, 37се бурычларының бер өлешен генә каплаган (103 мең сум).
Күп катлы йортларда яшәүче түбәндәге гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен шактый бурычлары бар. Алар: Т.И. Җиһаншина (117 мең сум), О.С. Козлова (106), С.Ю. Смирнова (94), В.С. Зубов (71), А.В. Манжурова (70), А.И. Макаров (57), И.Р. Нәбиуллин (55), Н.А. Миронова (52 мең), шәхси секторда, монда төп бурыч - суга түләү буенча: Ф.Т. Мөхсинов (12 мең 100 сум), Р.Н. Хөснетдинов (11,2), М.Ш. Төхвәтуллин (10,8), Т.А. Ушакова (7,9), В.А. Маранова (7,2), Н.П. Мокеева (5,9), А.А. Лизунов (4,9), Н.А. Минаев (4 мең 600 сум).
Бурычлылар арасында хезмәт хакларын вакытында алып эшләүче кешеләр дә бар, алар исәп-хисап ясый ала алалар. "Стройсервис" ЯАҖ, КМС заводы, гимназия, Красный Октябрь мәктәбе, "Татарстан" а/ф-да да бурычлылар бар. Ятим балаларның да бурычлары бар - 87 мең 840 сум, алар белән индивидуаль эш алып барыла.
Пенсионерлар арасында 28 бурычлы кеше булган, инде 19 гына калган. Икесенә судка дәгъва бирелгән, тагын 6 кешегә документлар әзерләнә. Алар буенча тулаем бурыч 200 мең сумга якын тәшкил итә.
Элек 24 бурычлы кешегә судка дәгъва бирелгән мәгълүматлар буенча 1 млн. 621 мең сум акчаның 737 мең сумы түләттерелгән. Түләмәүчеләр - Левина белән Насипаеваларны фатирларыннан чыгару буенча эш төгәлләнгән. Аларның фатирлары, элеккеге хуҗаларның коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын түләгән очракта, фатирга мохтаҗ кешеләргә биреләчәк.
Яңа Чишмә авыл җирлеге белән берлектә явыз нияттә түләмәүчеләрне фатирларыннан чыгару турында тагын өч дәгъва әзерләнә. Мондый катгый чаралар кешеләр аңында коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү гадәте формалашканчыга кадәр киләчәктә дә кулланылачак. Моннан тыш ТКХ хезмәтләренә түләмәгән өчен башка төрле чаралар да кулланылырга мөмкин. Су белән тәэмин итүне чикләү яки судан өзү кебек чараларны куллану ихтималы да зур. Кибеткә барганда һәр кеше үзе белән акча ала һәм сатып алган әйбере өчен исәп-хисап ясый, дөресрәге, акчасын түләп ала. Коммуналь хезмәтләр - бу да бит товар, аның өчен түләми торып, аннан файдаланырга ярамый.
Без, бурычлары булганнар бераз уйланырлар, урамда калырга теләмәсәләр, бурычларын түләү буенча барлык чараларны күрерләр, дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев