Хезмәттән зарланмыйлар
Җомга көнне, 24 майда скайп буенча "сәмумчыларның" ата-аналары белән чираттагы аралашулары булып үтте. Экраннан "Сәмум" корабле командиры Дмитрий Дыскин белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк сәламнәр алыштылар һәм кайбер мөһим мәсьәләләрне хәл иттеләр.
"Район шефлык иткән корабль ремонтта булганга күрә, безнең якташлар башка корабльләрдә хезмәт үтәләр, әмма "Сәмум" командирлары егетләрне игътибарсыз калдырмый, аларның хезмәтләре белән кызыксынып торалар. Шушы корабльләрдәге командирларның командировкадагы "сәмумчылар" турында фикерләре уңай", - дип ышандырды Дмитрий Дыскин. Валентина Семеняк июньдә Яңа Чишмәдән Кара диңгез флотына озатылачак 6 егетнең кайда хезмәт итәчәге турында кызыксынды. Җавап өметле иде: Яңа хезмәт итәргә килүчеләр өйрәнүләр (укулар) үткән арада "Сәмумда" ремонт төгәлләнәчәк.
Эшлекле сөйләшү алып барган арада, диңгезчеләрнең әти-әниләре үзләренең улларын эзләп монитордан күз дә алмадылар. Очрашуга А. Шаронов кына килмәгән иде (сәбәбе булган). Туганнары белән аралашканда, егетләр зарланмадылар, киресенчә, аның яхшы яклары турында сөйләделәр.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев