Бәйрәм хөрмәтенә концертта
30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, РМЙ каршындагы мәйданда бәйрәм хөрмәтенә концерт оештырылды. Кич бераз салкынча һәм болытлы булуга карамастан, мәйданга олысы да, кечесе дә җыелган, һәммәсенең кәефләре күтәренке иде. Яңачишмәлеләр алдында Яңа Чишмә мәдәният бүлеге, Ленино, Яңа Иванаево, Чуаш Чабаксары, Черемухово, Архангел Бистәләреннән артистлар чыгыш ясадылар. Чуаш, татар, урыс телләрендә...
30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, РМЙ каршындагы мәйданда бәйрәм хөрмәтенә концерт оештырылды. Кич бераз салкынча һәм болытлы булуга карамастан, мәйданга олысы да, кечесе дә җыелган, һәммәсенең кәефләре күтәренке иде. Яңачишмәлеләр алдында Яңа Чишмә мәдәният бүлеге, Ленино, Яңа Иванаево, Чуаш Чабаксары, Черемухово, Архангел Бистәләреннән артистлар чыгыш ясадылар. Чуаш, татар, урыс телләрендә "Сурекэ", "Илем", "Зажигай", "Рябинушка", "Архангельская краса" ансамбльләре башкаруында районда һәм Татарстанда яшәүче халык җырлары яңгырады. Ильназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар, Владимир Охотников һәм Сергей Моляков, Гөлназ Насыйрова, Юрий Киселев, Наталья Таротина, Юлия Сәйфуллина үзләренең җырлары белән тамашачыларны сөендерделәр.
Район халкын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов котлады һәм Чуаш Чабаксарыннан күп балалы Наталья Маклаковага "Ана даны" медале тапшырды. Медальне тантаналы шартларда тапшыруны бәйрәмгә махсус туры китергәннәр. Артистлар кешеләрне ихластан сөендерергә тырыштылар, сценарий бик кызыклы һәм бай иде. Соңрак яңгыр башлануга карамастан, таралучы булмады, бар да рәхәтләнеп концерт карады. Бигрәк тә балаларга рәхәт иде: йөгерделәр, сикерделәр, уйнадылар, шунда ук сатылучы татлы мамык белән сыйландылар. Тамак ялгап алырга теләүчеләргә кайнар камыр ризыклары, татлы эчемлекләр сату оештырылган, шашлык хәзерләнгән мангаллар тирәсенә дә өстәлләр куелган иде. Тантана хөрмәтенә төсле салют залпы яңгырады. Концерт беткәч, кичке 10 да яшьләр өчен дискотека бәйрәмне дәвам иттерде.
Рәсемдә: Ринат Фәсахов белән Н. Маклакова
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев