Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Эш җитәрлек әле

Дү­шәм­бе көн­не үт­кән эш­лек­ле ки­ңәш­мә­дә ра­йон үзә­ген­дә тө­зек­лән­де­рү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә зур игъ­ти­бар би­рел­гән иде. Бу ту­ры­да җы­е­лу­чы­лар­га ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов һәм Яңа Чиш­мә АҖ баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ни­ко­лай Па­шу­тин­нар хә­бәр ит­те. Азат МУ­СИН Киңәшмәдә һәр җир­дә дә тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча шак­тый эш эш­лә­нүе, тер­ри­то­ри­я­ләр­нең чис­та­рып ки­түе, мон­да уч­реж­де­ние һәм...

Дү­шәм­бе көн­не үт­кән эш­лек­ле ки­ңәш­мә­дә ра­йон үзә­ген­дә тө­зек­лән­де­рү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә зур игъ­ти­бар би­рел­гән иде. Бу ту­ры­да җы­е­лу­чы­лар­га ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов һәм Яңа Чиш­мә АҖ баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ни­ко­лай Па­шу­тин­нар хә­бәр ит­те.

Азат МУ­СИН

Киңәшмәдә һәр җир­дә дә тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча шак­тый эш эш­лә­нүе, тер­ри­то­ри­я­ләр­нең чис­та­рып ки­түе, мон­да уч­реж­де­ние һәм оеш­ма­лар җи­тәк­че­лә­ре керт­кән өлеш тә аз бул­ма­вы бил­ге­ләп үтел­гән иде. КМС за­во­ды, гим­на­зия, 118 нче ҺУ, рай­газ һ.б. тер­ри­то­ри­я­ләр һәр­чак чис­та. Хә­зер утыр­тыл­ган чә­чәк­ләр һәм агач­лар­ны ка­рап (кү­зә­теп) то­рыр­га ки­рәк, шу­лай ук чүп үлән­нә­рен­нән арын­ды­рып, су си­бү­не оеш­ты­рыр­га һәм бу эш бер ге­нә көн­гә дә тук­тал­мас­ка ти­еш. Ра­йон үзә­ген­дә кү­зә­тү­че­сез тер­лек­ләр, биг­рәк тә са­рык­лар, йө­рүе бор­чу ту­ды­ра. Хә­зер алар­ның ху­җа­ла­ры­на ки­сә­тү ясал­ды, күр­сәт­мә­ләр тап­шы­рыл­ды, мал­ла­рын та­гы да шу­лай үз­лә­рен ге­нә йөр­тә­ләр икән, алар­га шак­тый шт­раф (2-5 мең сум) са­лы­на­чак.

Яңа Чиш­мә авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты йорт­ла­ры Сту­де­нец һәм Шуш­ма ел­га­ла­ры ярын­да утыр­ган җир­ләр­гә бер­ни­чә рейд яса­ды. Күп ху­җа­лар­ның ти­рә-юнь­не чис­тар­тып, тө­зек­лән­де­реп то­руы сө­е­неч­ле хәл. Алар рә­те­нә В.М. Сә­хә­би­ев, И.Н. Сы­ров, Н.И. Поп­ков, Р.Р. Әх­мә­тов­ны һәм баш­ка­лар­ны кер­тер­гә мөм­кин.

Шул ук ва­кыт­та, кыз­га­ныч­ка кар­шы, үз учас­ток­ла­ры­на игъ­ти­бар бир­мәү­че, чүп-чар түк­кән ке­ше­ләр дә юк тү­гел. Е.В. Род­нин, И.Е. Алек­се­ев һәм та­гын бер­ни­чә ху­җа­ның йорт­ла­рын шун­дый дип әй­тер­гә мөм­кин. Авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты ки­сә­тү яса­ган­нан соң да үз учас­ток­ла­рын чис­тарт­ма­ган-җы­еш­тыр­ма­ган ху­җа­лар­га күр­сәт­мә би­рә һәм алар­га ка­ра­та да шт­раф санк­ци­я­лә­ре кул­ла­ны­ла­чак.

Чис­та­лык һәм тәр­тип - үзе­без өчен, ма­тур­лык һәм­мә­без­гә ошый, шу­лай бул­гач, ба­ры­быз­га да аны ту­ды­ру­га ом­ты­лыр­га ки­рәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск undefined

2
X