Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Экипаж – үзе бер гаилә

    26 но­ябрь­дә Красный Октябрь поселогыннан Николай Еро­хин "Сә­мум" ко­раб­лен­дә хез­мә­тен тә­мам­лап өе­нә кайт­ты, икен­че көн­не үк ул әни­се Свет­ла­на Ми­хай­лов­на бе­лән бер­гә­ләп Әни­ләр кө­не­нә ба­гыш­лан­ган "Чын кү­ңел­дән" дип атал­ган ки­чә­гә кил­де. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та "Сә­мум"­да яз­гы ча­кы­рылыш­тан та­гын 4 егет кал­ган, көз­ге ча­кы­ры­лыш ту­лы­сын­ча де­мо­би­ли­за­ци­я­лән­гән һәм ра­йон­га әй­лә­неп кайт­кан. -Ко­рабль эки­па­жы...

    26 но­ябрь­дә Красный Октябрь поселогыннан Николай Еро­хин "Сә­мум" ко­раб­лен­дә хез­мә­тен тә­мам­лап өе­нә кайт­ты, икен­че көн­не үк ул әни­се Свет­ла­на Ми­хай­лов­на бе­лән бер­гә­ләп Әни­ләр кө­не­нә ба­гыш­лан­ган "Чын кү­ңел­дән" дип атал­ган ки­чә­гә кил­де.

    Хә­зер­ге­се ва­кыт­та "Сә­мум"­да яз­гы ча­кы­рылыш­тан та­гын 4 егет кал­ган, көз­ге ча­кы­ры­лыш ту­лы­сын­ча де­мо­би­ли­за­ци­я­лән­гән һәм ра­йон­га әй­лә­неп кайт­кан.

    -Ко­рабль эки­па­жы бер га­и­лә ке­бек, - ди хез­мә­те ту­рын­да сөй­лә­гән­дә Ар­тур, ко­ман­дир­лар, ме­ха­ник­лар бик әй­бәт. Хез­мәт­нең үт­кә­нен сиз­мә­дем дә. Без диң­гез­гә чык­тык, Ка­ра Диң­гез фло­ты­ның ту­ган кө­нен бәй­рәм итү­дә кат­наш­тык. Хез­мәт итүе кү­ңел­ле, өс­тә­ве­нә янә­шә­дә үз ип­тәш­лә­ре­без дә бул­ды,- ди сол­дат. - Дөнья кү­реп кайт­ты, мо­ңар­чы әл­лә кая ба­ра ал­га­ны да юк иде. Ок­тябрь­дә 18 яшен ту­тыр­ды, бер ай­дан 118 нче ҺУ да укы­ган җи­рен­нән (1 курс) ар­ми­я­гә ал­ды­лар. Без, әти-әни­ләр, ра­йон де­ле­га­ци­я­се сос­та­вын­да ян­на­ры­на да ба­рып кайт­тык, хез­мәт итү шарт­ла­ры­ның әй­бәт бу­лу­ын үз күз­лә­ре­без бе­лән күр­дек. Улы­быз ко­рабль ко­ман­ди­ры бир­гән әй­бәт ха­рак­те­рис­ти­ка, рәх­мәт хат­ла­ры бе­лән кайт­ты. Хә­зер учи­ли­ще­да эре­теп ябыш­ты­ру­чы - шо­фер һө­нә­ре­нә уку­ын дә­вам итә­чәк, - ди­де Свет­ла­на Ми­хай­лов­на.

    15 декабрьдә тагын дүрт якташыбыз - Денисов Денис, Косов Денис, Мишкин Артем һәм Нуруллин Райнур «Сәмум»га хезмәт итәргә китәчәк.

    Ольга Иванова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: