Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Гомумйорт ихтыяҗлары фатир хуҗаларына бәйле

Көз ба­шынд­а граж­дан­нар­га ком­му­наль хез­мәт­ләр күр­сә­тү­дә РФ хө­кү­мә­те ка­ра­ры (№354) бе­лән рас­лан­ган яңа ка­гый­дә­ләр үз кө­че­нә кер­гән иде. Хә­зер кул­ла­ну­чы фа­тир эчен­дә күр­сә­тел­гән ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен ае­рым һәм го­мум­йорт их­ты­яҗ­ла­ры­на (ОДН) то­тыл­ган чы­гым­нар өчен ае­рым тү­ли. Исәп­кә алу­ның го­мум­йорт при­бо­ры бул­ган­да (алар без­нең бар­лык күп­фа­тир­лы йорт­лар­да (43) ур­наш­ты­рыл­ган) исәп-хи­сап чо­рын­да...

Көз ба­шынд­а граж­дан­нар­га ком­му­наль хез­мәт­ләр күр­сә­тү­дә РФ хө­кү­мә­те ка­ра­ры (№354) бе­лән рас­лан­ган яңа ка­гый­дә­ләр үз кө­че­нә кер­гән иде.

Хә­зер кул­ла­ну­чы фа­тир эчен­дә күр­сә­тел­гән ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен ае­рым һәм го­мум­йорт их­ты­яҗ­ла­ры­на (ОДН) то­тыл­ган чы­гым­нар өчен ае­рым тү­ли. Исәп­кә алу­ның го­мум­йорт при­бо­ры бул­ган­да (алар без­нең бар­лык күп­фа­тир­лы йорт­лар­да (43) ур­наш­ты­рыл­ган) исәп-хи­сап чо­рын­да күр­сә­тел­гән ком­му­наль хез­мәт кү­лә­ме - ОДН то­рак һәм то­рак бул­ма­ган би­на мәй­да­нын­нан чы­гып кул­ла­ну­чы­лар­га про­пор­ци­о­наль рә­веш­тә бү­ле­нә (элек бу исәп­ләү­ләр кул­ла­ну кү­лә­ме­нә бәй­ле иде). Ди­мәк, ир­кен фа­тир­лар­да ял­гы­зы яшәү­че­ләр хә­зер ОДН-ны элек­ке­дән күб­рәк тү­ли­ләр, тик мо­ның бе­лән бер­ни эш­ләп бул­мый, за­ко­ны шун­дый. Күп­фа­тир­лы йорт­та ОДН бас­кыч мәй­дан­чык­ла­рын, под­вал­лар­ны, чор­ма­лар­ны, йорт ти­рә­сен як­тыр­ту­га һәм баш­ка электр җи­һа­зын­нан фай­да­ла­ну­га кит­кән электр энер­ги­я­се чы­гым­на­рын үз эче­нә ала. Би­ре­дә ин­де күп нәр­сә электр энер­ги­я­сен ни­чек кул­ла­ну­га, ур­лау, го­мум­йорт чел­тәр­лә­ре­нә за­кон­сыз рә­веш­тә то­та­шу бе­лән кө­рә­шү­гә дә бәй­ле. Әле күп­тән тү­гел ге­нә хас­та­ха­нә тә­рә­зә­сен­нән кү­зә­тер­гә ту­ры кил­де: хас­та­ха­нә янын­да­гы күп­фа­тир­лы йорт янын­да урам­да (подъ­езд эчен­дә дә ян­ган­дыр, мө­га­ен) көн буе ут (лам­поч­ка) янып тор­ды. Ме­нә шу­шы га­ди ге­нә нәр­сә - ан­да яшәү­че­ләр­нең ке­сә­лә­ре­нә су­га. Уз­ган ел, ту­ла­ем, бер ке­ше­гә ае­на ОДН 3,469 кВт/­сәг. чык­ты. Бу на­чар тү­гел, кул­ла­ны­ла тор­ган нор­ма­ның (7 кВт/­сәг.) яр­ты­сы ди­гән сүз. Бы­ел, гыйн­вар аен­да, ур­та­ча ОДН күр­сәт­ке­че - 5,9 кВт/­сәг. тәш­кил ит­те, кыш ае өчен бу да нор­маль күр­сәт­кеч, тик ае­рым йорт­лар­да: Чер­ны­шевс­кий ура­мын­да­гы - 27 нче, Ле­нин ура­мын­да­гы 23 һәм 25 нче йорт­лар­да ОДН ур­та­ча күр­сәт­кеч­тән өч мәр­тә­бә ар­тык бул­ды.

"Э­нер­гос­быт" һәм "К­рис­талл" УК хез­мәт­кәр­лә­ре та­ра­фын­нан йорт­лар эчен­дә­ге чел­тәр­ләр­не һәм фа­тир­лар­да­гы исәп­ләү при­бор­ла­рын тик­ше­реп йөр­гән­нән соң әле­ге йорт­лар­да электр энер­ги­я­се ур­лау, дө­рес то­таш­тыр­мау, йорт­лар­да яшәү­че­ләр бе­лән ки­ле­шү­ләр бул­мау оч­рак­ла­ры ачык­лан­ды. Ми­сал өчен, Э. А. Ма­ме­дов фа­ти­рын­да электр энер­ги­я­сен исәп­ләү при­бо­рын­нан тыш кул­ла­ну ачык­лан­ды, аңа ка­ра­та 2352 кВт электр энер­ги­я­сен ур­лау­га акт тө­зел­де, под­вал би­на­сын­да го­му­ми щит­тан үт­кәр­геч су­зы­луы ачык­лан­ды: Н. Н. Ни­ко­но­ва һәм Т. А. Хо­ли­на­лар фа­тир­ла­рын­да ике кон­тур­лы пар ка­зан­на­ры исәп­ләү при­бо­рын­нан тыш то­таш­ты­рыл­ган. Ле­нин ура­мы­ның 19 А йор­тын­да под­вал би­на­сын­да көн­дез берь­ю­лы бар­лык лам­поч­ка­лар­ да янып то­ра. Кай­бер под­вал­лар­да шә­рә чы­бык­лар­дан то­таш­кан үт­кәр­геч­ләр бай­так, бу исә электр энер­ги­я­сен югал­ту­га, санк­ци­я­лән­мә­гән то­таш­ты­ру­лар­га этә­рә (ки­те­рә). Үт­кә­рел­гән ча­ра­лар­дан һәм фев­раль өчен яңа­дан исәп­ләү­ләр­дән соң ОДН кул­ла­ну си­зе­лер­лек ки­ме­гән. Йорт­лар­да яшәү­че­ләр электр инст­ру­мент­ла­ры бе­лән фай­да­ла­нып төр­ле ре­монт эш­лә­рен баш­ка­ру­чы кай­бер оеш­ма­лар­ның эш­лә­рен игъ­ти­бар­лап кү­зә­тер­гә ти­еш­ләр. Чөн­ки, әгәр дә алар рөх­сәт­сез го­мум­йорт чел­тәр­лә­ре­нә то­та­ша­лар икән, бу оч­рак­та алар­ның чы­гым­на­рын ан­да яшәү­че­ләр­гә тү­ләр­гә ту­ры ки­лә­чәк. Күр­сәт­кеч­ләр­не фа­тир­лар­да­гы са­на­гыч­лар­дан да, го­мум­йорт са­на­гы­чын­нан да берь­ю­лы алыр­га ки­рәк. Шу­лай эш ит­кән­дә электр энер­ги­я­сен са­рыф итү кар­ти­на­сы ачык кү­ре­нә­чәк. При­бор­лар­да­гы күр­сәт­кеч­ләр­не агым­да­гы ай­ның 23нән 25 нче чис­ло­сына чак­лы язып алыр­га һәм 26сын­нан да соң­га кал­мый­ча те­ле­фон яи­сә Ин­тер­нет аша тап­шы­рыр­га ки­рәк. Мәгъ­лү­мат­лар дө­рес бу­луы бик мө­һим. Ин­ди­ви­ду­аль при­бор­лар­да­гы күр­сәт­кеч­ләр­не ки­ме­тү ОДН да кул­ла­ныл­ган электр энер­ги­я­се кү­лә­ме ар­ту сә­бә­бе­нең бер­се бу­лып то­ра. Кай­бер фа­тир­лар­да яшәү­че­ләр ис­кер­гән исәп­ләү при­бор­ла­рын­нан фай­да­ла­ну­ны дә­вам итә­ләр, алар­ның тө­гәл­лек клас­сы элект­рон­лы при­бор­лар­ны­кын­нан тү­бән, ни­гез­дә алар або­нент фай­да­сы­на ал­да­мый. ОДН өчен тү­ләү кү­лә­ме ки­мү­гә ан­ти­ван­даль ва­ри­ант­та энер­гия сак­лау­чы лам­па­лар ур­наш­ты­ру уңай йо­гын­ты ясый. Бер ке­ше­гә 5 кВТ-дан юга­ры ОДН бул­ган оч­рак­та, "Э­нер­го­сбыт" хез­мәт­кәр­лә­ре УК бел­геч­лә­ре бе­лән бер­лек­тә сә­бәп­ләр­не тик­ше­рә­чәк­ләр һәм тәр­тип бо­зу­лар­ны ачык­ла­я­чак­лар, ә ха­лык исә го­му­ми мак­сат­лар­да электр энер­ги­я­сен са­рыф итү­дә игъ­ти­бар­лы­рак бу­лыр­га ти­еш.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев