Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Эшеннән тәм таба

Дания Мөхәррәм кызы Гатауллина "Яңа Чишмә" агрофирмасының Әдәмсә бүлекчәсендәге ындыр табагында склад мөдире булып 20 елдан артык эшли һәм, җитәкчеләр әйтүенчә, ындыр табагында аннан да җаваплырак һәм универсал хезмәткәрне таба алмыйсың. Дания апа бик тә сөйкемле, сабыр, көләч йөзле, тыйнак хатын-кыз. Үз эшен бик тә ярата икән. Тумышы белән ул...

Дания Мөхәррәм кызы Гатауллина "Яңа Чишмә" агрофирмасының Әдәмсә бүлекчәсендәге ындыр табагында склад мөдире булып 20 елдан артык эшли һәм, җитәкчеләр әйтүенчә, ындыр табагында аннан да җаваплырак һәм универсал хезмәткәрне таба алмыйсың.
Дания апа бик тә сөйкемле, сабыр, көләч йөзле, тыйнак хатын-кыз. Үз эшен бик тә ярата икән. Тумышы белән ул Печерка авылыннан (кайчандыр Әдәмсә янында шушы исемдәге авыл булган). Әтисе комбайнчы, әнисе колхозда төрле эшләрдә эшләгән, гаиләдә алты бала үскән. Кияүгә чыкканчы сыер савучы булып эшләгән, аннан соң ындыр табагына склад мөдире вазыйфасына күчкән.
Беренчедән, әлеге хезмәт бик тә җаваплы. Склад мөдирендә бөртек саклау урынына карата җитди караш (мөнәсәбәт) булырга тиеш. Чөнки орлык фонды - булачак уңыш нигезе. Дания Мөхәррәм кызы элиталы орлыкларның сакланышын күзәтә, бина эченә кар кермәсен, бөҗәкләр үрчи башламасын, кимерүчеләр, шулай ук кошлар ияләшмәсен дип, һәр көнне барлык складларны йөреп, карап чыга. Әгәр дә инде идәндә, түбәдә берәр тишек күрсәләр, ындыр табагы хезмәткәрләре, машинист Равил Ситдыйков, каравылчы Иван Червяков шунда ук эшкә керешеп, кимчелекләрне бетерәләр. Барлыгы 6 склад, өчесе таш һәм өч кечкенә агач бина, шуларның барысына да бөртек салынган. Ерактарак урнашканнарында фураж өчен билгеләнгән бөртек саклана, ашламалар аерым саклана. Болардан тыш, склад мөдире бөртек кабул итә, җибәрә, махсус журналга керемнәрне - чыгымнарны теркәп бара.
Бүлекчә үз орлыгы белән үз-үзен тулысынча тәэмин итә. Складларда арпаның гына да ике сорты, бодай һәм арышның берничә сорты, солы һәм күпьеллык үлән орлыклары бар. Бүлекчәнең чәчүлек мәйданы агрофирмада иң зурысы - 5924 га, шуның 1006 га - көзге игеннәр, 2084 га - бөртекле сабан культуралары һәм 795 га азык культуралары өчен.
Дания апа ачык күңелле кеше, аның белән эшләве дә, аралашуы да җиңел икәнлеге күренеп тора. Аның һәр адымында ышаныч сизелә. Шулар белән беррәттән, ул әле менә дигән белгеч тә, 20 ел эшләү дәверендә үз эшенең чын остасына әйләнгән, барысын да үзенең биш бармагы күк белә, кирәк чакта, ындыр табагындагы теләсә кайсы хезмәткәрне алыштыра ала. Урып-җыю чорында бар эшнең үзенә генә калган чаклары да булгалый: үзе үлчи, орлык чистарта, калибрлау машинасында эшли, аннан складка урнаштыра, тиешле кәгазьләрен дә тутыра.
-Аңа шалтыратып, бөртекнең ничек кайтуын сорашам, ә ул: - Машинист авырап китте, барын да үзем эшләдем,- дип җавап бирә. Менә шундый үтә дә җаваплы, эш сөючән хезмәткәр ул, - ди "Яңа Чишмә" агрофирмасының орлыкчылык буенча баш агрономы Роза Сөләйманова.
-Бик әйбәт кеше, ул үз урынында, туганда ук склад мөдире булып туган, - дип мактый Дания Мөхәррәм кызын бүлекчәнең баш агрономы Алмаз Хөсәенов. -Орлыкчылыкны - орлык салу, саклау эшләрен әйбәт белә. Киеренке эш чорында ул ындыр табагында бар эшне җитәкли. Без аны бик хөрмәт итәбез, ул коллективта дустанә атмосфера, уңышлы эшләү өчен шартлар тудыра. Эш урынында ял итү өйдәгечә - бик уңай - бусы да мөһим нәрсә. Ул аларны ничек тудыра соң? Беренчедән, яз килгән саен ындыр табагы өйчеге - "офисы" алдына чәчәкләр утырта, аларны карап үстерә. Әле дә тәрәзә төбендә тартмаларда чәчәк үсентеләре үсеп утыра. Үз инициативасы белән пешекче вазыйфасын да үз өстенә алган. Плитәдә кайнар ризык пешерә, язгы-көзге эш чорында - һәр көнне ни дә булса әзерли, ул чорда тәүлек әйләнәсенә эштә, өйгә кайтып китә алмыйсың. Өстәвенә җәйләрен сезонлы эшчеләр (13) дә була. Төшке ашны эш урынында гына ашыйлар. Коллективны тазә яшелчәләр белән тәэмин итү өчен өйчекләре янына теплица корып куйганнар. Бусы да аның идеясе, хәзер анда помидорлар, кыярлар үстерәләр. -Өй ризыгы хәзерләү белән генә чикләнмичә, төрле салатлар да ясарга тырышам, чөнки бу чорда эш үтә дә киеренке, - дип сөйли ул. Дания Мөхәррәм кызы өчен эш урыны икенче өе кебек, шулай булмаса, ул болар белән шөгыльләнмәс тә иде.
Быел аңа 55 яшь тулган, пенсиягә китәргә - өйдә-йортта пенсионер иренә иптәш-булышчы булырга: бакчада, мал-туар арасында бергәләп эшләргә, җәйләрен шәһәрдән кунакка кайткан оныкларын карашырга (үзләре дә өч бала үстергәннәр) уйлаган, тик җитәкчеләр аның эштән китмәвен үтенгәннәр. -Ул Әдәмсә ындыр табагында безнең ныклы терәгебез. Андый хезмәткәрне көндез ут яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың, - ди Роза Сөләйманова да.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев