Һәрчак безгә кирәкле, җылы сүзләре белән юатучы, киңәшләре белән ярдәм итүче кеше кем ул? Әлбәттә, дәү әни. Минем дә шундый кадерле һәм якын дәү әнием бар. Ул бүген Шахмай авылында яши. Әтиемнең әнисе - Хамадиева Флера Хасыйб кызын тирә-якта белмәгән кеше юктыр.
Минем дәү әнием озак еллар мәктәптә укытучы булып эшли. Ул математика дәресләрен алып бара.Үзенең укучыларына иң авыр фәнне төшендерә. Бик күп көч һәм тырышлык куя. Шуңа күрә хезмәттәшләре һәм укучылары аны бүген дә хөрмәт итә. Бәйрәмнәрдә онытмыйлар, дәү әниемә чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр. Ул инде лаеклы ялда. Шулай да, ярдәм сорап килгән укучыларына әле дә булышырга тырыша.
Мин аны бик яратам. Безне ул һәрчак ачык чырай белән каршы ала. Чиста, пөхтә дәү әнием кайчан карама, ап-ак яулыктан. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем һәм ягымлы. Без кайткан вакытка аның телеңне йотардай ризыклары әзер булып тора. Дәү әнием пешергән чәкчәкне, өчпочмак, кыстыбыйларны, бәлешләрне бик яратып ашыйбыз. Кунакларга гына куела торган чәкчәкне тик ул гына шулай оста итеп пешерә белә.
Дәү әнием мине дә күп эшләрне башкарырга өйрәтә. Өйдә, бакчада, йорт тирәсендә мин аның белән булырга яратам. Абзар тулы кош-кортларны бергә карыйбыз. Бакчада үсеп утыручы аллы-гөлле чәчәкләргә икәү су сибәбез. Дәү әнием укуымда да ярдәм итә миңа. Билгеләрем белән һәрвакыт кызыксынып тора. Математикадан өстәмә биремнәр биреп, мине тикшереп тә ала.
Шәһәрдән дәү әниемне сагынып кайтам мин. Олыгаеп барса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Мин аның оныгы булуым белән чиксез горурланам. Дәү әнием янында яшәү рәхәт тә, күңелле дә. Шуңа күрә киләчәктә аңа исәнлек-саулык телисем килә. Өйнең түрен балкытып, елмаеп һәм көлеп, безнең уңышларга сөенеп, озак итеп яшәсен иде ул.
Менә шундый дәү әнием булганга, мин бик тә бәхетле!
Хамадиева Илсинә,
Казан шәһәре 16 нчы гимназиянең
3 нче сыйныф укучысы
Нет комментариев