15 апрельдә Акбүредә яшәүче Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага 95 яшь тулды. Ул көне буе туганнарыннан һәм якыннарыннан, авылдашларыннан котлаулар кабул иткән. Олы яшьтәге Әдия әбине җирле һәм район власте вәкилләре дә котлаган.
Әдия әби үзенең әти-әнисен бик яшьли югалта һәм 5 яшеннән өлкән яшьтәге әби-бабасы аның гаиләсе була. Әлбәттә инде, алар аны яратып, бар эшкә өйрәтеп үстерәләр. Кыз ярдәмчел һәм эш сөючән булып үсә. Сугыш башлана, Яңа Ибрайдан аны үзенең дус кызлары белән бергә Горький шәһәренә эшкә алалар. Ул анда хәрби заводта, аннары госпитальдә санитарка (анда тагы да кыен була) булып эшли. Күпме кан һәм чит кеше авыруы күрүе хакында Әдия әби тулы бер китап яза алыр иде. Сугыштан соң бер ел узгач, ул өенә кайта. Озак вакыт үтмәстән ул сугыштан кайткан Закир Шәйхетдиновка кияүгә чыга һәм Акбүрегә яшәргә күченә.
Сигез бала тудыруына да карамастан, аңа әле агач хәзерләүдә, колхозда күп эшләргә туры килгән. Кыскасы, кайда кыенрак, кайда карусыз кеше, оста куллар кирәк, колхоз рәисе Әдияне шунда җибәргән.
- Мин эштән баш тарта алмадым, чөнки миңа гаиләне ашатырга кирәк иде. Закир да, әлбәттә, булдыра алганча булышты, аяксыз хәлдә (сугышта калдырып кайткан) зур гаиләне алып баруы аңа авыр иде, - дип сөйли Әдия әби. - Эш эш белән инде, тик минем өчен иң мөһиме - ул гаиләм. Әгәр гаиләдә ни дә булса җитешмәсә, мин бу ачы тойгыны тәмлерәк ризык белән "бастыра" идем, мәк белән бөккәннәр, коймак пешерергә тырыштым.
Еракта калган әлеге авыр елларны Шәйхетдиновларның кече улы Сәлим, әлбәттә инде, хәтерләми. Ул сугыштан соң 20 ел вакыт узганнан соң туган бала, ул елларда аннан өлкәнрәк абый-апалары әти-әнисенең ярдәмчеләре булган. Үз бала чагын ул болай дип искә ала:
- Әти безгә карата бик таләпчән кеше иде, ә әни безне бик яратты, без әтинең әлеге кырыс тәрбиясенә үпкәләмәсен һәм бәхетле булсын өчен, барысын да эшләде, безне мичтә пешергән ризыклар белән сыйлады.
Сүзгә Сәлимнең хатыны Рәфисә дә кушылды:
- Мин бу гаиләдә 27 ел яшим һәм каенатамны бик яхшы беләм, ул киң күңелле кеше иде, аның шушы хәлендә балаларда үз кыланышлары һәм эшләре өчен ничек җаваплылык хисе тәрбияләүнең башка юлын белмәгәнгә ул аларга кырыс булып күренгән. Ә әни мәхәббәте гаиләне яшәтә алган, шуңа да бүгенге көндә ул барысының да - балалары , киленнәре, кияүләре, оныклары һәм оныкчыкларының җылы карашын тоеп яши. Безнең улыбыз - ун яшьлек оныгы Рәсүл әбисе белән сәгатьләр буе сөйләшеп утыра ала, бергәләп өстәл уеннары да уйныйлар, үткәннәр турында сораштыра. Закир бабасын да искә алалар, хәер, аның бакыйлыкка күчүенә дә 6 ел булды инде, - ди ул.
- Безнең балалар бик бәхетле, чөнки әби-бабай янәшәсендә яшәп, алар тормышның кадерен белергә, ярдәмчел һәм эш сөяргә өйрәнеп үстеләр. Алисәгә әбисе ышанычлы дус, ә Айнурга көнкүрештә алыштыргысыз ярдәмче булды. Алар хәзер Яр Чаллыда яшиләр һәм эшлиләр, авылга бик еш кайталар, - диләр төп йортта яшәүче Сәлим белән Рәфисә.
Юбилей көнендә Әдия әби өчен иң зур бүләк - күп санлы туганнары һәм якыннарының очрашуы.
Лариса Федорова
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев