Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Бурычлыларга оят булырга тиеш

Пен­сия фон­ды бү­ле­ге эш­мә­кәр­ләр­не пен­сия за­кон­на­рын үтәү за­рур­лы­гы­на игъ­ти­бар итәр­гә ча­кы­ра, бу ки­лә­чәк­тә эш­мә­кәр­ләр­гә пен­сия бил­ге­ләү өчен РПФ ор­ган­на­ры­на мө­рә­җә­гать ит­кән­дә проб­ле­ма ки­леп чы­гу­дан сак­лый. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да­гы Пен­сия фон­ды бү­ле­ген­дә 439 эш­мә­кәр тер­кәл­гән. Алар­ның күп­че­ле­ге Пен­сия фон­ды­на ими­ни­ят вз­нос­ла­рын ту­лы­сын­ча тү­ләп ба­ра­лар, ва­кы­тын­да ти­еш­ле мәгъ­лү­мат­лар би­рә­ләр, бу...

Пен­сия фон­ды бү­ле­ге эш­мә­кәр­ләр­не пен­сия за­кон­на­рын үтәү за­рур­лы­гы­на игъ­ти­бар итәр­гә ча­кы­ра, бу ки­лә­чәк­тә эш­мә­кәр­ләр­гә пен­сия бил­ге­ләү өчен РПФ ор­ган­на­ры­на мө­рә­җә­гать ит­кән­дә проб­ле­ма ки­леп чы­гу­дан сак­лый.

Хә­зер­ге­се ва­кыт­та Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да­гы Пен­сия фон­ды бү­ле­ген­дә 439 эш­мә­кәр тер­кәл­гән. Алар­ның күп­че­ле­ге Пен­сия фон­ды­на ими­ни­ят вз­нос­ла­рын ту­лы­сын­ча тү­ләп ба­ра­лар, ва­кы­тын­да ти­еш­ле мәгъ­лү­мат­лар би­рә­ләр, бу исә пен­си­я­не ва­кы­тын­да бил­ге­ләр­гә, ка­бат исәп­ләр­гә һәм ли­це­вой счет­лар­ның то­ры­шы ту­рын­да хә­бәр итәр­гә мөм­кин­лек би­рә.

Кыз­га­ныч­ка кар­шы, кай­бер эш­мә­кәр­ләр вз­нос­лар­ны бил­ге­лән­гән срок­та тү­лә­ми­ләр, бу исә Пен­сия фон­ды ор­ган­на­ры­на мәҗ­бү­ри тәр­тип­тә не­до­им­ка­лар исәп­ләр­гә мәҗ­бүр итә. Эш­мә­кәр­ләр ара­сын­да 179лап ке­ше­нең Пен­сия фон­ды­на бу­рыч­лы бу­луы зур бор­чу ту­ды­ра, тү­ләү­че­ләр­нең бу ка­те­го­ри­я­се исен­дә то­тар­га ти­еш: вз­нос тү­лә­гән оч­рак­та гы­на алар ими­ни­ят ста­жын рас­лый һәм эш­мә­кәр­лек эш­чән­ле­ге чо­ры­на пен­сия бе­лән тәэ­мин ите­лү хо­ку­кы ала ала. Ан­нан ка­ла, ин­ди­ви­ду­аль эш­мә­кәр­ләр та­гын шу­ны да бе­лер­гә ти­еш­ләр: ими­ни­ят вз­нос­ла­ры тү­ләү бе­лән бәй­ле бу­рыч­ла­ры (обя­зан­нос­ти) шу­шы төр эш­чән­лек алып ба­ру һәм та­быш алу фак­ты­на бәй­ле тү­гел. Бу бу­рыч­лар эш­мә­кәр­лек та­нык­лы­гы ал­ган көн­нән туа һәм аны бе­те­рү бе­лән тук­та­ты­ла.

Тү­бән­дә­ге атап үте­лә­се эш­мә­кәр­ләр иң зур бу­рыч­лы шә­хес­ләр. Ка­ра­на­е­ва Тать­я­на, Еро­хин Алек­сандр, Сө­ләй­ма­нов Чул­пан, Ло­ма­но­ва Гөл­нар, Иго­ши­на Аль­би­на, Нә­биул­лин Ил­һам, Ну­рет­ди­нов Са­мат, Сәй­фет­ди­но­ва Ал­су, Ша­ба­е­ва Ва­лен­ти­на - бо­лар без­нең ара­да яшәү­че ке­ше­ләр. Бу­рыч­лар­ның го­му­ми кү­лә­ме 500 мең сум­нан ар­тык, ара­ла­рын­да бу­рыч­ла­ры иң зур бул­ган­на­ры: Әх­мәт­җа­нов Р.Р. - 38,7 мең сум, Ка­ра­на­е­ва Т.В. - 39,6 мең сум, Гу­ба­ев И.Р. - 41,4 мең сум, Еро­хин А.И. - 25,9 мең сум. Ирек­ле рә­веш­тә вз­нос тү­ләү сро­гы чык­са, РПФ ор­ган­на­ры суд прис­тав­ла­ры хез­мә­те­нә ими­ни­ят вз­нос­ла­рын тү­ләт­те­рү ту­рын­да ка­рар, тү­ләү­че­нең мил­ке хи­са­бы­на пе­ня­лар, баш­ка­ру кә­газь­лә­ре җи­бә­рә, мәж­бү­ри рә­веш­тә бу­рыч­лар­ны тү­ләт­те­рү өчен дәгъ­ва­лар рәс­ми­ләш­те­рә. Бу оч­рак­та бу­рыч­лы­дан РПФ-на бул­ган әҗә­те ге­нә тү­гел, тү­ләт­те­ре­лә тор­ган бу­рыч­ның 7 про­цен­тын тәш­кил ит­кән баш­ка­ру җы­е­мы кү­лә­ме дә тү­ләт­те­ре­лә. Тик бу ак­ча фи­зик шә­хес­ләр өчен 500 сум­нан, ә юри­дик шә­хес­ләр өчен 5 мең сум­нан ким тү­гел. Июнь аен­да тра­ди­ци­он "И­ми­ни­ят вз­нос­ла­ры җыю ай­лы­гы" үт­кә­рү план­лаш­ты­ры­ла, аның ба­ры­шын­да РПФ бел­геч­лә­ре һәм прис­тав-баш­ка­ру­чы­лар бу­рыч­лы ке­ше­ләр яны­на бер­гә­ләп ба­ра­чак­лар, ими­ни­ят вз­нос­ла­рын тү­ләт­те­рү өчен әҗәт­ле­ләр­нең мөл­кәт­лә­ре­нә арест са­ла­чак­лар һәм тар­тып ала­чак­лар.

Җәй­ге ял­лар чо­ры җит­те, әҗәт­ле ке­ше­ләр­не чит ил­гә чы­га­ру­ны чик­ләү РПФ-на вз­нос­лар­ны ту­лы­лан­ды­ру­да тәэ­сир­ле ча­ра бу­лып то­ра. Шу­шы ча­ра­ны на­мус­сыз эш­мә­кәр­ләр­гә ка­ра­та кул­ла­ну өчен ма­те­ри­ал­лар суд­ка хә­зер­лә­нә. Исе­гез­дә то­ты­гыз, вз­нос­лар­ны тү­ләү - бу Сез­нең ки­лә­чәк пен­си­я­гез өчен га­ран­тия, шун­лык­тан РФ Пен­сия фон­ды­на ими­ни­ят вз­нос­ла­рын ва­кы­тын­да һәм ту­лы­сын­ча тү­ләр­гә ки­рәк.

Ли­лия ХИ­РА­ҖЕ­ВА,

РПФ бү­ле­ге на­чаль­ни­гы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск ПФР