Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Гатиннар: “Без эшләргә яратабыз“

Зирекле авылында яшәүче ирле-хатынлы Гатиннар инде пенсия яшендә, берсе 1951 нче, икенчесе 1953 нче елгы. Берничә ел пенсиядә булуларына карамастан, икесенең дә көч-куәте ташып тора, күңелләре күтәренке, тормышны яраталар. Бәлки шуңадыр, эш сөяләр.

Хуҗалыклары да зур: 3 баш сыер, 3 бозау, 20 баш каз, 10 үрдәк, 20 бройлер, 30 тавык һәм сарыклар асрыйлар.
Хәрәкәтчән һәм тиз аралашучан Фәүзия Габдулла кызы белән тыйнак, акыллы, төпле фикерле Госман Мингали улы гади, мөлаем, ачык кешеләр, алар белән аралашуы да рәхәт.
Хуҗа кеше без барганда өйдә, умарта өе янында кайнаша иде.
-Умарта өе - ул умарталарны кышлату урыны, - дип аңлатты безгә ул. - Элегрәк минем 20 баш умартам бар иде, хәзер 30 башка җитте, шунлыктан иске өйне зурайтырга кирәк, - диде. Пенсиягә чыкканчы сыерлары да бер баш кына булган. Беренче ике елда Госман абыйның пенсиясе нибары 2300 сум булган (хәзер 10 мең сум). Ул акчага ничек яшәргә, 5 баланы укытырга? "Көчебез барында үз хезмәтебез белән яшәп карыйк", - дип киңәшләшәләр алар. Бәхеткә авыл кешесенең җире бар, анда хезмәт куярга мөмкин. Олы кызлары Рәмзия, уллары Илдар белән Илшат инде үз тормышлары белән яшиләр, төпчекләре Рөстәм КХТИ-ның Түбән Камадагы филиалында белем эсти. Дүртенче балалары - Илгиз читтән торып укый, әти-әнисе белән бергә яши, нефтьче булып эшли.
Кайчандыр Госман абый да 17 ел нефть тармагында электрчы булып эшләгән. Анда ул 18 ел баш энергетик булып эшләгән һәм профком рәисе булып торган колхоз таралгач барган. Илгизләре әтисе сукмагыннан киткән, быел КГЭУ дипломы алачак. Калган балалары Түбән Камада яшиләр.
Җитештергән итләрен һәм сөтләрен урнаштыру проблемасы да юк. Үгезләрен тапшырмыйлар да, ите үзләренә, туганнарына, күршеләренә. Урамнарында нигездә өлкән буын яши, үзләре мал асрамыйлар. Балларын да гел бер кешеләр ала, артканын балалары шәһәрдә сата.-Безнең урамда 4 йортта гына сыерлар, бозаулар асрыйлар, - ди Госман абый. Сөтне дә күршеләр, туганнар ала.
Фәүзия Габдулла кызы ике ел рәттән авылда иң күп сөт тапшыручы булган. Җәйләрен һәр сыеры тәүлегенә 25 әр литр сөт биргән. "Сыерларым әйбәт", - дип мактый ул. Ел башыннан август аена чаклы сөт тапшырып 43 мең сум акча эшләгән. Санау-чутлау эшен дә әйбәт белә - 18 ел Зирекле мәктәбендә китапханәче булып эшләгәндә язу-сызу эшләрендә төгәллеккә өйрәнгәнгәдер, бу эшне дә аксатмый.
-Шундый зур хуҗалыкны тотар өчен бик күп эшләргә туры киләдер?
-Әлбәттә, - дип сүземне раслый хуҗабикә. -Һәр көнне иртән 4 нче яртыда торам. Районнан биргән яңа саву аппараты белән сыерларымны савам, әле алар белән эшләргә өйрәнеп кенә килгәнгә, ирем белән бергә көйлибез. Мал-туар белән эш көн буена җитәрлек. Җәен бакча да өстәлә. Фәүзия апаның бакчасы да бик шәп: бигрәк тә хәзер - көзен, чәчәк түтәлләре гөрләп, миләшләре кызарып утыра, кәбестәсе дә уңган, башка яшелчәләрен җыеп алганнар. -Умарта тоту да отышлы, быел бал күп булды, - дип дәвам итә сүзне Госман абый. Узган ел яңа УАЗ "Хантер" алдык - 460 мең сум тора. Яртысы үз акчабызга, яртысын алып тордык, быел бал акчасы белән бурычны каплап бетердек.
-Терлек азыгы белән ничек?
-Җитә. Без сатып алмыйбыз. Үзебез хәзерлибез. Хөкүмәткә рәхмәт, бөртек белән булыша. Савым сыерына бирелгән субсидиягә 3,3 ц бөртек алып була.
Печәнне үзләренең махсус бүлеп калдырылган 20 сутый җирләрендә бензочапкыч белән чабалар, уңышны 2 кат җыеп алалар, болыннан да әзерлиләр. 10 сутый җиргә бәрәңге утырталар. Бакча эшләрендә балалары булыша. Быел бәрәңгене бер көндә алып бетергәннәр, уңышы да мулдан - 160 пот чыккан. Өйләре дә иркен, зур, төзек, биредә оныкларга (алар җидәү) бик рәхәт. Өйләрен 1983 елны салганнар, биш ел элек капиталь ремонт ясаганнар. Шул чагында хуҗа үз куллары белән янкорма, сарай төзегән. Күптән түгел тагын кухня, уллары белән гараж торгызганнар. Әле киләчәккә планнары да зурдан.
-Гел нидер эшлисе килә. Идәннәрне яңартасы, матур ишекләр куясы килә. Хәзер бар да заманча материаллар белән эш итә бит. Җиһазлар алганга да биш ел үткән. Хуҗалыкта җәйләрен эш күп, кышын азрак. Хәзер умарталарны кышлатуга әзерлисе, чирләргә каршы бераз дәвалыйсы бар, - дип планнары белән уртаклаша хуҗа кеше.
-Аларны ишәйтергә җыенмыйсызмы соң?
-Юктыр, мөгаен, шул чаклысын тотарга тырышырга кирәк. -Сез инде безнең хакта күп язмагыз, авылдашлардан уңайсыз, мактаналар димәсеннәр, - ди Госман абый тыйнаклык саклап.
Ул мактанмый, ә көндәлек эше, үзенең шөгыльләре турында гына сөйли. Ә алар аның нормага әйләнгән. Ихластан тәҗрибәсе белән уртаклаша. Муллык, бөтенлекнең сере бик гади бит.
-Хуҗалык тоту җиңел түгел. Әлбәттә, тик без эшләргә күнеккән халык. Эшне яратып башкарабыз, - диләр алар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев