Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Фәһимша Мәрданов: «Тормышта ышаныч һәм мәхәббәт саклый»

1 март-язның беренче көнендә Әдәмсә авылында яшәүче Мәрданов Фәһимша Хәсән улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


 Ул 1929 елда туган, гаиләдә беренче бала. Әтисе белән әнисе аларны (кыз туганы белән) бик яраталар, әмма иркәләп бозмыйлар: үзләре белән авыл хуҗалыгы эшләренә алып баралар, хезмәткә һәм җаваплылыкка өйрәтәләр. Әти – әниләре динле кешеләр була, шуңа да Фәһимша Хәсән улы үзе дә намазга баса. Мәктәптә яхшы укыган, математиканы, укуны яраткан. Ул тагын да күбрәк атларны ярата һәм буш вакытларын колхоз конюшнясында үткәрергә тырыша. Бәлки шуңа да сугыш башыннан унике яшьлек Фәһимшага атларда Нурлатка хәрби хезмәткә чакырылучыларны йөртергә ышанып тапшырганнардыр. 1941 елда беренчеләрдән булып фронтка аның әтисе дә китә. 1943 елның 1 гыйнварында Фәһимша агага Нурлат тимер юл станциясенә кадәр 20 ат алып барырга кушалар. Әлеге йөкләмәне алар якташы Шакир Фәйрушин белән бергә үтәргә булалар. 
Малайлар озын буйлы булу сәбәпле, станция начальнигы аларны балигъ яшьтәгеләр дип  кабул итә һәм аларга җитди йөкләмә бирә - бу атларны фронт линиясенә чаклы озатырга.
Великие Луки шәһәрендә Фәһимша белән Шакир барган поезд бомбага  эләгә. Әлбәттә, үзе өчен дә, үз карамагындагылар өчен дә куркыныч була, ләкин күбрәк Фәһимша заданиене үти алмабыз дип курка: яшь, беркатлы малай, нәкъ менә аның якташлары бу атларда илне фашистлардан азат итәр, 1942 елда «... Хәсәнша Мәрданов хәбәрсез югалды...» дигән хәбәр килсә дә, бәлки әле әти исәндер,бәлки очратырмын, дип уйлый.  
Ходай ярдәме белән малайлар котыла һәм атларны саклап кала алалар, кирәк урынга илтеп куялар.  Бирем үтәлә һәм алар өйгә кайтырга тиеш була. Юл озын, Нурлат станциясеннән Әдәмсәгә чаклы аларга җәяүләп кайтырга туры килә. Барып-кайту өч айга сузыла, Фәһимша бар кыенлыкларга да түзә, беркемгә дә зарланмый. 1942 елда әтисенең Смоленск янында һәлак булуы турындагы 2014 елда килеп ирешкән хәбәрне дә ул сабыр гына кабул итә. Тормыш иптәше Минсәмига, уллары Габделхак һәм Әбелгаз, оныгы Радикны мәңгелеккә югалту ачысын да үз эченә йота, олы кайгысын башкаларга сиздермәскә тырыша. Алар мәңгелеккә аның йөрәгендә саклана.
Тормыш иптәше белән ул 59 ел бәхетле гомер кичерә, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы Асия Әдәмсәдә, улы Әслям – Түбән Камада, кече улы Әбүзәр гаиләсе инде күп еллар үзе белән яши. Фәһимша ага өчен тормышта күңелле вакыйгалар да аз булмый: аның 10 оныгы туу, аларның мәктәптән соң белем эстәүләре, туйлары, оныкчыклары туу (алар 17 әү) – болар бабалары өчен үзе бер шатлык. Ул һәрберсе өчен кайгырып һәм кайгыртып яши, Ходайдан барысына да исәнлек, бәхет сорый, гаилә бәйрәмнәрендә үзе уйнап матур җырларын да бүләк итә. Тормыш дәвам итә, Фәһимша аганың инде оныкчыкларының да 4 баласы үсеп килә, алар өчен дә сөенеп туя алмый ул.
Ул күп нәрсәне исенә төшерә, тик аерым фактларга гына туктала: 1945 елның октябрендә өйләнгән. Аннан аны Кемерово шәһәре шахталарына эшкә чакыралар. Анда травма алганнан соң ул кире туган авылына әйләнеп кайта. Колхоз идарәсенә бухгалтер булып эшкә урнаша. Лаеклы ялга чыкканнан соң, авылдашлары аны авыл мәчетенә мулла итеп билгелиләр. 2008 елда хаҗда була. Мәчеткә ул әле дә һәр көнне йөри.
Фәһимша Мәрданов тормышының тарихи мизгелләре “Чорлар кичкән Кичү ярында” китабында язылган, анда Әдәмсә авылы тарихы чагылдырылган.
- Әти белән балалары бик горурлана, әлегәчә аның киңәшләренә колак салалар, сәламәтлеге турында кайгырталар, - дип сөйли Рәзинә кайнатасы турында.  – Юбилее көнендә ул бик күп яхшы теләкләр, яшьләргә уңай тормыш үрнәге өчен рәхмәт сүзләре кабул итте. Туганнары һәм якыннары гына түгел, 90 яше уңаеннан аны авылдашлары – мәхәллә кешеләре дә, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы да котлады.
Лариса ФЕДОРОВА.
Фото гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев