Бәйрәм киң колач алды
Казанда үткән бәйрәм төзелеш кебек киң колач алды. Казанның үзәк мәйданында зур бәйрәм - Төзүчеләр көне билгеләп үтелде. Алдан фаразланганча, республика әһәмиятендәге бүләкләргә һәм хөрмәтләүгә, нигездә, Казанда Универсиада объектлары төзелешенә зур өлеш керткән төзүчеләр лаек булды.
Бәйрәмдә безнең район төзүчеләрен дә хөрмәтләделәр. ТРның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының рәхмәт хатлары ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектлары төзелешенә шәхси өлеш керткән һәм намуслы хезмәтләре өчен башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Мәхмүт Гомәровка, Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, РҮХ баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Рәфис Закиров, МУП УК инженер-техник Ләйсән Исмәгыйлева, "Стройсервис" ЯАҖ балта остасы Вәсил Латыйпов, "Стройсервис" ЯАҖ штукатур-буяучылары Марина Наумова белән Венера Павлова, "Чишмә-сервис" ҖЧҖ директоры Шәүкәт Сабиров, БЯСМ тренеры Сергей Финогентов һәм Тубылгы Тау АҖ башлыгы Фәрит Фәттаховка тапшырылды. Бүләкләрне ТР министрының төзелеш буенча урынбасары Юрий Аляшев тапшырды.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен мәдәни-күңел ачу чаралары бизәде. Төзүчеләр делегациясен артистлар труппасы озата барды, аның составына районда танылган артистлар: Ирина Слимова, Зинаида Кондеева, Илсөяр Дәүләтшина, Гөлназ Насыйрова, Гөлүсә Сөнгатуллина, "Архангельская краса" халык ансамбле (җитәкчесе Наталья Таротина) керде.
Бәйрәмне алып баручылар яңачишмәлеләрнең оешканлыгын билгеләп үттеләр. "Бүләкләү церемониясе һәм сезнең катнашуыгызда концерт югары дәрәҗәдә үтте", - диделәр алар. Төп мәйданда, Әлки, Алексеевск һәм Балык Бистәсе "йортлары" белән берләштерелгән Яңа Чишмә районы ихатасында зур бәйрәм тантанасы алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аны алда әйтеп үтелгән муниципаль район башлыклары каршы алды.
Барлыкка китерү (төзү) - төзүчеләр һөнәре: алар эшли дә, бәйрәм дә итә беләләр. Әлеге чарада төзү техникасы һәм материалларыннан ясалган байтак кына кызыклы һәм мавыктыргыч нәрсәләр бар иде, алар ярдәмендә шушы һөнәр ияләре үзләренең осталыкларын һәм оригинальлекләрен күрсәттеләр. Монда без трактор-төягечләрнең матур биюен һәм экскаваторчының ювелир эшен - экскаватор чүмече белән бокалдагы йомырканы ватуны һәм чүмечкә җайлаштырып куелган баскетбол кәрзинен (теләге булган һәр кеше аңа туп ыргыта ала иде) күрделәр. Боларның барысын да үз күзләрең белән күрер өчен вакыт та кызганыч түгел иде.
Зур бәйрәм һавага төрле төстәге шарлар очыру белән төгәлләнде. Ә кичен казанлылар һәм башкала кунаклары өчен зур концерт булды.
Казанда үткән бәйрәм чарасын чагылдырган башка рәсемнәрне novoshishminsk.ru сайтыннан карый аласыз.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев