Гаиләдә балаларның куркынычсызлыгы турында
20 мартта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда балигъ булмаганнарның законлы вәкилләренә административ хокук бозу турында өч материал карап тикшерү күздә тотыла. Әмма Яңа Чишмәдә яшәүче Ш. утырышка килмәде.
Ике ата-анага, материаллар карап тикшерелгәннән соң, аларның балигъ булмаган балалары 22 сәгатьтән соң урамда өлкәннәрдән башка йөргән өчен кисәтү ясалды.
Акъяр авылында кече яшьтәге балалар белән гаиләнең куркынычсыз яшәве турындагы хәл каралды һәм карар чыгарылды. Ата-аналары куркыныч чыганакны бетерергә, төгәлрәге балаларны газ миченә һәм плитәсенә якын җибәрмәскә тиешләр. Ә Акъяр АҖ башлыгы ярдәм итәргә һәм контрольдә тотарга ышандырды.
Комиссия әгъзаларына яңа туган бала булган тагын бер күп балалы гаилә турында хәбәр иттеләр, ә йортта зур этләре дә бар, бусы инде балалар өчен куркыныч дип санала. Ата-аналары, дәүләттән балаларга пособиеләр һәм дотацияләр ала торып, балаларның яшәү шартларын тикшерергә килүчеләргә комачаулыйлар. Бу утырышта ата-аналарның законсыз позиция алуы турында сүз барды. Ә прокурор урынбасары комиссия әгъзаларына контрольда торучы гаиләләрне күчмә карау үткәрү һәм аны тагы да нәтиҗәлерәк итү турында киңәшләр бирде.
Шулай ук бу утырышта Тат. Ялтан мәктәбендә укучы һәм каникулга өйләренә кайткан балаларга җәмәгать тәрбиячеләрен беркетү турындагы информация дә тыңланды.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев