Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Глининнар туган якларында төпләнгән

    Әдәмсәдә яшәүче Глининнар гаиләсе тугыз бала тәрбияләп үстергән. Һәм аларның барысы да үз туган якларында төпләнгән.

    -Күп балалы гаиләләрдә туып үсеп, төрле шәһәрләргә чыгып киткән байтак кешеләрне беләм мин. Ә аларны әти-әниләре үзләре үк, "Балалар бездән яхшырак яшәсен" диеп, читкә чыгарып җибәргән. - Ни өчен Сезнең кызларыгыз һәм улларыгыз яхшы тормыш эзләп читкә китмәделәр? - дигән сорауны Глининнар гаиләсе башлыгы Николай Андреевичка бирәм.
    -Элек кешеләр авылдан тормыш авыр булганга киткән, мисал өчен - минем энеләремне генә алыйк. Әтием фронтта үлгәндә миңа 9 яшь иде, ә әнием чирләп үлде. Безне, өч ятимне, Аня әбекәй үз янына алды. Һичшиксез, ул безнең барыбызны да карап-үстерә алган булыр иде, әмма Әдәмсәдәге күпчелек балалар, әти- әниләрсез калгач, ул елларда Ямаш интернатында яшәделәр. Бер тапкыр дусларында кунакта булгач, энеләремнең берсе анда бөтенләйгә калды, ә соңыннан иң кечкенәбезне дә үз янына алды. Интернат бик яхшы иде: анда тәрбияләнүчеләрнең барысы да белем дә, мөстәкыйль тормыш күнекмәләре дә алдылар. Туганнарымның барысы да үз тормышларын көйләделәр, тик алар кайсы-кайда, еракта яши, үз ватаннары юк кебек. Без дә Аня әбекәй (кыскартып (авт.)) белән начар яшәмәдек. Һәр җәй үзебезгә яшелчә, кышкылыкка утын әзерләдек, ул оекбашлар бәйли иде, аны кигәч хәтта чабата белән йөргәндә дә җылы була иде. Исән-имин кышны чыга идек - кайгырып ятмадык. Мин бик яшьли ир-ат һөнәрләренә өйрәндем, шуңа да ярдәм сорап беркем янына да бармадым. Әбекәй мине армиягә дә озатты. Мин Германиядә өч ел ярым хезмәт иттем. Шул елларда өлкән яшьтәге әбием үзенең кызында яшәде, тик мин армиядән кайтыр алдыннан кире өйгә кайтты һәм мине каршы алды. Мин гомерем буе аңа рәхмәтле.
    Тиздән Николай Андреевич әнисе белән генә яшәүче күрше кызы Оляга өйләнә (аның да әтисе сугыштан кайтмаган). Алар тугыз бала үстерәләр. Гомер буе эштә булып (ул - колхозда, хатыны - урман хуҗалыгында - мәрхүмә) вакытның узуын да, балаларының үсүен, оныклар, хәзер инде оныкчыклар тууын да сизми калалар. Гаилә ишәя. Хәзер инде бабайның 22 оныгы һәм әлегә 19 оныкчыгы бар.
    Ике улы Андрей белән Алексей (Виктор гына Чистайда яши) әтисенең йорты янында өй төзегәннәр, ике кызы Людмила һәм Александра да шул ук урамда төпләнгәннәр, оныклары да шунда ук бабалары тирәсендә урнаша. Өлкән кызы Анна (исемне аңа әбекәй хөрмәтенә кушканнар) күптән түгел авырап үлгән. Ә ике кызы Екатерина һәм Татьяна гаиләләре белән - Ленино авылында, Любовь Архангел Бистәсендә яшиләр.
    - Бу яклар да безгә бик якын, алар Әдәмсәгә гел кайтып йөриләр, - ди Николай Андреевич, алар өчен шатланып. - Мин беркайчан да ыгы-зыгылы шәһәр тормышына кызыкмадым. Балалар да, оныклар да, мөгаен, миңа ошаганнардыр. Һәм бу яхшы да, туганнар бергә, бер-берсе белән янәшә, шатлыкны бүлешеп, кайгыны уртаклашып яшәргә тиешләр.
    -Безнең урам тиздән Глининнар җирлеге булачак дип, миңа бер генә тапкыр әйтмәделәр инде, - дип сөйли кызы Людмила Иванова. - Бу бездә, Глининнарда, канда инде, - дип җавап бирә әтисе, - менә элегрәк Туганаш җирлеге бар иде, анда Глининнарның өч гаиләсе - минем әти һәм аның ике абыйсы - беренчеләрдән булып күченгән. Поселок бик тиз ишәйгән (киңәйгән): Глининнарның бөтен ыругы шунда төпләнгән. Бик тә күңелле яшәгәннәр, бер-берсенә ярдәм иткәннәр, әрләшмәгәннәр. Туганашта тыгыз була башлагач, Әдәмсәдә урнаша башлаганнар. Хәзер монда тамыр җәябез.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: