Хәлләр киеренке
18 гыйнварда ЭКСК утырышы булып узды, анда сүз Яңа Чишмә районында котыру авыруы белән көрәш чараларын көчәйтү турында барды. Районда хайваннар арасында котыру авыруына кагылышлы эпизоотик хәлләр киеренке. 2012 елда ерткыч җәнлекләр һәм йорт хайваннары арасында котыру авыруы йоктыруның 6 очрагы теркәлгән: Красный Октябрьдә - 2 (МЭТ) һәм 4 төлке...
18 гыйнварда ЭКСК утырышы булып узды, анда сүз Яңа Чишмә районында котыру авыруы белән көрәш чараларын көчәйтү турында барды.
Районда хайваннар арасында котыру авыруына кагылышлы эпизоотик хәлләр киеренке. 2012 елда ерткыч җәнлекләр һәм йорт хайваннары арасында котыру авыруы йоктыруның 6 очрагы теркәлгән: Красный Октябрьдә - 2 (МЭТ) һәм 4 төлке тотылган (Екатерина, Петропавел, Черемухово Бистәләрендә, Яңа Чишмәдә). Төлкеләр торак пунктларга киләләр, йорт хайваннарына һөҗүм итәләр, нәтиҗәдә котыру авыруы киңрәк тарала. Котыру авыруының күпчелеге ерткыч җәнлекләргә (төлкеләргә) туры килә, аларның саны исә билгесез. Күзәтүсез йөрүче хайваннар да байтак. Узган ел РҮХ-нә хайваннар тешләүдән зыян күргән 35 кеше мөрәҗәгать иткән. Котыру авырулы хайваннар белән элемтәгә кергән кешеләргә вакытында вакцина ясау аркасында кешеләр арасында котыру авыруы таралуга чик куелган. 2012 елда ерткыч җәнлекләр арасында котыру авыруына каршы иммунизация үткәрү максатында районда 347166 сумлык вакцина сатып алынган, алар белән алдавычлар куелган.
Районның аучылык инспекторы һәм авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан зоологик прогнозны исәпкә алып эпизоотик чор алдыннан ерткыч хайваннар санын киметү буенча чаралар күрелми.
Район халкы арасында котыру авыруы буенча эпизоотологик һәм эпидемик хәлләрне яхшырту максатларында эпидемиягә каршы санитария комиссиясе 2013-2016 елларга районда котыру авыруына каршы профилактика буенча комплекслы чаралар планы төзеп, раслап, аны җаваплы кешеләргә җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев