Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Гаилә тарихы – Республика тарихы

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, фактларга һәм саннарга таянып, без кешеләр, ул чор колхозчылары тормышы белән бәйле үткән вакыйгалар тарихына ешрак мөрәҗәгать итәбез, аларның көндәлек һәм намуслы хезмәтләре турында сөйлибез.

Бүген мин 1920-1990 елларда авылда иң хөрмәтле булган Гиниятуллиннар гаиләсе турында сөйләргә телим, - дип яза «Яңа Чишмә хәбәрләре» нә Зирекле музеена нигез салучы Мидхәт ага Газыймов.
Зирекле авылыннан Гиниятуллиннар гаиләсе тарихы 1920 елдан башлана, бу елны гаилә башлыгы Нигъмәтулла (1898-1957 еллар), гражданнар сугышыннан кайткач, хатыны Хәдичә Нурулла кызы (1897-1990 еллар) белән тыныч хезмәт – игенчелек белән шөгыльләнә.


Колхоз оешкан көннән аңа керә, сыер, 3 сарык һәм бер кәҗә асрый. 1932 елда Зирекле МТСына нигез салына, анда ул эшче булып урнаша. Ә МТС дирекциясе аны башка авылдашлары белән бергә Бөгелмә комбайнчылар мәктәбенә җибәрә. Тырышып укый, хәтта «Тракторчы таныклыгы» нда  шундый язма да бар: «Яхшы укуы һәм үрнәк тәртибе өчен 100 сум акча белән бүләкләнә». Уку фәннәреннән СССР Конституциясе, Авыл хуҗалыгы артеле Уставы, туган тел, математика, агротехника, чылбырлы тракторлар, комбайннар, ремонт (теория һәм практика) бар иде. Шулай итеп, Нигъмәтулла авылда дипломлы механизаторларның берсе була, аңа беренче совет «Коммунар» комбайнында эшне ышанып тапшырганнар. Ул үзенә ярдәмче итеп өлкән кызы Мәстүрәне ала.


Гаиләдә барлыгы җиде бала тәрбияләп үстерәләр: Мәстүрә (1920-1998), Хәбибулла (1923 - ?) Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган, Мәймүнә (1925-1985) - танылган комбайнчы, Әминә (1929-2000), Хәйрулла (1931-1999) һәм Госман (1939-2018) – хирурглар, КДМИны тәмамлаганнар, Шәйдулла (1935-2006) – ветеринария табибы, КДВИны тәмамлаган. Аларның әнисе Хәдичә Нурулла кызы 1946 елда III дәрәҗә «Ана даны» ордены белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, «Янга Турмыш» колхозы басуларында хезмәт куючы әтиләре комбайнчы ярдәмчесе итеп 17 яшьлек кызы Мәймүнәне ала, ул өлкән апасын алыштыра.


Ә 1943 елда Мәймүнәгә комбайнда мөстәкыйль эшләүне ышанып тапшыралар. Комбайнчы булып Мәймүнә Нигъмәтулла кызы 33 ел - 1977 елга кадәр эшли, ярдәмчесе - кышын сыер савучы, җәен комбайнда эшләүче сеңелесе Әминә була.
 Алга китеп шуны әйтә алам, Нигъмәтулла һәм аның кызлары Мәстүрә, Мәймүнә, Әминә 1947 елда «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнәләр.
Сугыш чоры. Хезмәт фронтында Нигъмәтулла намус белән, бар көчен куеп эшли.
Комбайнчылар бөтен җаваплылыкны аңлап, зур йөкләмәләр алалар. Районның «Клич колхоза» газетасында 1941 елның 24 августында Нигъмәтулла Гиниятуллинның мәкаләсе дөнья күрә. Ул анда: "...Узган ел, «Коммунар» комбайнында эшләгәндә, бер сезон эчендә 500 гектарны яхшы сыйфатлы итеп җыеп алдым, дәүләт биремен ике тапкыр үтәдем. Бөек Ватан сугышы көннәрендә мин узган елгы эшләнмәләрне ябарга һәм ягулыкны янга калдырырга тырышам. Һәм мин моны эшләячәкмен. Хәзер, арыш урып-җыюда, мин «Коммунар» агрегатында норма буенча 10 гектар урынына көнгә 13-14 гектар җыеп алам. Мин тагын да яхшырак эшләргә, Кызыл Армиягә дошманны тизрәк тар-мар итәргә, каһәрләнгән фашизмны юк итәргә вәгъдә бирәм".


Үзенең фидакарь хезмәте өчен Нигъмәтулла 1945 елның 30 июнендә рәис Гали Динмөхәммәтов имзалаган, «Татарстан АССРның 25 еллыгы уңаеннан «Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары өчен» ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Кызы Мәймүнә дә тырышлыгы ягыннан калышмый, гәрчә әнисе Хәдичә Нурулла кызының, бу хатын-кыз эше түгел, дип, кызының эшен  күңеле белән хупламаса да. Тик әтисе, киресенчә, кызын яклый.
1950 елда Ерыклы МТСына беренче СК-4 үзйөрешле комбайны кайта. Аны тракторлар тартып кайткан. Мәймүнә Лаеш механикалаштыру мәктәбен 1951 елда тәмамлый, укудан соң аңа зур «Сталин-4» комбайнын ышанып тапшыралар, 1954 елда аның хезмәте Мактау грамотасы белән билгеләп үтелә. Мондый уңышларны исәпкә алып, аны яңа СК-4 комбайнына күчерәләр.
«Ул үзенең иске комбайнын башка комбайнчыга тапшырганда, комиссия әгъзалары, шул исәптән механик Федор Сушков, комбайнның яхшы хәлдә булуына шаккаталар Мәймүнә апа 10 елдан артык эшләсә дә, бик кадерләп эшләде. Бу вакыт эчендә ул поршеньнәрне дә бер тапкыр гына алмаштырган. Кызлар, чыннан да, намус белән хезмәт иткәннәр, гектарлар артыннан кумаганнар, ә урып-җыюның сыйфатына ирешкәннәр. Мин моны шаһит буларак әйтәм, чөнки җәйге каникулларда аларның агрегатында эшләдем», - ди Мидхәт Газыймов.
1964 елда Мәймүнә КПСС Өлкә Комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1966 елда Гиниятуллиннар гаиләсендә зур шатлык  – СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 23 июнендәге Указы белән кызлары Мәймүнә илнең югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнә. Кечкенә, тыйнак, нәзакәтле, әмма эш сөючән кызның хезмәте шулай югары бәяләнә.


1968-1969 еллар колхоз тарихында иң уңышлысы була. 1969 елда ул Чистай районыннан ТАССР колхозчыларының өченче республика конференциясенә делегат була.
1970 елда Мәймүнә Нигъмәтулла кызы берьюлы ике бүләккә лаек була: 2 апрельдә «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә, ә 25 июньдә «Шушма» совхозы комбайнчысы Зяблов Михаил Иванович белән бергә «Татарстан АССРның атказанган механизаторы» исемен ала.
Мәймүнә, минемчә, Чистай районында гына түгел, хәтта республикада да Ленин ордены белән бүләкләнгән һәм бер үк вакытта атказанган механизатор булган бердәнбер хатын-кыздыр. Бу-Гиниятуллиннар гаиләсенең киеренке хезмәте, хезмәт сөючәнлеге һәм тәрбияле булуы нәтиҗәсе.
«Кичуй» колхозы әгъзаларының 1979 елның 6 февралендәге гомуми җыелыш карары белән Мәймүнә һәм аның сеңелесе Әминә колхоз производствосын үстерүдәге казанышлары өчен Мактаулы колхозчылар була. Бу ике Мактаулы колхозчы эшләгән бердәнбер гаилә иде.
Мәймүнә Гиниятуллинаның хезмәт юлы 1980 елның 7 февралендә тәмамлана, аңа 60 сум пенсия билгеләнә.
Бүгенгесе көндә Зирекле авылында Гиниятуллиннар гаиләсенең бер әгъзасы да калмады, әмма бу гаилә турында якты истәлек авыл, Яңа Чишмә районы тарихы битләрендә озак сакланыр. Алар турында бүгенге укучы Мидхәт Газыймовның 2012 елда колхозның 70 еллыгына багышлап чыгарылган "Яңа Тормышта – яңача"- "Яңа тормыш "колхозы тарихы"- "Дружба" - "Кичуй" дигән китабында материал таба алачак.
Мәймүнә Гиниятуллина. Фото музей архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев