Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гомер агышлары

    Ике атна элек Волчья Бистәсендә яшәүче ирле-хатынлы Зориннар үзләренең алтын туйларын билгеләп үткәннәр.

    Кунаклар да байтак булган: балалары үзләренең гаиләләре белән, Владимир шәһәреннән бертуганнарының балалары, туганнары - барлыгы 20ләп кеше. Сый-нигъмәтләр тулы табын әзерләгәннәр, яшьләр төрле плакатлар ясаганнар. Николай Матвеевич белән Пелагея Андреевнага бик күп котлау сүзләре ирештергәннәр, киләчәктә дә озын-озак бергә гомер итүләрен теләгәннәр, бүләкләр тапшырганнар. Өйдә әле дә тантана эзләре күренгәли: элеп куелган шарлар, чәчәк бәйләмнәре...
    Тыныч холыклы, сабыр, йомшак күңелле Поля түтәй һәм аеруча җитез, аралашучан, кыю Николай Матвеевич тормышта бер-берсен тулыландыралар.
    Аларның балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә, яшьтән үк колхозга булышканнар. Икесенең дә әтиләре сугышта катнашкан, егетнең әтисе сугыш азагында һәлак була, ә Пелагеяның инвалид булып кайта. Егет белән кыз икесе дә җидееллык мәктәпне тәмамлыйлар, әмма 7 сыйныфта инде Поля эшли башлый һәм кичке мәктәптә укый. Укудан соң кырыс әтисеннән яшеренеп кенә клубка да йөри. Шунда ул яшь Николайны күрә, кем әйтмешли, "күз сала".
    - Ул мәһабәт гәүдәле, бик матур егет иде, аны кызлар да бик яратты, без дуслашып киткәч, аларның безнең арада берсе дә калмады.
    -Мин аның - бердәнберем, минем язмышым икәнлеген шунда ук аңладым, - дип сүзгә кушылды телгә оста Николай Матвеевич.
    Кызның ул беренче мәхәббәте, ә егет өчен - чын мәхәббәт була. Ул инде армиядә хезмәт иткән, кыздан 8 яшькә олырак була. Бер ел буе ул аны өенә чаклы озатып йөри, ә кызның әти-әнисе берни дә сизенмиләр. Егет аңа тәкъдим ясагач, ул әнисенә һәм олы апасы Маняга бу хактагы серне ача. Әтиләре, Маня тормышка чыкмыйча, кечкенә кызны кияүгә бирмәячәген аңлыйлар алар, һәм сеңелесен коткару өчен, Маня үзе яратмаган кешегә кияүгә чыга.
    Николайның Пелагеяның кулын сорарга килүе кызның әтисе өчен аяз көнне яшен суккандай була. Пелагея, яучыларны күреп, чоланга кереп кача.
    - Әтидән бик курыктым, миңа бит 18 яшь кенә иде әле. Ни дияр дип йөрәгем алынды, әти сүзе - закон иде, - ди Поля түти.
    Николайның кызның әтисенә ниләр сөйләве, үзенең җитди нияте хакында ничек аңлатуын бары чамалап кына белеп була, әмма берникадәр вакыт узгач әтисе Поляны чакырып: "Менә, сине сорарга килгәннәр!" - ди һәм кырыс итеп: "Тик, кара аны, әгәр риза икәнсең, өйгә кире юл юк!"- дип тә әйтеп куя.
    Ике атнадан соң яшьләр тракторга утырып Красный Октябрьгә язылышырга китәләр. Эшчеләр белән трактор арбасына утыралар, шулкадәр пычрак була, көчле итеп яңгыр ява. Ә кире өйгә болыннан җәяүләп кайталар, пычранып беткән булсалар да, алар өчен бу иң бәхетле көн була. - Менә шундый романтик сәяхәт булды безнең, - дип көлә Николай Матвеевич. Ул аны әти-әнисе йортына чаклы озата барган, ә туйлары ике көннән соң булган. - Туй көнне мине "түләп" алырга кияү белән аның дуслары да килгән иде. Фата урынына башыма кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәл яптылар: гадәт буенча, кирегә юлны тапмасын өчен, кәләшне шәл белән каплаганнар. Мине дә менә шул килеш алып киттеләр, туйда гына битемне ачтым. Кыңгыраулы атларда, дуслар, кияү егете - бик күңелле булды, - ди Пелагея түтәй. Шулай итеп яшь хатын ире йортына күчә.Кайнанасы астма чиреннән интегә торган була, шуңа да яшь киленгә беренче көннән үк өйдәге бар эшне дә үзенә башкарырга туры килә: мичне яга, камыр баса, мал-туарны карый. Бер елдан соң яңа өй җиткезәләр. Бәхетләренә, гаилә тормышы да бик уңышлы бара. - Бик дус яшәдек, бер-беребезне кыерсытмадык, кимсетмәдек. Барлык проблемаларны да килешеп, бергәләп хәл иттек, тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый булмый инде ул, андый вакытларда бер-беребезгә юл куя белдек, - ди Николай Матвеевич. - Бик иртә тормышка чыгуыма бер дә үкенмим, - дип сүзгә кушыла Поля түти.
    Николай Матвеевич хисапчы булып эшли, аннан кырчылык бригадасында - бригадир, өч ел авыл Советы рәисе булып тора. Пенсиягә чыккач та 8 ел колхозда эшли, фермада терлек карый. Пелагея Андреевна фермада хезмәт куя, балалар бакчасында - пешекче, мәктәптә - җыештыручы, пенсиягә чыгар алдыннан 10 ел ФАП та санитарка булып эшли. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр: Лида белән Николай Волчья Бистәсендә яшиләр, Валентина - Түбән Камада. Зориннарның 8 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.
    - Балаларның тормышы матур булгач, үзебезгә дә яшәве күңелле, - диләр алар. Аларның зур һәм уңайлы йортларын Лида һәрчак тәртиптә тота. Пелагея Андреевна үзе ашарга гына әзерли, хуҗаның да җаны сөйгән шөгыле бар - тавыклар һәм ике сарык үстерә.
    - Картайган көннәрдә булса да яхшы тормыш күрдек. Хәзер бар нәрсә дә бар, тик исәнлек кенә чамалы.
    Гаилә бәхетенең сере турында Николай Матвеевич менә ни ди: - Яшьләргә мин һәрчак гаиләдә килеп туган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә һәм уртак фикергә килергә кирәк, кысла, аккош һәм чуртан әкиятендәге күк, берең бер якка, икенчең икенче якка тартса, тормыш булмый инде ул, - дим.
    Әлеге язмага карата үз фикерләрегезне газетабызның novoshishminsk.ru сайтында калдыра аласыз.
    Ольга Иванова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: