Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Хезмәт базарында мөнәсәбәтләр гадел булырга тиеш

Ра­йон про­ку­ра­ту­ра­сы Чис­тай шә­һә­рен­дә­ге зо­на Мәш­гуль­лек үзә­ге кар­шын­да­гы эш­че төр­кем бе­лән бер­лек­тә ТР Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да ху­җа­лык итү­че субъ­ект­лар­да хез­мәт за­кон­на­ры­ның үтә­ле­шен тик­шер­де. Яңа Чиш­мә­дә яшәү­че, 1956 ел­ны ту­ган КФХ баш­лы­гы Ар­темь­е­ва Ли­лия Ро­ма­но­в­на­ның эш­чән­ле­ген тик­ше­рү нә­ти­җә­сен­дә РФ Хез­мәт ко­дек­сы мад­дә­лә­рен бо­зу оч­рак­ла­ры ачык­лан­ды. Шу­лай итеп, РФ Хез­мәт ко­дек­сы­ның 136...

Ра­йон про­ку­ра­ту­ра­сы Чис­тай шә­һә­рен­дә­ге зо­на Мәш­гуль­лек үзә­ге кар­шын­да­гы эш­че төр­кем бе­лән бер­лек­тә ТР Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да ху­җа­лык итү­че субъ­ект­лар­да хез­мәт за­кон­на­ры­ның үтә­ле­шен тик­шер­де.

Яңа Чиш­мә­дә яшәү­че, 1956 ел­ны ту­ган КФХ баш­лы­гы Ар­темь­е­ва Ли­лия Ро­ма­но­в­на­ның эш­чән­ле­ген тик­ше­рү нә­ти­җә­сен­дә РФ Хез­мәт ко­дек­сы мад­дә­лә­рен бо­зу оч­рак­ла­ры ачык­лан­ды.

Шу­лай итеп, РФ Хез­мәт ко­дек­сы­ның 136 мад­дә­се бо­зыл­ган - хез­мәт ха­кы тү­ләү бу­ен­ча бу­ры­чы бу­луы ачык­лан­ды, аны кай­чан тү­ли­се дә бил­ге­ле тү­гел. Эш­тән азат ит­кән­дә исәп-хи­сап ва­кы­тын­да ясал­мый, со­ци­аль га­ран­ти­я­ләр бо­зы­ла.

Ра­йон про­ку­ра­ту­ра­сы үт­кәр­гән тик­ше­рү нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча КФХ баш­лы­гы Ар­темь­е­ва Ли­лия Ро­ма­нов­на­ны РФ Ко­дек­сы­ның АП ту­рын­да­гы 5.27 мад­дә­се 1 пунк­ты бу­ен­ча ад­ми­нист­ра­тив җа­вап­лы­лык­ка тар­ту ту­рын­да ка­рар чы­га­рыл­ды һәм Л.Р. Ар­темь­е­ва 3000 сум кү­лә­мен­дә шт­раф­ка тар­тыл­ды.

Хез­мәт за­кон­на­ры­ның үтә­ле­шен тик­ше­рү Яңа Чиш­мә ра­йо­ны­ның мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә дә үт­кә­рел­де.

Үт­кә­рел­гән тик­ше­рү нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча "118 нче но­мер­лы Һө­нәр учи­ли­ще­сы" ГБОУ НПО эш­чән­ле­ген­дә РФ Хез­мәт ко­дек­сы мад­дә­лә­рен бо­зу оч­рак­ла­ры ачык­лан­ды.

Шу­лай итеп, РФ Хез­мәт ко­дек­сы­ның 136 мад­дә­се бо­зыл­ган, ягъ­ни хез­мәт ха­кын тү­ләү бу­ен­ча бу­рыч­лар бу­луы ачык­лан­ды, хез­мәт ха­кын тү­ләү срок­ла­ры бил­ге­лән­мә­гән. Эш­тән азат ит­кән­дә исәп-хи­сап ва­кы­тын­да ясал­мый, эш сә­га­тен­нән тыш эш­лә­гән өчен тү­лән­ми.

Ра­йон про­ку­ра­ту­ра­сы үт­кәр­гән тик­ше­рү нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча 118 нче но­мер­лы ҺУ ди­рек­то­ры В.А. Ост­ровс­кий­га ка­ра­та РФ Ко­дек­сы­ның АП ту­рын­да­гы 5.27 мад­дә­се 1 пунк­ты бу­ен­ча ад­ми­нист­ра­тив җа­вап­лы­лык­ка тар­ту ту­рын­да ка­рар чы­га­рыл­ды һәм В.А. Ост­ровс­кий 5000 сум кү­лә­мен­дә шт­раф­ка тар­тыл­ды.

Ра­йон про­ку­ра­ту­ра­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев