Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Чын укытучы шундый була

16 ноябрьдә 90 яшен тутыручы Зоя Ивановна Садыйкова авылыбызның ямьле Кичү буенда җыйнак, матур, гөлбакчага күмелеп утыручы, безнең халык әйтмешли, “курчак” кебек өендә гомер итә. Бу өй яшь укытучылар гаиләсе – Вәлиәхмәт белән Зояның үз көчләре белән салып кергән, 5 бала тәрбияләп үстергән нигезләре.


 Бу өйгә килүче һәркемне җитез хәрәкәтләре, еллар шаукымына бирелмәгән чиста тавышы, ачык йөзе белән каршы алучы Зоя апаның исеме һәркемгә таныш: олысына да, кечесенә дә. Чөнки ул - укытучы.
Зоя Ивановна авылыбыз мәктәбенә 1950 елның 15 августында килә һәм 1968 елга  - олы уллары мәктәпне бетергәнчегә кадәр эшли. География укытучысы белгечлеге булса да, аны Зирекле урта мәктәбенә килү белән математика укытырга билгелиләр. Зоя Ивановна югалып калмый, партия кушкач, җиң сызганып эшкә керешә. Аның яңа укыту алымнары нәтиҗәсендә өлгермәүче укучылар да укуга тартылалар. Ачык дәресләр Зоя Ивановна сыйныфларында үтә. Ул зур педагогик тәҗрибә туплап, аны гомумиләштерүгә һәм укыту процессына кертүгә зур әһәмият бирә, мәктәптә системалы рәвештә күргәзмәләр оештырыла. Ул үз эшенең остасына, тынгысыз җәмәгать эшлеклесенә әверелә, класстан тыш зур эш алып бара: олимпиадалар, факультатив укулар үткәрә. “Яшь химик” түгәрәге оештырылгач, анда тәрбияләнүчеләр район һәм республика олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясыйлар. Күпләр химия-технология институты һәм Казан дәүләт университетының химия факультетында укуларын дәвам иттерәләр. Зоя Ивановна укучыларының 47 % ы “4” һәм “5” билгеләренә генә өлгерә. “Иң мөһиме – кешеләргә белем бирү” принцибы белән эшләүче һәм яшәүче Зоя Ивановна Татарстан укытучыларының 4нче һәм 5нче съездына делегат итеп сайлана. 1967 елда “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнә, 1975 елда “Татарстан АССРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Балаларга укуда дөрес юнәлеш бирүе һәм җылы мөнәсәбәте аркасында, аның укучылары буыннан-буынга үз балаларына Зоя апаның дәресләре, мәктәп тормышындагы аның белән булган хәтер-хатирәләре турында сөйлиләр. “Көн саен ниндидер кызыклы яңалыгы, мавыктыргыч дәресе белән Зоя Ивановна үзенә тартып тора иде, аның дәресләрен көтеп ала идек. Сабырлыгы, мәрхәмәтлелеге белән күңелләребезне яулап ала белде ул”, - дип сөйлиләр аның укучылары.
1991 елда Зоя Ивановна авылыбызга, балаларын үстергән нигезенә кайтып төпләнә. Пенсиядә булуга карамастан, һөнәренә тугры калып, яңадан 1996 елга кадәр мәктәбебездә химия, биология фәннәрен укыта. Балалары ярдәмендә өйне ныгыталар, матурайталар, уңган биолог –Зоя Ивановна йорт  тирәсен җимеш куаклары, гөлләр белән  ямьләндерә.
Мәктәп укучылары, авыл җитәкчелеге, ветераннар һәм хатын-кызлар Советыннан  Зоя апаның һәрдаим хәлен белеп торалар. Ул мәктәптә һәм  музейда оештырылган чараларда бик теләп катнаша, киңәшләре, күтәренке кәефе белән һәрвакыт үрнәк булып тора.
Картаймагыз, Зоя Ивановна, юбилеегыз белән!
Зирекле музее хезмәткәрләре әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X