Эшлисе эшләре күп әле
3 июньдә Чуаш Чабаксары авылында яшәүче иң өлкән педагог Пугаева Анастасия Васильевнага 90 яшь була.
Табигате белән шат күңелле булуы һәм активлыгы аның әле бүген дә югалмаган. Без аның янында 5 ел элек, 85 яше тулган көннәрдә булган идек. Ул вакыттагыча, бүген дә аның өендә шул ук чисталык, тәртип хөкем сөрә. Ул үзе дә бер дә үзгәрмәгән, һәрвакыттагыча күтәренке кәефле, хәрәкәтчән һәм сүзгә һәвәс. Биш ел вакыт үтмәгән дә диярсең. Шулай да сугыш ветеранының тол калган хатынының матур, уңайлы өендә бераз үзгәреш бар - түрбакчасы яңа койма белән тотылган, ә хуҗабикәне без ишегалдында очраттык, күршесе пенобетон алып кайткан иде.
- Тавыкларга яңа сарай төзергә уйлаган идем, - ди Анастасия Васильевна.
Бу өлкән яшьтәге укытучыны бөтен авыл халкы белә һәм хөрмәт итә, ул чабаксарлыларның берничә буынын укырга һәм язарга өйрәткән. Башлангыч сыйныфларда укытучы булып 36 ел эшләү дәверендә 17 чыгарылыш ясаган.
Аның авылда хатыны Валентина белән оныгы Николай яши. Яраткан оныкларына әбиләре һәрвакыт кибеттән тәм-томнар ала. Настя 1 сыйныф тәмамлаган, Женяга - 6 яшь. - Аларга мунчага йөрим, килсәм, балалар бик сөенә, - дип сөйли Анастасия Васильевна.
Сөйләшкән арада тирә-юньдә яшәүче бер генә кеше турында да начар сүз әйтмәде ул. Аның өчен барысы да яхшы, изге күңелле. Начар күрсә дә, Анастасия Васильевна әле дә ашарга үзе әзерли, вак-төяк керләрен юа, өен җыештыра. Өч ел элек операция ясаганнар - күз хрусталигын алыштырганнар, әмма күрүе яхшырмаган. 88 яшендә кулын сындырган һәм 5 ай гипста хастаханәдә яткан. Әмма аның оптимизмы, актив яшәү гадәте бернинди авыруларга да бирешми.
- Аяз көннәргә сөенәм, шул чакта яхшырак та күрәм. Ә кулым? Сынмаган да диярсең, элеккечә тыңлый, - ди Анастасия Васильевна.
Кызлары Нина һәм Елена (әле тагын ике улы бар) атна саен шәһәрдән кайтып торалар, өй эшләрендә булышалар. Кышын әниләрен үзләренә алып китәргә телиләр, әмма җәйне Анастасия Васильевна авылда үткәрергә тели. Җәй аның ниятләгән планнарын тормышка ашыру вакыты. Бу уңайдан ул, бераз елмаеп, менә нәрсәләр сөйләде:
- 85 яшьлегемә миңа Чувашиядәге “Сувар“ журналыннан хәбәрчеләр килгән иде. Шул вакыттан бирле без телефон аша сөйләшеп, аралашып торабыз. Менә күптән түгел генә шалтыратып: “Анастасия Васильевна, Сез әле, мөгаен, тагын озак еллар яшәрсездер, сезнең башланмаган эшләрегез байтак бит әле“, - диделәр.
Без дә аңа башлаган эшләрен уңышлы төгәлләвен, яңа планнарын тормышка ашыруын, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкларга гына күмелеп гомер итүен телибез.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев