Быел ялкауларның бәрәңгесе уңган
Сусыз пешерелгән (халык телендә мичкә тәгәрәткән) бәрәңгедән дә тәмлерәк ризык юктыр, - бу хакта аны ашап караучылар белә булыр. Ачык һавада учакта пешкән бәрәңге бер нәрсә, ә менә җирдә - тамырда пешкәне бөтенләй башка. Быел яңачишмәлеләр бәрәңге бакчаларында шундый хәлгә тап булдылар: яшел көчле сабаклы булса да, тамырда ябышкан 6-7...
Сусыз пешерелгән (халык телендә мичкә тәгәрәткән) бәрәңгедән дә тәмлерәк ризык юктыр, - бу хакта аны ашап караучылар белә булыр.
Ачык һавада учакта пешкән бәрәңге бер нәрсә, ә менә җирдә - тамырда пешкәне бөтенләй башка. Быел яңачишмәлеләр бәрәңге бакчаларында шундый хәлгә тап булдылар: яшел көчле сабаклы булса да, тамырда ябышкан 6-7 бәрәңге, анысы да йомшарган. Гомумән, быел гаҗәп хәл: кемдер бәрәңге уңышы мул булды дип мактана, кемнеңдер ул бөтенләй уңмаган. Күрше бакчаларда да бәрәңге уңышының төрле булу сәбәбен ачыклау өчен без районның орлыкчылык инспекциясе начальнигы Рәфис Зиниятуллинга мөрәҗәгать иттек.
- Бәрәңгегә ни булган? Нигә ул тамырында ук кипшенгән?
- Сәбәбе һава шартларына бәйле, майның икенче ункөнлегеннән башлап июнь азагына чаклы Яңа Чишмәдә яңгырлар булмады, көннәр эссе торды. Май башында утыртылган бәрәңгегә башта үсү өчен дым җитсә дә, утап йомшарткач һәм өйгәч (ул исә тагы да корыланды) кайнар туфракта бәрәңге үсеш ала алмый, пешәргә тотынды.
- Быел чүп үләннәре баскан бакчаларда бәрәңге чиста участокларныкыннан мулрак-эрерәк булды.
- Бу мин әйткәнчә: чүп үләннәр җирне томалап, аңа кибәргә юл куймадылар.
- Һава торышы яңачишмәлеләр өчен берүк булды үзе: тик уңыш кына төрлечә, эш ялкауларның бакчаларын начар утауларында яки тырышларның уңышны азрак алуларында гына да түгел.
- Әлбәттә, бәрәңге уңышы күп факторларга бәйле: орлыкка (аларны 3-4 ел саен яңартырга кирәк), җирне хәзерләүгә (аны көздән сукаларга, язын культивацияләргә кирәк). Тагын җирне ял иттерергә дә кирәк: күп еллар бәрәңге үскән кишәрлектә уңыш елдан-ел кими бара.
- Җир ял итсен өчен нинди культуралар чәчеп калдырырга?
- Иң әйбәте люцерна, күп еллык үлән, алар үзләреннән соң күп кенә органик матдәләр калдыралар, горчица яки арыш чәчү дә файдалы. Язын чәчеп, көзгә сукалатсаң, киләсе елга бәрәңге уңышы мул буласына өмет бар.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев