Ленино авылында Антонина Григорьевна белән Георгий Федотович Семеновлар 60 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр.
-Бер тапкыр да әрләшкәнебез, аерылышканыбыз булмады, - дип башлады Георгий Федотович бәхетле гаилә тормышы серләре турындагы сүзен, - тату яшәдек. -Холыкларыбыз туры килгәндер инде, - дип иренең сүзен җөпли Антонина Григорьевна. - Ирем тыныч холыклы, эшчән булды, сугышмады. Кемдер сүзен "өскә чыгарырга" маташмады да, гел бер-беребезгә юл куеп яшәдек.
Егет колхоз "газигында" Ленинога кайтканда беренче мәртәбә 18 яшьлек Тоняны утыртып кайта. Көзен яшьләр кичәләрдә очрашалар, кыш ул башкода җибәрә. -Машинага утырырга тәкъдим иткәч, кыз озак кына ризалашмады. Күндергәнче янәшәсеннән бардым. Бер күрүдә ошаттым, бизәнмәгән, буянмаган кыз иде, -дип сөйли дәдәй.
-Сезгә, мөгаен, тыйнак кызлар ошагандыр?
-Киресенчә, иннек-кершән сөрткәннәр ошый иде, - дип көлә Георгий Федотович. -Язмышымны 27 яшемдә генә очраттым.
Күңелле генә туй ясап, яшьләр Покровкада (Ленинодан 3 чакрым ераклыкта шундый авыл булган) әти-әниләре янында яши башлыйлар. Эшчән, җитез, булдыклы килен хуҗалыкта бөтен эшкә да өлгерә, ирен дә, яңа туган улын да карый, җәяү Ленинога эшкә дә йөри.
-Кайнанам белән мөнәсәбәтләр ничек урнашты дисезме? Үзеңне ничек тотасың инде, без уртак тел таптык һәм 30 ел бергә гомер иттек, - ди Антонина Григорьевна.
Георгий Федотович гомере буе колхозда шофер булып эшли: "газик"та, бензовозда, ЗИЛда. Ул өендә сирәк була - гел руль артында. Йортны-хуҗалыкны Антонина Григорьевна алып бара. Шулай да гаиләнең башлыгы гаиләне туендыручы кеше ире дип саный. 1966 елны алар Ленинога күченәләр, зур йорт салып керәләр, әле дә шунда яшиләр. Бердәнбер уллары Александр тыңлаучан, акыллы, игелекле бала булып, руль артында үскән. Бала чактан ук әтисе аны үзе белән ала, нәтиҗәдә улы әтисенең һөнәрен алган, хәзер Александр - ерак юлларда йөрүче шофер. Ул гаиләсе белән Яр Чаллыда яши, әти-әнисе янына еш кайта.
Семеновларның оныгы Володя өйләнгән һәм оныгы Таня да кияүдә. Тоня әбекәйнең 12 яшьлек оныкчыгы Кирилл аның беренче ярдәмчесе: ишегалдын себерә, тавыкларны ашата, бакчада чүп утый һ.б. Майда оныгының улы Сережа туган. -Әле күрмәдек, тиздән алып кайтырга тиешләр, -диде шатланып Тоня әби.
Булышучылар еш кайтып йөрсәләр дә (бәрәңге утыртырга, китмән белән эшкәртергә, өяргә) йорт, элеккегечә, аның җилкәсендә, чөнки бабай хәзер авыр йөри һәм еш авырый. Шуңа күрә кибеткә бару, хезмәтләргә түләү, ашарга әзерләү, керләр юу, бакчада эшләү - барысы да аның өстендә. Бакчасы да бит аның, яшь хуҗабикәләрдә дә андый булмас, чүп үләне түгел, чүп бөртеге дә күрмәссең. 79 яшьлек хатын-кызда шулкадәр энергия каян килә диярсең?
Авыру ире өчен Антонина Григорьевна хәзер няня дә, шәфкать туташы да. ФАП фельдшеры Лида белән Света да кирәк чакта шунда ук килеп җитәләр.
-Һәр көн иртән кан басымын, температурасын үлчим. Әгәр югары булса, бер төймә, әгәр инде әлләни зур булмаса - яртышар төймә бирәм. Табиб өйдә булды, барлык даруларны карады, мактады да әле, әби, син барысын да дөрес эшлисең, диде.
-Хәзер ул - гаилә башлыгы, - ди Георгий Федотович.
-Хәзер аңа буянырга -бизәнергә рөхсәт итәсезме соң? - дип сорадык шаяртып кына.
-Әйе, буянсын, көл исәпсез бит, - дип шаярта бабай.
Авыл җирлеге башкарма комитетыннан Семеновларга кереп хәл белеп чыккалыйлар. Июльдә алар, гаилә корып озак еллар яшәүче юбилярлар буларак, хөрмәтләү өчен Питрау бәйрәменә чакырулы икән. Әмма бу чарага Антонина Григорьевна гына бара алачак.
Һәр кичне ул күрше әби белән эскәмиядә утырып сөйләшәләр, кайчакларда елап та, шатланып та алалар.
-Мин үзем дә шундый кеше, тиз елыйм. Күңелсез булса да елыйм, шатлык булса да. Бабай гына янымда булсын, озак яшәсен иде.
Үзең турында онытып, бар нәрсәне якын кешең өчен эшләү... мәхәббәт шулдыр ул, мөгаен.
Нет комментариев