Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Гаилә бәхете-балаларда

Йортны бүлмәләре-түре һәм әйтемгә каршы хәтта пешкән бәлеш кенә дә түгел, ә анда яшәгән кешеләр бизи. Яңа Чишмәдән Насыйровларның кечкенә генә ике бүлмәле фатирында яшәүчеләр вакыт-вакыт арта бара.


Вәсил һәм Ләйсән эшлекле кешеләр: гаилә корганнар, белем алганнар һәм эшкә урнашканнар: Вәсил нефть компаниясенә машина йөртүче булып, Ләйсән – поликлиникада табиб-невропатолог. РҮХдән яшь гаиләгә вакытлыча торак бүлеп биргәннәр, анда беренче уллары Ислам туа. Икенче бала туу яшь парны зур үзгәрешләргә этәрә. Беренче чиратта төзекләндерелгән һәм куркынычсыз торак мәсьәләсе хәл ителә: ипотекага ике бүлмәле фатир алалар. Тик бер проблеманы хәл итү икенчесен тудыра – кредит буенча айлык акча түләгәннән соң, яшәү өчен акча күп калмый, шул чакта Вәсил үз эшчәнлек төрен үзгәртә, шәхси эшкуар була һәм “автоперевозка” белән шөгыльләнә. Бүген Насыйровлар гаиләсе үзләренең көнкүрешен җайга салган дип әйтергә була, бүгенге көндә дүрт балалары өчен уңайлы шартлар тудырганнар. 
 Ислам өченче сыйныф укучысы. Ике ел башлангыч мәктәптә тырышып укыган. Аның укудагы уңышлары әти-әнисен куандыра. Ислам тыныч холыклы, яшь булуына карамастан, ул бик гадел һәм аралашучан, шуңа күрә аның дуслары да күп. Футбол, йөзү белән мавыга. Спортның бу хәрәкәтле төрләре аңа физик яктан үсәргә (бу әтисен бик сөендерә) һәм авырмаска (әнисе өчен иң мөһиме) мөмкинлек бирә. Ул әти-әнисенә, кече сеңелләренә һәм энесенә карата бик мөлаем карашта. 
Ландышка 12 июньдә 7 яшь тулган. Әле күптән түгел генә аның яраткан шөгыле матур бию хәрәкәтләрен өйрәнү булса, хәзер мәктәпкә әзерләнә, ул җитдиләнә, әмма бу аңа йомшак күңелле булып калырга комачауламый, туганнары турында кайгыртырга һәрвакыт әзер. Ландыш әнисенең  ярдәмчесе  дә әле: савыт-сабаны да юа, бүлмә гөлләренә сулар да сибә, ял көннәрендә сеңелләре белән шөгыльләнә, бигрәк тә, Әминә аеруча игътибар таләп итә. Аңа ике яшь ярым гына булса да, ул яхшы сөйләшә, күп сораулар бирә.  Бөтен яңалыкка тартыла, ә аның яшендә билгесез нәрсәләр бик күп. Шуңа күрә ул иртән рәхәтләнеп балалар бакчасына бара, анда аралашып, канәгать булып, гаиләсен сагынып кайта. 
 Озакламый Инсаф та балалар бакчасына китәчәк, аңа бер яшь тулган. 
- Гомумән, өч бала тудыру һәм тәрбияләү безнең планда иде. Тик Ходай шулай язгандыр инде, дүртенчесен дә алып кайттык. Моның өчен без Ходайга бик тә рәхмәтле. Әлбәттә, миңа җиңел түгел, өстәвенә, әтиебезнең күп вакыты эштә үтә. Әле күптән түгел мин дә гадиләштерелгән  график буенча эшкә чыктым (мондый ихтыяҗ хезмәттәшем декрет ялына китүгә бәйле рәвештә туды) һәм миңа кечкенәмне карашырга Зөләйха һәм Фәния әбиләре ярдәм итәләр. Акбүредә яшәсәләр дә, Әнвәр бабалары үзенең машинасы белән теләсә кайсы вакытта килеп оныкны авылга әбиләренә кайтарып бирә, - ди Ләйсән.
Алар һәр ял көннәрендә диярлек гаилә белән Акбүрегә кайталар. Фатирда алты кешегә кыенрак, бик җәелеп китеп булмый шул. Авылда исә мунчасы да, бакча да бар, саф һава да, иркенлек тә.
Насыйровлар үзләренең иркен йортларын булдыру турында да уйланалар. Закон буенча каралганча, төзелеш өчен аларга җир дә бүлеп биргәннәр. Тик урыны сазлыкта, анда йорт төзеп булмый. Шуңа күрә гаилә башка җир участогы бүлеп бирүне көтә.
Күп балалы гаилә булу – бу аңлап эш ителгән адым һәм Насыйровлар гаиләсе рухи яктан да, матди яктан да булган кыенлыкларга әзер, әмма, минем уйлавымча, әгәр дә инде дәүләт алар өчен ниндидер ташламаларны күздә тота икән, аларга тәкъдим итүчеләр моны сыйфатлы итеп эшләргә тиештер дип саныйм.
Лариса ФЕДОРОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев