Бүгенге язмабыз туганнары газетабыз битләрендә дөнья күргән "Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр" дигән язмага җавап биргән Акбүре авылыннан Зыятдин Җәләлетдин улы Залаков турында.
Сугышка кадәр Зыятдин бабай авылда янгын сүндерү бүлеге начальнигы булып эшләгән, тормыш иптәше Нуридә әби белән икесенә сөенеч булып кызлары Зәйтүнә апа туган, ике балалары балачакта вафат булганнар. 30 нчы елларда аңа Ленинградта булырга, анда шәһәр төзелешендә, йортлар астына субай сугу (кагу) эшләрендә хезмәт куярга туры килә. Сугыш вакытында Невадагы әлеге легендар шәһәрне аның ир туганы Хафиз саклый, 1943 елда ул авыр тән җәрәхәте алып өенә әйләнеп кайта һәм озак вакыт үтмәстән вафат була. Сугышның беренче көннәрендә ир туганы Вагыйз да һәлак була, абыйсы Мәхмүт кулы яраланып кайта, ә Зыятдин бабай исә әсирлектә булып, Җиңүдән соң совет гаскәрләре составында Германиядә хезмәт итә.
Ул бик шәп балта остасы була, сугыш башланыр алдыннан Зыятдин бабай үзенә дә зур яңа өй төзи. Өй туе үткәрергә дә, яшәргә дә өлгермиләр, сугыш башлана. Аны сугышка тормыш иптәше һәм кызы озата, аннан түземсезләнеп фронттан хат көтә башлыйлар, әмма ике айдан - хәбәрсез югалды, дигән хәбәр килә. Күпме күз яше түгелә, тик шулай да ана белән бала йөрәгендә, бәлки, исәндер, дигән өмет чаткысы сүнми һәм шулай булып та чыга... Тиздән Нуридә әбине дә Мәскәү янына окоп казырга алалар (җибәрәләр), ә 6 яшьлек Зәйтүнә әби-бабасы тәрбиясендә кала. Нуридә әби бер елдан соң гына кайта. Ачлыктан гаиләне сыерлары саклап кала. Әнисе белән Зәйтүнә апа да, Җиңүне якынайту өчен, өйдә дә, басуда да хезмәт куялар.
Ә бу вакыт Зыятдин бабай немец концлагерында коточкыч хәлләрне үз башыннан кичерә: тау-тау кеше мәетләре, ачлык, җелеккә үтәрлек суык, көчтән килмәслек эшләр, газаплаулар, җәзалаулар, мыскыл итүләр, күпләп атып һәм җәзалап үтерүләр... Ул әсирләрне мунчага куып кертеп, кешеләр бозланып катканчы өсләренә бозлы су койганнарын үз күзләре белән күргән. Бервакыт тоткыннарга монда немец коммунистлары юлбашчысы һәм антифашист Эрнст Тельман җәзалап үтерелүе турындагы хәбәр килеп ирешә. Әсирләргә бирелгән ризык - туңдырылган гәрәнкә (брюква) була. Концлагерьда котылгысыз үлемнән аны тумыштан нык сәламәт, чыныккан булуы һәм, әлбәттә инде, туган иле, хатыны һәм кызы турындагы уйлары коткара. Аның белән бергә авырлыкларны якташы Рус Волчья авылыннан Иван Власов та бүлешкән һәм бу да ярдәм иткән...
Боларның барысын да, тагын ничек итеп сугышка агач винтовка тотып керүе (чөнки чын винтовканы өч кешегә берне генә биргәннәр, сугыш башланган вакытта Кызыл Армиядә корал җитешмәгән) һәм ничек итеп 1941 елның 2 сентябрендә Смоленск янында әсирлеккә төшүе турында Зыятдин бабай һәрвакыт күз яшьләре белән искә алган.
Концлагерь тоткыннарын 1944 елда америкалылар азат иткән. Союздашлар Зыятдин бабайга алар белән китәргә тәкъдим иткәннәр. Әмма ул Ватаныннан, туган өеннән һәм гаиләсеннән баш тарта алмый, гәрчә туган ягында үзен көтүләренә өмете сүнгән булса да.
Зыятдин бабай Германиядә хезмәт иткәндә, командир аның гаиләсе белән кызыксына. Ул исә хатыны һәм кызы булуын, тик аларга үзенең исәнлеген хәбәр итмәвен әйтә. Белгертергә курка, бәлки, сөйгән тормыш иптәше Нуридә, аның үлгән булуына ышанып, күптән башка кешегә кияүгә чыккандыр, ә кызы башка кешегә әти дип әйтәдер, дигән уйлар аны тоткарлый. Командир аны бик каты тиргәп ташлый һәм ашыгыч рәвештә хатынына хат язып салырга куша.
- Без әни белән басудан кайта идек, ә кесәмдә мин кулым белән нык итеп берничә бөртек башак кысып тоткан идем, - дип искә ала Зәйтүнә апа. - Аз гына җәймә пешерергә дип алган идек. Кинәт артта хат ташучының кычкырган тавышы ишетелде, ул безнең арттан чаба, без әни белән анардан куркып чабабыз! Бик нык курыктык, башак бөртекләрен дә җиргә ыргытасы килми. Шулай авылга җиткәнче чаптык, аның: "Туктагыз, тилеләр, сезгә Зыятдиннан хат бар! Ул исән!"... дигән сүзләрен ишеткәч кенә туктап калдык. Зыятдин бабай туган ягына 1947 елда әйләнеп кайта. Аны тикшерүләр белән интектермиләр, үзенең ышанычлы булуын ул ике ел мактауга лаек хезмәте белән исбатлый, аны кырчылык бригадасы бригадиры итеп куялар. Колхоз ныклы ир-атлар кулына бик мохтаҗ була. Бәхетле Нуридә әбинең тагын ике улы туа: Хафиз һәм Мингалим. Зыятдин бабай бригадир булып озак еллар эшли, аннары кабат авылда янгын сүндерү бүлеген җитәкли. Бар җирдә дә намус белән эшләгән, шуңа да гаиләсе муллыкта яшәгән. Балалары буй җиткән, әби-бабайга 12 онык бүләк иткәннәр. Зыятдин бабай белән Нуридә әби оныкчыкларын күрү бәхетенә дә ирешкәннәр, чөнки алар татулыкта һәм тигезлектә бик нык картайганчы яшәгәннәр. Зәйтүнә апа 40 ел кайнана һәм кайната белән яши, аларны тәрбияли, карый, үз әти-әнисенең дә һәр көнне хәлләрен белә, төнлә үзләрен генә калдырмас өчен 14 яшьтән улы Газинур әби-бабасы янында яши. Зыятдин бабай 2000 елда 93 яшендә вафат була, ике елдан соң хатыны Нуридә әби дә бакыйлыкка күчә. Инде Зәйтүнә апаның кызы Гөлнурның әти-әнисе алдындагы бурычны үтәр чираты килеп җиткән, алар аның белән Яңа Чишмәдә яшиләр.
Ольга Иванова
Нет комментариев