Эшлекле атна
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада көнүзәк мәсьәләләр каралды. Контроль - хисап палатасы җитәкчесе Роман Губкин Әдәмсә һәм Красный Октябрь авыл җирлекләрендәге бюджет учреждениеләрен тикшерү турында хәбәр итте. Әдәмсә клубында һәм китапханәсендә температура режимы үтәлми, Кр. Октябрь клубында суүткәргеч юк, Н.П. Лебедка...
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада көнүзәк мәсьәләләр каралды.
Контроль - хисап палатасы җитәкчесе Роман Губкин Әдәмсә һәм Красный Октябрь авыл җирлекләрендәге бюджет учреждениеләрен тикшерү турында хәбәр итте. Әдәмсә клубында һәм китапханәсендә температура режимы үтәлми, Кр. Октябрь клубында суүткәргеч юк, Н.П. Лебедка мәктәбендә электр үткәргечләр иске, тузган.
"Энергосбыт" бүлеге начальнигы Михаил Шешолин 2011 елда кулланылган электр энергиясенә анализ ясады. Район буенча ул 2010 елгы дәрәҗәдә калган, сәүдә, промышленность буенча бераз үсеш бар, ә авыл хуҗалыгы оешмаларында, төзелештә,ТКХда кимү күзәтелә, халык та электр энергиясен күбрәк сарыф итә башлаган.
ЕРЦ җитәкчесе Петр Нестеров район халкының ТКХ өчен түләү барышы турында җиткерде. 2011 ел өчен 19,5 млн. сум тирәсе акча җыелган, планга карата 95 процент тәшкил итә. Түләүчеләр белән судлар, җитәкчеләр һәм төрле комиссияләр аркылы эш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев