Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Электрчылар колак салмаган

4 сен­тябрь­дә ир­тән­ге 9 сә­гать 11 ми­нут­та Яңа Чиш­мә ра­йо­ны­ның ЕДДС-га ра­йон Со­ве­ты ап­па­ра­ты җи­тәк­че­сен­нән ра­йон үзә­ген­нән Ека­те­ри­на Бис­тә­се ягы­на та­ба 6 км ерак­лык­та мик­ро­ав­то­бус һәм 3 җи­ңел ав­то­ма­ши­на кат­на­шын­да ЮТҺ бу­луы - ма­ши­на­лар­га ут ка­буы һәм зы­ян кү­рү­че­ләр бар­лы­гы ту­рын­да хә­бәр алы­на.

Баш­та ук әй­теп ку­я­быз: бу ава­рия бул­ган урын­га ашы­гыч хез­мәт­ләр ки­леп җи­тү­ен - өл­ге­рү­ен ачык­лау мак­са­тын­да ЮТҺ ту­рын­да өй­рә­нү - тре­ни­ров­ка хә­бә­ре иде.

Дис­пет­чер ЮТҺ ха­кын­да 2-7 ми­нут эчен­дә бар­лык хез­мәт­ләр­гә дә хә­бәр ит­кән һәм ЮТҺ уры­ны­на бе­рен­че­ләр­дән бу­лып (хә­бәр алын­ган­нан соң 15 ми­нут үт­кәч) - "а­шы­гыч яр­дәм", алар­дан соң - газ­чы­лар, ян­гын сүн­де­рү хез­мә­те ки­лә, РЭЭБ хез­мәт­кәр­лә­ре хә­бәр ал­гач 23-26 ми­нут эчен­дә кил­гән. Ә ме­нә электр чел­тәр­лә­рен­нән бри­га­да бө­тен­ләй кил­мә­гән, юк­са алар да 9 сә­гать 15 ми­нут­та хә­бәр ал­ган­нар.

Тре­ни­ров­ка фор­ма­сын­да үт­кән ЮТҺ ана­ли­зы күр­сәт­кән­чә, без­нең ашы­гыч (ки­чек­тер­геч) хез­мәт­ләр хә­бәр бу­ен­ча бик үк җи­тез эш ит­мә­ләр, электр­чы­лар хә­бәр­гә бө­тен­ләй ко­лак сал­ма­ган. Бо­лай бу­лыр­га ти­еш тү­гел, чөн­ки га­дәт­тән тыш хәл­ләр­дә кай­чак­та се­кунд­лар һәм ми­нут­лар күп нәр­сә­не хәл итә, шул исәп­тә ке­ше го­ме­рен сак­лап ка­лу­да да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев