Халык мәдәниятен саклыйбыз
Безнең күп милләтле республикабызда милләтара мөнәсәбәтләргә һәм биредә яшәүче халыкларның мәдәниятен саклап калуга зур игътибар бирелә. Декабрь аенда Татарстан халыклары ассамблеясенә "ТРның урыс милли-мәдәни берләшмәсе" ("РОО "РНКОРТ") дип аталган яңа региональ иҗтимагый оешма кабул ителде. Районда иҗтимагый оешманың Яңа Чишмә бүлекчәсен оештыру турында карар кабул ителде. Әлегә чаклы эшләп килгән...
Безнең күп милләтле республикабызда милләтара мөнәсәбәтләргә һәм биредә яшәүче халыкларның мәдәниятен саклап калуга зур игътибар бирелә. Декабрь аенда Татарстан халыклары ассамблеясенә "ТРның урыс милли-мәдәни берләшмәсе" ("РОО "РНКОРТ") дип аталган яңа региональ иҗтимагый оешма кабул ителде.
Районда иҗтимагый оешманың Яңа Чишмә бүлекчәсен оештыру турында карар кабул ителде. Әлегә чаклы эшләп килгән районның урыс мәдәнияте җәмгыяте "РОО "РНКО РТ"ның Яңа Чишмә бүлекчәсе итеп үзгәртелде. 16 гыйнварда район хакимияте бинасының кече залында аның беренче гомуми җыелышы үтте, анда 10 кешедән торган Совет һәм 3 кешедән торган ревизия комиссиясе расланды. Җыелышка рус телле мәктәп директорлары, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр бүлекләре җитәкчеләре чакырылган иде. "РОО "РНКО РТ" Яңа Чишмә бүлекчәсе үзенең Уставын һәм Положениесен эшләде, хәзер 2013 елның I яртыеллыгында эш планы төзү башланды. Оешма районда урыс халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау белән генә түгел, урыс мәдәниятен үстерү белән дә шөгыльләнәчәк. Алар арасында урыс җырлары, халык музыка уен кораллары, шигырьләр уку бәйгеләре, халык иҗаты материаллары җыю, урыс теленең чисталыгы өчен көрәшү, урыс музее оештыру һәм урыс телле авылларда мәдәният почмаклары булдыру кебек чаралар үткәреләчәк. Газета укучыларыбыз, сез дә газетабызга районда урыс мәдәниятен үстерү буенча үз идеяларыгызны җибәрә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев