17 февральдә Петропавел Бистәсе мәктәбендә опекага һәм гаиләгә тәрбиягә бала алган гаиләләр белән чираттагы очрашу булып үтте.
Мондый очрашуларны ешрак оештырасы иде, дип килештеләр балалар һәм аларның әти-әниләре, ә опека һәм попечительлек буенча бүлек һәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк әлеге инициативаны хупладылар. Беренче очрашу Ленино мәктәбендә Яңа...
17 февральдә Петропавел Бистәсе мәктәбендә опекага һәм гаиләгә тәрбиягә бала алган гаиләләр белән чираттагы очрашу булып үтте.
Мондый очрашуларны ешрак оештырасы иде, дип килештеләр балалар һәм аларның әти-әниләре, ә опека һәм попечительлек буенча бүлек һәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк әлеге инициативаны хупладылар. Беренче очрашу Ленино мәктәбендә Яңа елны каршылау алдыннан үткән һәм бик тә күңелле булган. Ә кичә петропавеллылар шундый ук очрашу - "Гаилә бергә булса - җан да тыныч" дип аталган күңел ачу бәйрәме үткәрделәр.
Чарага Петропавел Бистәсе АҖ-нән генә түгел, ә башка авыллардан да гаиләләр килгән иде. Әти-әниләр һәм аларның балалары бер-берсе белән күптән таныш: алар төрле чараларда бик еш очрашып торалар, аларның сөйләшеп, киңәшләшеп, гаиләдә аралашу тәҗрибәсе белән уртаклашыр нәрсәләре бар. Бу бәйрәмдә барысына да уңайлы иде, балалар арасында да дустанә мөнәсәбәт урнашты һәм шуңа да, күңелле конкурсларда катнашып, алар бик дус булдылар. Конкурсларда балалар белән бергә зурлар да катнашты, алар арасында опека һәм попечительлек буенча бүлек начальнигы Жанна Черняк һәм белгеч Елена Патрикеева да бар иде. Аларның эшенә тиешле бәя бирү кирәктер (алар аркасында күп кенә балалар әти- әниле, өлкәннәр балалы булган), тегеләре дә, болары да конкурста нәкъ менә аларның җиңүенә булышлык иткәннәр. Бәлки ул отучыларның гына түгел, җиңүчеләрнең дә "арена"дан киткәндә җырлар башкаруы, шигырьләр сөйләве, биюләр башкаруы белән дә аңлатыладыр. Бу җиңүчеләр "Мамонтенка" җырын башкардылар, бар да аларга кушылды һәм хор килеп чыкты.
Күңелле конкурслар, мәзәкләр, җырлар, шигырьләр конкурсы арасында тәнәфестә бергәләп тәм-томнар белән чәй эчтеләр, аннан аралашу тагын да җанлана төште. Оештыручылар тырыш иде - болар Петропавел Бистәсе мәктәбе педагоглары белән асрамага алынган балалар булды.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев