Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Гаилә фестивалендә мәхәббәт һәм бәхет хөкемлек иткән

Күптән түгел Яңа Чишмәдән Карповларның дус һәм иҗади гаиләсенә Суздаль шәһәрендә узган "Вера. Надежда. Любовь" дип исемләнгән VIII Халыкара гаилә династиясе фестивалендә Татарстан Республикасы данын якларга туры килгән. Яңачишмәлеләр сынатмаганнар - Карповлар фестивальдә мактаулы 2 нче урынны яулаганнар.

Фестиваль "Күп милләтле Россиядә гаилә" форум - фестивале кысаларында үткән, ул ел саен федераль министрлыклар: хезмәт һәм социаль яклау, мәдәният, фән һәм мәгариф, гадәттән тыш хәлләр, эчке эшләр һәм оборона министрлыклары, шулай ук Рәсәй мөфтиләр Советының оештыру һәм мәгълүматый ярдәме белән үткәрелә. Гаилә фестиваленең тугры дуслары, партнерлары һәм иганәчеләре бик күп. Аның жюри составына күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, атказанган артистлар, Дәүләт һәм Мәскәү думалары депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре керә.
"Яңарыш һәм өмет" талантлы балаларга, яшьләргә һәм инвалидларга ярдәм Фонды рәисе, Дәүләт Думасы экспертлар советы секретаре һәм фестиваль директоры гаҗәеп хатын-кыз Ирина Богачева аның җаны һәм йөрәге булып тора.
Рәсәйнең төрле (65) төбәкләреннән генә түгел, Үзбәкстан, Белоруссия, Украина, Казахстан, Азәрбайҗан илләреннән 500 дән артык делегат декабрь башында бирегә җыелган. Алар арасында гаилә делегацияләре, иҗат коллективлары, талантлы балалар, ятим балалар, физик мөмкинлекләре чикле балалы һәм ишле гаиләләр булган.
Мәртәбәле кунаклар арасында кинорежиссер, сценарист, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, фестиваль президенты, "Ералаш" юмористик журналының сәнгать җитәкчесе һәм оештыручысы Борис Грачевский да була.
Фестиваль программасы бик бай һәм һәр катнашучы өчен уйлап эшләнгән. Берничә мәйданчыкта иртәдән кичкә чаклы берүк вакытта күргәзмәләр, мастер-класслар, семинарлар һәм конференцияләр, тәкъдир итүләр һәм иҗат лабораторияләре, интерактив уеннар һәм конкурслар, экскурсияләр һәм кино күрсәтүләр, милли мәдәният һәм музыкаль кунакханә кичәләре, артистлар белән иҗади очрашулар, гаиләләр һәм коллективлар белән формаль булмаган очрашулар да узган. Фестивальдә гаиләләр үз нәсел-ыруларының тарихлары белән уртаклашканнар, ата-бабаларының кәсебе - һөнәрчелеге турында сөйләгәннәр, гаилә иҗатларының - декоратив-кулланма сәнгатеннән алып җыр-музыка сәнгатенә чаклы сәнгатьнең төрлелеген күрсәткәннәр.
Карповлар гаиләсе барлык номинацияләрдә һәм өйгә бирелгән бирем буенча (анда милли гаилә традициясен күрсәтү, "Әбиемнең яраткан җыры" номеры керә) "5"легә чыгыш ясаган. Ольга нәсел шәҗәрәсе турында үзе чыгарган шигырь юллары белән сөйләгән. Сугышта катнашкан карт бабасы турында сәнгатьле итеп шигырь сөйләп, төпчек уллары Мишутка жюрины әсәрләндергән. Яраткан милли ризыклар конкурсы "Игелек арбасы" дип аталган. Яңа Чишмәдән 3 кг авырлыкта алып барган бавырсак жюрины таң калдырган.
"Гаилә портфолиосы"ннан тыш, Ольга "Челтәр компаниясе" ААҖ-нең Яңа Чишмә ЧЭС участогында үзе башкарган әйдәп баручы инженер эше турында "Минем һөнәрем - минем горурлыгым" дип аталган презентация әзерләгән.
- Бу балаларның һәм зурларның бик тә җылы, дулкынландыргыч аралашу бәйрәме булды, - диде Ольга фестивальдәге тәэсирләре белән уртаклашып. - Конкурсны тою хисе бөтенләй дә булмады, анда бар да иң яхшысы. Кемдер үзенең чукрак булуын, кемдер ДЦП авыруын җиңгән, тәрбиягә берничә бала алган, инвалид балаларны гаиләгә алган гаиләләр дә катнашты. Монда мәхәббәт һәм бәхет хөкем сөрде. Күпме матур тәэсирләр алуыбызны сүз белән генә әйтеп бетереп булмый! Искиткеч зур бәйрәм фестиваль сәхнәсендә бик матур концерт белән төгәлләнде. Зур театрның атказанган артистлары, жюри әгъзалары, опера җырчылары янәшәсендә алар да үзләренең талантларын күрсәттеләр. Тантаналы кичке аш вакытында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү - бүләкләү фестивальнең йомгаклау этабы булды.
Ә өйгә кайткач район җитәкчелеге Карповлар гаиләсен җиңү яулаган өчен телевизор белән бүләкләде.
- Безнең белән конкурсларда һәм аларны әзерләүдә актив катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәсебез килә, - диде соңыннан Ольга Карпова. - Бигрәк тә "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры И.Ш. Фәрдиевка, район башлыгы В.М. Козловка, Яңа Чишмә РЭС участогы начальнигы Х.Х. Хөсәеновка, "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы директоры А.А. Наумовка финанс ярдәме күрсәтүләре өчен зур рәхмәт. Шулай ук район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Н. Семенякка, ҮКС директоры, безнең чыгышыбыз авторы Н.М. Зыковага, С.Г. Пьянзинага, Л.Н. Коноваловага, Архангел АМЙ да - Н.А. Таротинага, О.А. Осиповага, Н.Н.Ершовага, Черемухово АМЙ-га, "Шешминка" ансамбленә, минем дустым Е.И. Тухтамановага, РЭС коллективына, Роза Әмировага да без бик рәхмәтле.
Сезнең ярдәмегез безгә көч, ышаныч бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев