Тормыш итү гади генә эш түгел. Кеше тормышта үзен тапса, гаиләсе булса, ул бик бәхетле.
Гаилә шатлыгы, тигез тормыш, бәхет бары тик үз тырышлыгың аркасында гына бирелә бит. Тормышның авыр сукмакларын үтәр өчен һәркемгә үз вакытында дөрес юлны сайлый белергә кирәк. Ә икенче яктан карасаң, тормыш - ул гаҗәп нәрсә. Ул - бер мизгел!!! Аның үткәнен беркем дә сизгәне юк әле. Ә шул тормыш үзеңә дә һәм башкаларга да рәхәтлек китерсен дисәң (әйтмәс җирдән әйтерсең):
Кешегә күрсәтсәң игелек,
Ул сиңа эшләр изгелек.
Тубылгы Тау авылында бик күпләребезгә үрнәк булырлык итеп, 60ел бергә тату гомер итүче Мотыйгуллиннар гаиләсе яши. Шушы парның үзара ярату, хөрмәт итүгә нигезләнгән гармонияле гаилә мөнәсәбәтләре хәзерге заман яшьләре өчен дә үрнәк булып тора ала.
Шәфигулла абый һәм Рәйсә апа олы тормыш юлы узган кешеләр. Тау башында әллә кайдан нур бөркеп торучы, чиста, җылы, нык өйдә, тормышларыннан зарланмыйча, яшәгән гомерләрен искә алып, хәзерге тормыш шартлары яхшы, шатланып, шөкер итеп яшәргә генә кирәк, диләр. Ә аларның шатлыклары зур: 5 бала, 11 онык, 11 оныкчык һәм бу "байлык" арта тора. Мотыйгуллиннарның нәсел тамырлары нык.
Рәйсә апа Хәмидулла һәм Нурлыгаян Нуруллиннар гаиләсендә 1938 елның 13 мартында Ленинград шәһәрендә икенче бала булып дөньяга аваз сала (әти-әнисе 30 елларда анда эшкә киткән була). Сугыш башлангач, әтисен сугышка алалар, ә әнисе кечкенә кызчыкны Әдәмсәгә әти- әнисенә кайтарып, 1932 елгы улы Сәгыйдулла белән кире Ленинградка китә. Әтисе дә, әнисе белән абыйсы хәбәрсез югалучылар исемлегендә. Әби-бабай тәрбиясендә Рәйсә 7 еллык мәктәпне тәмамлый, кечкенәдән кул арасына керә, колхозда да төрле эштә эшли.
1954-55 елларда Рәйсәне Ярославль шәһәренә торф чыгару эшенә җибәрәләр. Ә аннан кайткач, 1956 елның 10 декабрендә күрше Тубылгы Тау авылы егете Шәфигулла (күптән күз атып йөргән) белән гаилә корып җибәрәләр.
Рәйсә апа эшләү дәверендә гел алдынгы сыер савучы булды, бик күп Мактау грамоталары һәм беренчеләрдән булып Ленин ордены белән бүләкләнде. Пенсиягә чыккач та әле ул колхоз җитәкчелегенә ярдәм итте: газ кертүчеләр һәм юл төзүчеләрне тәрбияләп торды. Бүгенгесе көндә ул дин юлында, авыл халкына хезмәт күрсәтә.
Шәфигулла абый 1932 елның 25 гыйнварында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Язмыш сынавыдыр инде, ул үги ана кулында үсә. Кечкенәдән колхозда төрле эшләрдә йөри, 7 еллык белем ала, балта остасы булып күп кешеләргә өйләр төзеште. Тырыш, тыңлаучан.
Озак еллар фидакарь хезмәтләре өчен Мотыйгуллиннар икесе дә "Хезмәт ветераны" исемен йөртәләр. Алар тугрылык, үзара ихтирам итешү, ышаныч, бер-берсен кайгырту кебек гаилә кыйммәтләрен гомер буе саклый алганнар.
60 ел бергә тату гаилә булып, үзләре кебек эш сөючән, тәрбияле, акыллы балалар үстергәннәр, кечкенәдән ата-ана үрнәгендә хезмәткә өйрәнеп үскән балалар тормышка зур чыныгу мәктәбе аша атлаганнар.
Минзифа Сабирова, Тубылгы Тау авылы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев