Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Бюджет тулылана

Пән­җе­шәм­бе көн­не ра­йон Со­ве­ты би­на­сы­ның уты­рыш­лар за­лын­да авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры, бух­гал­тер­ла­ры, Со­вет һәм баш­кар­ма ко­ми­тет бү­лек­лә­ре җи­тәк­че­лә­ре, мәк­тәп ди­рек­тор­ла­ры, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры мө­дир­лә­ре, ком­му­наль предп­ри­я­ти­е­ләр җи­тәк­че­лә­ре бе­лән 2013 ел­ның I яр­ты­ел­лы­гын­да фи­нанс-ху­җа­лык эш­чән­ле­ге­нә йом­гак ясау бу­ен­ча ки­ңәш­мә бу­лып үт­те. Ки­ңәш­мә­не ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов алып бар­ды.

Ки­ңәш­мә баш­лан­ган­чы ра­йон баш­лы­гы Пет­ро­па­вел һәм Ту­был­гы Тау авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры Свет­ла­на Дво­рец­кая бе­лән Фә­рит Фәт­та­хов­ны үт­кән ту­ган көн­нә­ре бе­лән кот­лап, алар­га бү­ләк­ләр тап­шыр­ды.

Ра­йон баш­лы­гы Ак­бү­ре АҖ сек­ре­та­ре Ру­за­лия Мо­тый­гул­ли­на­ны, Әдәм­сә АҖ-дән Лю­бовь Ко­то­ва, Ча­бак­сар АҖ-дән На­талья Ер­мо­ла­е­ва һәм Шах­май­дан Гөл­наз Ну­рул­ли­на­ны элект­рон ху­җа­лык ке­нә­гә­се ту­ты­ру бу­ен­ча опе­ра­тив эш ит­кән­нә­ре өчен пре­мия бе­лән бү­ләк­ләү ту­рын­да хә­бәр ит­те.

Му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның оеш­ты­ру бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Аль­би­на Әх­мәт­җа­но­ва уз­ган ки­ңәш­мә­дә бер­кет­мә­гә тер­кәл­гән эш­ләр­нең үтә­ле­ше һәм авыл җир­лек­лә­ре сайт­ла­ры­ның эше ту­рын­да мәгъ­лү­мат бир­де. Са­на­гыч­ла­ры бул­ма­ган йорт­лар­да сал­кын су кул­лан­ган өчен тү­ләү ар­ту­ын ишет­кән ха­лык су исәп­лә­геч при­бор куй­дыр­тыр­га ты­ры­ша, көн са­ен ра­йон­да 190-200ләп са­на­гыч ку­е­ла, дип бил­ге­ләп үтел­де. Авыл җир­лек­лә­ре сайт­ла­рын­да эш­ләү бу­ен­ча Пет­ро­па­вел һәм Ар­хан­гел АҖ - ал­да, Ека­те­ри­на бе­лән Бу­ре­вест­ник АҖ бу эш­тә ка­лы­ша­лар.

Фи­нанс-бюд­жет па­ла­та­сы рә­и­се Люд­ми­ла За­ва­ли­ши­на яр­ты ел­да ке­рем­нәр һәм чы­гым­нар бу­ен­ча ра­йон һәм авыл җир­лек­лә­ре бюд­жет­ла­ры­ның үтә­ле­ше ту­рын­да­гы мәгъ­лү­мат бе­лән чы­гыш яса­ды. Бе­рен­че яр­ты ел­да ра­йон­ның ке­рем­нәр бу­ен­ча бер­ләш­те­рел­гән бюд­же­ты 219,2 мил­ли­он сум тәш­кил ит­кән (ел­лык план - 331 млн), үтә­леш - 66 про­цент. Са­лым һәм са­лым­ны­кы бул­ма­ган ке­рем­нәр пла­ны 53 про­цент­ка үтәл­гән. Ра­йон­ның бер­ләш­те­рел­гән бюд­же­ты­на үз­ке­рем­нәр ке­рү пла­ны 53 про­цент­ка үтәл­гән, ул 19,2 млн. сум­га (33 про­цент­ка) арт­кан. Фи­зик зат­лар­ның ке­рем­нә­рен­нән са­лым җыю арт­кан. Үз­ке­рем­нәр­не кер­тү­нең иң күп өле­ше "Та­тарс­тан" (3 про­цент), "Ку­лон" (2,5) аг­ро­фир­ма­ла­ры­на, "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ­гә (1) ту­ры ки­лә.

Үз­ке­рем­нә­рен кер­тү бу­ен­ча авыл җир­лек­лә­ре бюд­же­ты тә­га­ен­лән­гән ел­лык за­да­ни­е­гә ка­ра­та 51 про­цент­ка үтәл­гән. 15 авыл җир­ле­ге­нең 9сы план­ны үтә­гән, бо­лар: Ар­хан­гел, Ека­те­ри­на, Зи­рек­ле, Крас­ный Ок­тябрь, Ле­ни­но, Пет­ро­па­вел, Ту­был­гы Тау, Әдәм­сә һәм Че­ре­му­хо­во. Ра­йон­ның бер­ләш­те­рел­гән бюд­жет чы­гым­на­ры тә­га­ен­лән­гән ел­лык план­га ка­ра­та 55 про­цент кү­лә­мен­дә үтәл­гән. Му­ни­ци­паль ра­йон бюд­же­ты­ның чы­гым­нар өле­ше 63 про­цент­ка үтәл­гән. Агым­да­гы чы­гым­нар пла­ны 127 про­цент­ка үтәл­гән. Яр­ты ел­да авыл җир­лек­лә­ре бюд­же­ты­ның чы­гым­нар өле­ше - 49 про­цент­ка, ә агым­да­гы чы­гым­нар пла­ны 98 про­цент­ка үтәл­гән. Яңа Чиш­мә һәм Че­ре­му­хо­во АҖ бу­ен­ча чы­гым­нар бу­ен­ча үтә­леш тү­бән. Фи­зик зат­лар­дан ке­рем­нәр­гә ка­рап алы­на тор­ган са­лым­нар­ны җы­ю­да йом­шак эш­лә­гән­нә­ре өчен Че­ре­му­хо­во һәм Ар­хан­гел АҖ тән­кыйть уты­на то­тыл­ды­лар. Мон­да план ни­ба­ры 2-3 про­цент­ка гы­на үтәл­гән, ә ра­йон бу­ен­ча ул 21 про­цент­ка үтәл­гән.

Җир са­лым­на­рын җыю ел­лык план­га ка­ра­та 46 про­цент тәш­кил итә. Әле­ге мәсь­ә­лә бу­ен­ча Бу­ре­вест­ник (22), Шах­май (23) һәм Ар­хан­гел (26 про­цент) АҖ сүл­пән эш­ли­ләр. Җир са­лы­мы бу­ен­ча не­до­им­ка арт­кан. Чы­гыш­лар­да шу­лай ук бюд­жет оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре­нең хез­мәт хак­ла­ры мәсь­ә­лә­лә­ре­нә дә ка­гы­лып үт­те­ләр.

Фи­нанс-бюд­жет Па­ла­та­сын­да әй­дәп ба­ру­чы бел­геч Оль­га Пь­ян­зи­на үз чы­гы­шын­да бюд­жет оеш­ма­ла­рын­да энер­гия чы­гым­на­ры­на ана­лиз яса­ды. 2012 ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да электр энер­ги­я­се һәм газ ар­тык кул­ла­ныл­ган.

Җир һәм ми­лек мө­нә­сә­бәт­лә­ре Па­ла­та­сы­ның эше ту­рын­да­гы мәгъ­лү­мат бе­лән аның рә­и­се На­талья Гор­де­е­ва чы­гыш яса­ды. Ра­йон­да хо­су­сый­лаш­ты­рыл­ма­ган 154 то­рак би­на бар әле, шу­ның 98е - күп фа­тир­лы йорт­лар­да, ә 56 сы - ае­рым йорт­лар­да. Алар бу­ен­ча фо­то­рә­сем­нәр күр­сә­тел­де, ан­нан фа­тир­лар­ның нин­ди хәл­дә бу­луы ях­шы кү­ре­нә. Ан­да яшәү­че­ләр­нең күп­че­ле­ге йорт­ла­рын хо­су­сый­лаш­ты­рыр­га те­лә­ми­ләр, буш фа­тир­лар да бар.

Ки­ңәш­мә­дә Ека­те­ри­на АҖ бух­гал­те­ры Ека­те­ри­на Фи­на­ген­то­ва­ның хез­мәт ре­сурс­ла­ры ба­лан­сы һәм са­лым тү­ләү­лә­рен кер­тү мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча чы­гы­шы тың­лан­ды. Үз­ке­рем­нәр аз ке­рү, яңа эш урын­на­рын җи­тәр­лек бул­дыр­мау сә­бәп­ле, аның эше тән­кыйть уты­на то­тыл­ды.

Мә­га­риф бү­ле­ге мө­ди­ре Алек­сандр Еронть­ев һәм мә­дә­ни­ят бү­ле­ге мө­ди­ре Тать­я­на Ма­лан­че­валарның 2013-2014 ел­лар­да кыш­кы шарт­лар­да әле­ге уч­реж­де­ни­е­ләр­нең әзер­ле­ге бу­ен­ча ин­фор­ма­ци­я­лә­ре тың­лан­ды.

Ки­ңәш­мә­дә шу­лай ук то­рак пункт­лар­ны тө­зек­лән­де­рү, ха­лык өчен тер­лек азы­гы хә­зер­ләү, ха­лык­тан алын­ган сөт сый­фа­ты, юл­лар­ны то­ту, уңыш урып-җы­ю­да яр­дәм, "Мәк­тәп­кә җы­е­ныр­га яр­дәм ит!" ак­ци­я­сен­дә кат­на­шу­га ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр дә ка­рал­ды.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев