Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Гомер агышлары

15 гыйнварда Акбүре авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мусина Суфия Касыйм кызына 90 яшь тулды. Быел кече улы Әнвәр һәм килене Рушания белән бергә яшәвенә төгәл 30 ел. Бергәләп биш бала тәрбияләп үстергән ире Габбас ага моннан 4 ел элек вафат булган.


Суфия әби Тат. Волчья авылында мулла гаиләсендә дүртенче бала булып туа. Язмыштыр инде, ата-аналары аерылышканнан соң әниләре аны һәм кечкенә сеңелесен ялгызы гына тәрбияли. Суфия әби авылда башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннары Яңа Ибрай  авылында җидееллык мәктәптә укый. Әмма гаилә хәлләре буенча алга таба укый алмый – авыр чор була, 16 яшендә туган авылына кайта, колхозда эшли башлый. Башта учетчица, аннары терлекчелектә, төрле эшләрдә эшли. 1979 елда пенсиягә чыга, аннан Рус. Волчья авылындагы пекарняда тагын 10 ел эшли. Гомуми хезмәт стажы - 43 ел. Ире Габбас ага белән 62 ел бергә тату гомер кичерәләр. Суфия Касыйм кызы күп балалы ана һәм тыл хезмәтчәне буларак, медальләр белән бүләкләнгән.
Аның бер кызы һәм улы Әлмәттә, ике улы һәм зур кызы Акбүредә яши. Суфия әбинең 11 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Әле кайчан гына ул актив тормыш алып барган, көченнән килгәнчә өйдәге, бакчадагы эшләрне башкарган – түтәлләр утаган, бәрәңге җыйган, оныкчыкларны карашкан, әмма узган елның апрелендә авырап киткән.
- Без аңа эш кушмый идек, тик ул эш сөючән кеше, тик тора алмый иде, - дип сөйли улы Әнвәр. – Ике ел хәтта үзе генә урманга гөмбәгә дә йөрде. Сәламәтлегенә беркайчан да зарланмады, үз гомерендә бер тапкыр да хастаханәдә ятмады, дару эчмәде. Тик менә кинәт кенә авырап китте, шуннан бирле сөйләшми дә диярлек һәм йөрми дә башлады. 
- Безнең әбиебез һәрчак игелекле, аралашучан кеше булды, - дип дәвам итте сүзне Рушания. – Яшьләр белән дә, өлкәннәр, күршеләр белән дә дус иде. Биш вакыт намазын да калдырмады.
Суфия әби бик матур, уңайлы, заманча йортта яши, нәкъ шәһәр фатиры кебек. Әнвәр һәм Рушания көче белән булдырылган уңайлы шартларда яшәү өчен барысы да бар. Әнвәр нефть оешмасында эшли, Рушания – социаль хезмәткәр.
Юбилей көнендә аларның кунакчыл өйләрендә АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, башкарма комитет, җирле клуб, китапханә хезмәткәрләре булган, Суфия Касыйм кызын котлап бүләк һәм Россия Президентының традицион хатын тапшырганнар.

Ольга ИВАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X