Бәйрәм көннәре дәвам итте
3 октябрьдә Мәдәният йортында Өлкәннәргә карата ихтирам һәм игелек көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Лариса ФЕДОРОВА фоторепортажы
Авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Елена Корнева, өлкән поп, иерей Илья Головкин, Росреестр бүлеге начальнигы Галина Скокова өлкәннәргә котлау сүзләре ирештерделәр. "Игелек телефоны" акциясе кысаларында пенсионер А.И. Демахинага һәм җирле полиция бүлекчәсеннән А.Е. Труновка кәрәзле телефон бүләк ителде.
Бу көнне өлкән кешеләрнең һәммәсенә азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды. Аннан алар өчен матур җырлар, шигырьләр, җирле "Рябинушка" ансамбле башкаруында урыс халык җырлары, Леонид Ерофеев башкаруында әниләр турындагы җырлар яңгырады, нәниләр Карина белән Марина күңелле, шаян җырлары белән өлкәннәрне дәртләндерделәр. Беренче мәртәбә Черемухово МЙ сәхнәсендә Яңа Чишмәдән "Селяночка" ансамбле (беренче рәсемдә) чыгыш ясады. Аның репертуарында борынгы моңлы җырлар иде, шуңадыр әбиләр, бабайлар аларны яратып тыңладылар.
4 октябрьдә исә Яңа Чишмә авылындагы өлкәннәрне "Селяночка", Чаллы Башыннан "Талир тәңкә", Тубылгы Таудан "Ак калфак" ансамбльләре котлады. Концерт бик матур, жанрларга бай иде. Бер генә чыгыш та алкышларсыз узмады. Чарага йөзгә якын кеше (2 нче рәсем) килгән иде. Мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Маланчева, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов, җирле пенсионерлар бүлегеннән А.А. Скоков һәм А.Н. Козлова өлкәннәрне сәламләп, котлау сүзләрен җиткерделәр.
Шул ук көнне Екатерина Бистәсендә яшәүче А.П. Соснина "игелек телефоны" алды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлектән кәрәзле телефонны аңа бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева тапшырды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев