Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Дуңгыз балалары җитмәде дә

Шим­бә көн­не ра­йон үзә­ген­дә авыл ху­җа­лы­гын­да җи­теш­те­рел­гән (шәх­си ху­җа­лык­лар­да, авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­рын­да) про­дук­ция са­тыл­ды. Ев­ге­ний СТА­РОВ Яр­мин­кә сә­гать 8дә баш­ла­ныр­га ти­еш иде, күп­ләр, дуң­гыз ба­ла­ла­ры алыр­га дип, кап­чык­лар то­тып ир­тә­рәк тә җы­ел­ды. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, өй­лә­ре­нә буш кул бе­лән кай­ту­чы­лар да бай­так бул­ды. Са­тар­га ни­ба­ры 7 баш дуң­гыз ба­ла­сы алып кил­гән­нәр,...

Шим­бә көн­не ра­йон үзә­ген­дә авыл ху­җа­лы­гын­да җи­теш­те­рел­гән (шәх­си ху­җа­лык­лар­да, авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­рын­да) про­дук­ция са­тыл­ды.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Яр­мин­кә сә­гать 8дә баш­ла­ныр­га ти­еш иде, күп­ләр, дуң­гыз ба­ла­ла­ры алыр­га дип, кап­чык­лар то­тып ир­тә­рәк тә җы­ел­ды. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, өй­лә­ре­нә буш кул бе­лән кай­ту­чы­лар да бай­так бул­ды. Са­тар­га ни­ба­ры 7 баш дуң­гыз ба­ла­сы алып кил­гән­нәр, ала­ры да би­я­ләй хәт­ле ге­нә иде. Ма­ши­на­ны бер миз­гел­дә ура­тып алып, са­нау­лы се­кунд­та дуң­гыз ба­ла­ла­рын алып та бе­тер­де­ләр. Яңа­чиш­мә­ле­ләр Пас­ха­га җи­теш­те­рү­че­дән ар­зан­рак бә­я­гә кү­кәй алыр­га те­лә­сә­ләр дә, бу төр про­дук­ция са­ту­да юк иде. Шу­лай да баш­ка төр тук­ла­ну ри­зык­ла­ры бай­так бул­ды. КМС за­во­ды һәм Ак­бү­ре, Крас­ный Ок­тябрь, Бу­ре­вест­ник, Яңа Чиш­мә, Әдәм­сә авыл җир­лек­лә­рен­нән алып кил­гән сөт ри­зык­ла­ры­ның ас­сор­ти­мен­ты бай иде. За­вод сөт ке­нә тү­гел, ха­лык­та күп со­ра­ла тор­ган ак май, төр­ле йо­гурт­лар, сыр­лар бе­лән са­ту ит­те. За­вод про­дук­ция сат­кан һәр җир­дә чи­рат зур бул­ды, про­дук­ци­я­гә их­ты­яҗ да зур иде. Бу көн­не 300 ки­лог­рамм­нан ар­тык ак май, 100 литр­дан ар­тык сөт, 150 ки­лог­рамм­нан ар­тык баш­ка сөт­че­лек про­дук­ци­я­се са­тыл­ды. Ит­не дә сай­лау мөм­кин­ле­ге зур иде: дуң­гыз ите ки­лог­рам­мы 180 сум­нан, сы­ер ите - 200-240 сум­нан са­тыл­ды. Са­тыл­ган ит 1 тон­на да 700 ки­лог­рамм бул­ган. "Ка­рат" ко­о­пе­ра­ти­вы бай ас­сор­ти­мент­та кол­ба­са са­ту­ны оеш­тыр­ды, со­сис­ка­ны күп ал­дыл­ар, сыр, ак май да сат­ты­лар. Эш­мә­кәр Фә­рит Кур­ма­ев та яр­мин­кә­не кү­тәр­де: та­вык ите­нең нин­дие ге­нә юк иде, пеш­кән ка­мыр ри­зык­ла­ры да са­ту­га чы­га­рыл­ды. Са­ту­да кип­кән җи­ләк-җи­меш, чик­лә­век, яшел­чә, җи­ләк-җи­меш бай­так иде. Бер­ни­чә җир­дә бал сат­ты­лар, өч литр­лы бан­ка­сы 1200 сум то­ра. Яр­мин­кә­дә ик­мәк-кү­мәч әй­бер­ләр­е дә са­тып алыр­га мөм­кин бул­ды. Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­се мәк­тәп яны учас­то­гын­да үс­те­рел­гән яшел­чә­ләр һәм хез­мәт дә­рес­лә­рен­дә ба­ла­лар яса­ган ук­лау­лар, кух­ня өчен ки­рәк­ле вак-тө­як так­та­лар сат­ты.

Баш­кортс­тан­нан яр­мин­кә­гә ит то­кым­лы бо­зау­лар алып кил­гән­нәр, тик күп­ләр­не аның бә­я­се кур­кыт­ты: бер ба­шы 14 мең 500 сум то­ра. Бөр­тек алу­чы си­рәк бул­ды. Су­ган ор­лы­гын 130 сум­нан алыр­га мөм­кин иде. 180 сум­нан яшь та­вык­лар сат­ты­лар. Яр­мин­кә 4 сә­гать­кә су­зыл­ды, шул ва­кыт дә­ва­мын­да са­тып алу­чы­лар­ны һәм са­ту­чы­лар­ны урыс, та­тар, чу­аш җыр­ла­ры җы­лыт­ты. Мә­дә­ни­ят бү­ле­ге әзер­лә­гән кон­церт прог­рам­ма­сы бик кы­зык­лы иде. Бу көн­не яр­мин­кә­дә 30 эш­мә­кәр һәм шәх­си ху­җа са­ту ит­те, алар бер­гә­ләп ха­лык­ка 610 мең сум­лык про­дук­ция сат­ты­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X