Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр

4 ок­тябрь­дә Рос­си­я­нең граж­дан­нар обо­ро­на­сы хез­мә­те үзе­нең 80 ел­лы­гын бил­ге­ләп үт­те. Әле­ге хез­мәт­нең мак­са­ты - га­дәт­тән тыш төр­ле хәл­ләр­дә ха­лык­ка опе­ра­тив яр­дәм күр­сә­тү. Бу көн­не ил кү­лә­мен­дә өй­рә­нү­ләр уза­, алар бар­лык ре­ги­он­нар­да җир­ле ва­кыт бу­ен­ча ир­тән­ге сә­гать 6 да баш­лан­ды. Без­нең ра­йон­да да граж­дан­нар обо­ро­на­сы бу­ен­ча өй­рә­нү­ләр үт­те. Өй­рә­нү­ләр­гә ра­йон­ның...

4 ок­тябрь­дә Рос­си­я­нең граж­дан­нар обо­ро­на­сы хез­мә­те үзе­нең 80 ел­лы­гын бил­ге­ләп үт­те. Әле­ге хез­мәт­нең мак­са­ты - га­дәт­тән тыш төр­ле хәл­ләр­дә ха­лык­ка опе­ра­тив яр­дәм күр­сә­тү. Бу көн­не ил кү­лә­мен­дә өй­рә­нү­ләр уза­, алар бар­лык ре­ги­он­нар­да җир­ле ва­кыт бу­ен­ча ир­тән­ге сә­гать 6 да баш­лан­ды. Без­нең ра­йон­да да граж­дан­нар обо­ро­на­сы бу­ен­ча өй­рә­нү­ләр үт­те.

Өй­рә­нү­ләр­гә ра­йон­ның бар­лык оеш­ма­ла­ры һәм алар­ның җи­тәк­че­лә­ре (бар­лы­гы 217 бе­рәм­лек), ГО хез­мә­те­нең бар­лык җи­тәк­че сос­та­вы, эва­ко­ко­мис­сия (49 ке­ше), 124 нче но­мер­лы Ян­гын час­те, аның Зи­рек­ле авы­лын­да­гы 122 ке­ше­дән тор­ган ае­рым пос­ты һ.б. җә­леп ител­гән иде. Ба­рык ча­ра­лар рас­лан­ган план ни­ге­зен­дә үт­кә­рел­де.

ГО һәм ха­лык­ны сак­лау пла­ны ни­ге­зен­дә ра­йон­ны ты­ныч чор­дан су­гыш ва­кы­ты­на кү­че­рү их­ти­ма­лы бул­ган­да без­нең ра­йон­да дош­ман һө­җү­ме кө­тел­ми. Яр Чал­лы, Тү­бән Ка­ма ке­бек шә­һәр­ләр бик нык җи­ме­ре­лү их­ти­ма­лы бул­ган­да ава­рия - кот­ка­ру эш­лә­рен үт­кә­рү өчен ра­йон­нан төр­ле төр­дә­ге 14 бе­рәм­лек ав­тот­ранс­порт һәм ГО хез­мә­те­нең шәх­си сос­та­вы җи­бә­ре­лә­чәк. Су­гыш­чан хә­рә­кәт­ләр бу­ла кал­ган оч­рак­та, Тү­бән Ка­ма­дан без­нең ра­йон­га 72,2 мең ке­ше эва­ку­а­ци­я­лә­нә­чәк.

Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бе ба­за­сын­да шарт­лы рә­веш­тә эва­ку­а­ци­я­лән­гән ке­ше­ләр­не ка­бул итү бу­ен­ча ча­ра­лар өй­рә­нел­де. Мәк­тәп исә 1 нче но­мер­лы ка­бул итү - эва­ку­а­ция пунк­ты­на әве­рел­де, ә ра­йон эва­ко­ко­мис­сия рә­и­се Г.М. Ла­тый­по­ва җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге кал­ган 16 ка­бул итү - эва­ку­а­ция пунк­ты җи­тәк­че­лә­рен­нән тор­ган де­ле­га­ция ха­лык­ны ка­бул итү бу­ен­ча тәф­сил­ләп эш-га­мәл­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­де. Ка­бул итү - эва­ку­а­ция пунк­ты на­чаль­ни­гы, мәк­тәп ди­рек­то­ры О.И. Ла­за­ре­ва алар­ны мах­сус җи­һаз­лан­ган би­на­лар: кө­тү за­лы, ана һәм ба­ла бүл­мә­се, бу­фет, мед­пункт буй­лап йөрт­те. ГО кон­суль­тан­ты С.К. Шә­ри­фул­лин һәм КЧС ПБ рә­и­се Р.Р. Фә­са­хов җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге мәк­тәп пе­да­гог­ла­ры инст­рук­таж үт­кәр­де­ләр.

Сә­гать 9 да ха­ки­ми­ят­нең ке­че за­лын­да ГО хез­мә­те җи­тәк­че­лә­ре бе­лән өй­рә­нү­ләр баш­лан­ды, ан­нан соң объ­ект­лар­да­гы "хәр­би часть" ко­ман­дир­ла­ры бе­лән за­ня­ти­е­ләр үт­кә­рел­де, сә­гать 9.00 да КМС за­во­дын­да РХН һәм су ки­те­рү (та­шу) зве­но­сы үз эшен баш­лап җи­бәр­де. Шул ук ва­кыт­та 118 нче ҺУ-да раз­вед­ка төр­ке­ме бе­лән күр­сәт­мә за­ня­тие үт­те. Ал­дан ук хә­бәр итү сис­те­ма­сы һәм ра­йон ЗУЭС элем­тә­се тик­ше­рел­гән иде.

Ал­да­гы көн­дә КМС за­во­дын­да цех­лар­ның бер­сен­дә ам­ми­ак агып чы­гу их­ти­ма­лын бул­дыр­мау бу­ен­ча өй­рә­нү­ләр үт­те. Опе­ра­тив штаб оеш­ты­рыл­ган иде, ан­да бар­лык ин­фор­ма­ци­я­ләр туп­ла­на, бар­лык бо­е­рык­лар та­ра­тыл­ды, ки­леп ту­ган си­ту­а­ци­я­не ту­лы конт­роль­дә то­ту тәэ­мин ител­де. Өй­рә­нү­ләр­гә ха­лык­ка хә­бәр итү, пер­со­нал­ны эва­ку­а­ци­я­ләү, ам­ми­ак агып чы­га тор­ган урын­ны чол­гап алу һәм аны бе­те­рү ке­бек эш­ләр кер­тел­гән иде. За­вод­та мах­сус бул­ды­рыл­ган бү­лек­чә (шу­шын­дый форс-ма­жор бу­ла кал­са) ава­ри­я­не бе­те­рү бу­ен­ча уңыш­лы эш ит­те.

Өй­рә­нү­ләр үт­кә­рү чо­рын­да по­ли­ци­я­нең Яңа Чиш­мә бү­лек­чә­се­нең җә­мә­гать тәр­ти­бен тәэ­мин итү оеш­ма­ла­ры да җә­леп ител­гән иде.

3 ок­тяб­рә­дә ра­йон­да авыл җир­лек­лә­рен, предп­ри­я­ти­е­ләр­не, оеш­ма­лар­ны ае­рым чор шарт­ла­рын­да эш­ләү­гә кү­че­рү бу­ен­ча ча­ра­лар бу­лып үт­те. Шах­май, Че­ре­му­хо­во, Пет­ро­па­вел, Ак­бү­ре авыл җир­лек­лә­ре, "Пи­ще­вик, ҖЧҖ, "Я­ңа Чиш­мә ТКХ КПП" ҖЧҖ үз­лә­рен иң хә­зер­лек­ле­ләр бу­ла­рак күр­сәт­те­ләр. Ту­был­гы­тау, Ека­те­ри­на, Бу­ре­вест­ник, Яңа Чиш­мә авыл җир­лек­лә­ре әле­ге ча­ра­лар­ны үтәү­гә ти­е­шен­чә әзер­лән­мә­гән­нәр.

4 ок­тябрь­дә баш­кар­ма власть­ның фе­де­раль, ре­ги­о­наль ор­ган­на­ры, ГТХМ бү­лек­чә­лә­ре, ГО, РФ Ко­рал­лы көч­лә­ре вә­кил­лә­ре кат­на­шын­да Рос­сия Премь­ер-ми­нист­ры Дмит­рий Мед­ве­дев ви­де­о­кон­фе­рен­ция үт­кәр­де. Мон­дый кү­ләм­ле өй­рә­нү­ләр­нең мак­са­ты ачык - га­дәт­тән тыш хәл­ләр шарт­ла­рын­да ида­рә итү­че ст­рук­ту­ра­лар­ның әзер­ле­ген тик­ше­рү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев